Соңга калмаска тырыш
1. Соңга калмау турында әйткәндә, Йәһвә безгә нинди үрнәк күрсәтә?
1 Йәһвә бернәрсәне дә озакка сузмый. Мәсәлән, ул үз хезмәтчеләренә «ярдәм кирәк булганда» булыша (Евр. 4:16). Шулай ук ул рухи «ризыкны үз вакытында өләшә» (Мат. 24:45). Шуңа күрә без аның ачу көне «соңга калмаячагына» бер дә шикләнмибез (Авв. 2:3). Йәһвә озакламый, бу безне бик юата! (Мәд. 69:6) Шулай да безгә — камил булмаган кешеләргә, вакытыбыз кысан булганга, вакытлы булу кайчак бик авыр. Ни өчен бу максатка омтылырга кирәк?
2. Ни өчен вакытында килү Йәһвәне данлый?
2 Бу соңгы көннәрдә бик аз кеше вакытында килә. Шактый күп кеше үзләрен генә сөя, алар тотнаксыз (2 Тим. 3:1—3). Шуңа күрә без эшкә һәм мәсихче очрашуларга соңга калмыйча килсәк, моңа башкалар да игътибар итәр, бу Йәһвәне дә данлар (1 Пет. 2:12). Без, гадәттә, дөньяви эшебезгә соңга калмыйбыз. Ә теократик очрашулар турында нәрсә әйтеп була? Без аларга еш соңга калабызмы? Мәсихче очрашуларга вакытында, ягъни җыр белән дога башланыр алдыннан, килеп, без тәртип Аллаһысыннан — күктәге Атабыздан — үрнәк алырга тырышабыз (1 Көр. 14:33, 40).
3. Ни өчен вакытында килү башкаларны кайгырту дигән сүз дип әйтеп була?
3 Вакытында килү без башкаларны кайгыртабыз дигән сүз (Флп. 2:3, 4). Мәсәлән, мәсихче очрашуларга, шул исәптән вәгазь очрашуларына, соңга калмасак, кардәшләрнең игътибары читкә тайпылмас. Ә һәрвакыт соңга калсак, башкалар без үзебезне алардан өстенрәк куябыз дип уйлый башларга мөмкин. Соңга калмый торган кешене ышанычка лаек, җаваплы һәм хезмәтен намус белән үтәп чыга торган кеше дип исәплиләр. Андый кешеләрне бик кадерлиләр.
4. Соңга калырга гадәтебез булса, бу яктан ничек яхшырырга?
4 Әгәр дә синең соңга калырга гадәтең бар икән, сәбәпләре турында уйла. Бөтен эшләреңне билгеләнгән вакытка үтәп чыгар өчен, тормышка ашарлык график төзе (Вәг. 3:1; Флп. 1:10). Йәһвәдән ярдәм сора (1 Яхъя 5:14). Соңга калмыйча, без ике иң мөһим әмерне — Аллаһыны ярат һәм якыныңны ярат дигән әмерләрне үтибез (Мат. 22:37—39).