Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w13 15.6. 32 б.
  • Хәтерлисеңме?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Хәтерлисеңме?
  • Күзәтү манарасы 2013 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Изге Язмаларны хорафатчыл кулланудан саклан
    Күзәтү манарасы 2012 ел
  • Укучыларның сораулары
    Күзәтү манарасы 2013 ел
  • Гайсә бәхетле тормыш алып барган
    Күзәтү манарасы 2013 ел
  • Сезне Йәһвәдән бернәрсә дә ераклаштырмасын
    Күзәтү манарасы 2013 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2013 ел
w13 15.6. 32 б.

ХӘТЕРЛИСЕҢМЕ?

Соңгы айларда алган брошюралар сиңа ошадымы? Китерелгән сорауларга җавап бирә аласыңмы?

Изге Язмаларны күрәзәлек итү өчен куллану нәрсә ул, һәм ни өчен мәсихчеләргә моннан сакланырга кирәк?

Аллаһы Сүзен күрәзәлек итү өчен кулланган кешеләр Изге Язмаларны ниндидер биттә ачып, күзгә беренче булып чалынган шигырь үзләренә файда китерер дип ышана. Әмма мәсихчеләр берәр билге эзләп юрамый. Алар Изге Язмалардан төгәл белем ала һәм белгәннәре буенча эш итә (bw529-TAT, 3 нче бит).

Үтеп китәргә тиешле «дөнья» нәрсә ул?

Үтеп китәргә тиешле «дөнья» — Аллаһы ихтыяры буенча яшәмәгән кешеләр дөньясы (1 Яхъя 2:17). Җир һәм тугры кешеләр юк ителмәячәк (bp130-TAT, 5—7 нче битләр).

һабил, үлгән булса да, әле дә сөйли. Ничек итеп? (Евр. 11:4).

Ул иманы аша сөйли. Аның искиткеч үрнәге әле дә тере. Безгә аның иманыннан сабак алырга һәм аны үрнәк итеп тотарга кирәк (bp130-TAT, 12 нче бит).

Тормышның нинди өлкәләрендә Йәһвәдән ераклашмаска тырышырга кирәк?

Бу өлкәләрнең кайберләре — эш вә карьера, ял итү вә күңел ачу, җыелыштан чыгарылган берәр туганың белән аралашу, электрон җайланмалардан файдалану, сәламәтлегең турында кайгырту, акча ярату һәм үзеңне әллә кемгә кую вә үз фикереңне башкаларныкыннан мөһимрәк дип санау (bw530-TAT, 12—21 нче битләр).

Мусаның басынкылыгыннан нәрсәгә өйрәнеп була?

Хакимлеккә ия булса да, Муса горурланып китмәгән. Ул үзенә түгел, ә Аллаһыга таянган. Без беркайчан да ниндидер хакимлегебез, абруебыз яки сәләтләребез аркасында горур булып китәргә теләмибез; безнең Йәһвәгә таянасыбыз килә (Гыйб. сүз. 3:5, 6) (bp131-TAT, 5 нче бит).

Терелтелгән кешеләр кайда яшәячәк?

Кайбер кешеләр — нибары 144 000 кеше күктә яшәячәк. Әмма кешеләрнең күбесе җирдә яшәр өчен тормышка кайтарылачак һәм җирдәге оҗмахта мәңге яшәячәк (bp132-TAT, 6 нчы бит).

Исраиллеләрнең йөрәкләре нинди мәгънәдә «сөннәткә утыртылмаган» булган? (Ирем. 9:26).

Алар фетнәчел булган, һәм аларның яхшы якка үзгәрәсе килмәгән. Аларга Аллаһы әмерләренә каршы килгән уй-ниятләрдән, теләкләрдән һәм омтылышлардан арынырга кирәк булган, чөнки болар аларның йөрәкләрен явыз иткән (bw532-TAT, 9—10 нчы битләр).

Бәхетле тормыш алып барып, Гайсә безгә яхшы үрнәк калдырган. Ни өчен алай әйтеп була?

Аның тормышы максатлы булган: ул Аллаһы ихтыярын үтәгән. Ул Атасын да, кешеләрне дә бик яраткан. Моннан тыш, Гайсә Атасы аны ярата һәм хуплый икәнен дә белгән. Боларның барысы аның тормышын бәхетле иткән (bp133-TAT, 4—5 нче битләр).

Йәһвә оешмасының җирдәге өлеше үз эченә нәрсә ала?

Ул үз эченә Җитәкче советны, филиалларның комитетларын, күчеп йөрүче күзәтчеләрне, өлкәннәр советларын, җыелышларны һәм аерым вәгазьчеләрне ала (bw533-TAT, 29 нчы бит).

Аллаһы чыгарган хөкемнәр шәфкатьсез булганмы?

Йәһвә явыз кешенең үлемендә рәхәтлек тапмый (Йәз. 33:11). Аллаһының үткәндәге эшләреннән шуны күреп була: ул хөкемне үтәр алдыннан ярату күрсәтеп кешеләрне кисәтә. Бу безгә аның хөкемнәре киләчәктә үтәлгәндә исән калырга өмет бирә (bp134-TAT, 5—6 нчы битләр).

Исраиллеләр җинаятьчеләрне баганага асып җәзалаганмы?

Юк, җәзаламаган. Борынгы вакытта яшәгән күп халыклар шулай эшләгән булса да, исраиллеләр башкача эш иткән. Еврей Язмалары язылган чорда алар җинаятьчеләрне башта үлем җәзасына тарткан, мәсәлән, ташлар атып үтергән, ә аннары гына аларның мәетләрен, кисәтү билгесе булсын дип, баганага асып куйган (Лев. 20:2, 27) (bw534-TAT, 13 нче бит).

Ни өчен кешеләр тыныч-тату яши алмый?

Кешеләр, гаҗәеп нәрсәләр булдыра алсалар да, үз адымнарына юнәлеш бирү сәләте белән барлыкка китерелмәгән (Ирем. 10:23). Шайтан дөнья белән идарә иткәнгә, кешеләр тыныч-тату яши алмый (1 Яхъя 5:19) (bp135-TAT, 16 нчы бит).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу