Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w14 15.3. 3-6 б.
  • Туганнарның күңелләрен йомшарту

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Туганнарның күңелләрен йомшарту
  • Күзәтү манарасы 2014 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • «БЕЗ МӘСИХНЕ ОЧРАТТЫК»
  • ГАЙСӘНЕҢ ЭНЕЛӘРЕ
  • КАЙБЕРӘҮЛӘРГӘ КҮБРӘК ВАКЫТ КИРӘК
  • ХАКЫЙКАТЬ СУЫ КӨЧ ӨСТИ
  • ҮРНӘК АЛЫРЛЫК ТӘРТИП
  • БЕРКАЙЧАН ДА БИРЕШМИК
  • Туганнарга ничек вәгазьләргә
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2018)
  • Хакыйкать «тынычлык түгел, ә кылыч китерә»
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2017 ел
  • Туганнарыгызга хакыйкатьне кабул итәргә ярдәм итегез!
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2019 ел
  • Петер Көрнили янына килә
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
Күзәтү манарасы 2014 ел
w14 15.3. 3-6 б.

Туганнарыбызның күңелләрен йомшарту

«БАР, өеңә, туганнарың янына кайт. Аларга Йәһвәнең синең өчен башкарган бар эшләре һәм сиңа күрсәткән шәфкате турында сөйлә»,— дип әйткән Гайсә аның шәкерте булырга теләгән бер кешегә. Ул вакытта Гайсә, күрәсең, Гәлиләя диңгезенең көньяк-көнчыгышында урнашкан Гәдәр шәһәрендә булган. Әйе, Гайсә һәр кешегә үз туганнары белән кызык һәм мөһим яңалыкларны уртаклашу хас икәнен белгән (Марк 5:19).

Безнең көннәрдә дә кешеләргә андый үзенчәлек хас, әмма кайбер халыкларда бу үзенчәлек күбрәк күзгә ташлана. Хак Аллаһыга — Йәһвәгә — гыйбадәт кыла башлаган кешеләрнең дә, гадәттә, үз яңа карашларын туганнары белән уртаклашасы килә. Ләкин моны ничек эшләргә? Башка динне тоткан яки Аллаһыга бөтенләй ышанмаган туганның күңелен ничек йомшартырга? Изге Язмаларда бу яктан ярдәм итә алган күп кенә яхшы һәм гамәли киңәшләр бар.

«БЕЗ МӘСИХНЕ ОЧРАТТЫК»

Беренче гасырдагы кайбер кешеләр, мәсәлән, Әндри Гайсәне Мәсих итеп беренче булып таныган. Ул үзенең «ачышы» турында иң башта кемгә сөйләгән? «Башта ул бертуганы Шимунны эзләп тапкан һәм аңа: „Без Мәсихне очраттык“,— дигән. (Мәсих «майланган зат» дигәнне аңлата.)» Әндри Петерне Гайсә янына алып барган. Шулай итеп, ул Петергә Гайсә шәкерте булырга мөмкинлек биргән (Яхъя 1:35—42).

Якынча алты елдан соң Петерне (ул вакытта ул Яфа шәһәрендә булган) йөзбашы Көрнили өенә — төньякка таба урнашкан Кайсариягә чакырганнар. Петер аның өенә килгәч, анда кемнәр җыелган булган? «Көрнили үз туганнарын һәм якын дусларын чакырып, аларны [Петерне һәм аның юлдашларын] инде көтеп торган» булган. Шулай итеп, Көрнили үз туганнарына Петерне тыңларга һәм берәр карарга килергә мөмкинлек биргән (Рәс. 10:22—33).

Әндри белән Көрнили безгә нинди үрнәк калдырган?

Әндри дә, Көрнили дә: «Туганнарым җай чыкса үзләре хакыйкатькә килер әле»,— дип уйламаган. Әндри үзе Петерне Гайсә белән таныштырган, ә Көрнили үз туганнары Петерне тыңлый алсын өчен тырышлыклар куйган. Әмма Әндри дә, Көрнили дә үз туганнарына басым ясамаган һәм, хәйлә корып, аларны Мәсихнең шәкертләре булырга мәҗбүр итмәгән. Без алардан нинди үрнәк ала алабыз? Безгә алар кебек эш итү акыллы булыр. Без туганнарыбызга я берәр фикерне сөйли алабыз, я аларны Изге Язмалардагы тәгълиматлар һәм имандашларыбыз белән таныштыра алабыз. Шулай да без аларның ихтыяр иреген чикләмибез һәм аларга басым ясамаска тырышабыз. Туганнарыбызга ничек ярдәм итәргә икәнен белер өчен, Германиядә яши торган бер парның мисалына кагылып китик.

Пе́тра Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнгән һәм вакыт узу белән суга чумдырылу үткән. Аның ире Ю́рген армиядә офицер булып хезмәт иткән. Башта аңа үз хатынының андый адымнары ошамаган. Ләкин тора-бара ул Шаһитләрнең Изге Язмаларга нигезләнеп хакыйкатьне вәгазьләгәннәрен аңлаган. Ул да үз тормышын Йәһвәгә багышлаган. Хәзер Юрген җыелышта өлкән булып хезмәт итә. Башка динне тотучы туганның күңелен йомшартырга теләгән кешеләргә Юрген нинди киңәш бирә?

Ул болай ди: «Туганың теләмәсә, аның белән сөйләшмә. Аны рухи нәрсәләр белән тинтерәтеп бетермә. Югыйсә, аның кызыксынуының сүнүе бар. Моның урынына кызык фикерләрне ипләп кенә вакыт-вакыт уртаклашу яхшырак. Шулай ук туганыңны имандашлар белән — аеруча туганың кызыксынган нәрсәләр белән кызыксынучы яшьтәшләре белән таныштыру акыллы булыр. Шулай эшләсәк, аның күңелен йомшарту җиңелрәк булыр».

Юрген Германия армиясендә хезмәт итә; бүген Юрген өлкән булып хезмәт итә

«Туганың теләмәсә, аның белән сөйләшмә. Аны рухи нәрсәләр белән тинтерәтеп бетермә» (Юрген).

Рәсүл Петер дә, Көрнили туганнары да Изге Язмалардагы хәбәрне шундук кабул иткән. Беренче гасырда яшәгән башка кешеләргә исә хакыйкатьне кабул итәр өчен күбрәк вакыт кирәк булган.

ГАЙСӘНЕҢ ЭНЕЛӘРЕ

Гайсәнең берничә туганы ул әле җирдә хезмәт иткәндә аңа иман итә башлаган. Мәсәлән, аның шәкерте Салумия, күрәсең,— аның әнисенең апасы, ә рәсүлләр Ягъкуб белән Яхъя — Салумиянең уллары — аның туганнары булган. «Гайсәгә һәм аның рәсүлләренә үзләренең булганнарын бүлешеп хезмәт иткән» хатыннар арасында, бәлки, Салумия да булгандыр (Лүк 8:1—3).

Гайсәнең башка туганнары исә аңа соңрак иман итә башлаган. Бер тапкыр күп кенә кешеләр бер өйдә җыелып Гайсәне тыңлап торган. Ул вакытта Гайсә суга чумдырылганнан соң якынча бер ел узган булган. «Туганнары исә, аның кылган эшләре хакында ишеткәч: „Ул акылдан язган“,— дигәннәр һәм, аны үзләре белән алып китәргә дип киткәннәр». Берникадәр вакыттан соң Гайсәнең бер анадан туган энеләре аның планнарын сораштырган, ләкин ул аларга туры җавап кайтармаган. Ни өчен? Чөнки «энеләре чынында аңа иман итмәгән» (Марк 3:21; Яхъя 7:5).

Ә Гайсәнең үз туганнары белән мөгамәләсеннән нинди үрнәк алып була? Башкалар аны акылдан язган кеше дип атаса да, ул аларга ачуланмаган. Баганага кадаклап үтерелгәннән соң һәм терелгәч тә Гайсә, үзенең бер анадан туган энесе Ягъкубка күренеп, үз туганнарына көч өстәгән. Аның күренеше, күрәсең, Ягъкубны гына түгел, ә Гайсәнең бер анадан туган башка энеләрен дә аның чыннан да Мәсих булуына ышандырган. Соңрак алар рәсүлләр һәм башкалар белән бергә Иерусалимда өске бүлмәдә җыелып, күрәсең, изге рух алган булган. Берникадәр вакыттан соң Ягъкуб һәм Гайсәнең бер анадан туган башка энесе Яһүд хөрмәтле вазифалар башкара башлаган (Рәс. 1:12—14; 1 Көр. 15:7).

КАЙБЕРӘҮЛӘРГӘ КҮБРӘК ВАКЫТ КИРӘК

Росвита һәм аның ире Изге Язмаларга нигезләнгән басманы бергә укый

«Сабыр бул, сабыр бул һәм тагын бер кат сабыр бул. Шулчак син күп нәрсәгә ирешерсең» (Росвита).

Безнең көннәрдә дә кайбер туганнарның тормыш бирүче юлга басуларын күпмедер вакыт көтәргә кирәк. Росви́та исемле бер хатын-кызның мисалына игътибар итик. Аның ире 1978 елны Йәһвә Шаһите булып суга чумдырылу үткән. Росвита ул вакытта ашкынучан католик булган. Үз динен чын күңелдән тотканга, ул башлыча иренә каршы килгән. Ләкин еллар узгач, аның каршылыгы кимегән, һәм ул Шаһитләрнең тәгълиматлары хак икәнен аңлый башлаган. 2003 елны ул да суга чумдырылу үткән. Ни өчен ул үз фикерен үзгәрткән? Чөнки аның ире аңа күп тапкырлар үз фикерен үзгәртергә мөмкинлек биргән: ул үз хатынының каршы килүенә ачуланмаган. Росвита нәрсә киңәш итә? «Сабыр бул, сабыр бул һәм тагын бер кат сабыр бул. Шулчак син күп нәрсәгә ирешерсең»,— дип әйтә ул.

Моника исемле бер хатын-кыз 1974 елда суга чумдырылган, ә аның ике улы якынча ун елдан соң Йәһвә Шаһитләре булып киткән. Аның ире Ганс беркайчан да аңа каршы килмәгән. Шулай да ул 2006 елны гына суга чумдырылган. Үз тәҗрибәләреннән чыгып, Моника белән Ганс нинди киңәш бирә? «Йәһвәгә тугры бул, иманыңнан ваз кичмә»,— дип әйтә алар. Моникага һәм аларның улларына, һичшиксез, Гансны яратуларында һәрвакыт ышандырып торырга кирәк булган. Моннан тыш, алар аның хакыйкатьне кабул итәчәгенә гел өметләнеп торган.

ХАКЫЙКАТЬ СУЫ КӨЧ ӨСТИ

Бер тапкыр Гайсә хакыйкатьне мәңгелек тормыш бирә торган су белән чагыштырган (Яхъя 4:13, 14). Без үз туганнарыбызның салкын, саф суны эчүләрен телибез. Әмма без аларның чамадан артык су ашыгып эчү аркасында тончыгуларын теләмибез. Күп нәрсә дини карашларыбызны ничек сөйләгәнебезгә бәйле: без сөйләгәндә я аларга көч өстибез, я алар әйткән сүзләребездән тончыга. Изге Язмаларда «тәкъва кеше әйтер сүзен төптән уйлап әйтер» һәм «зирәк акыллының теле... зирәк булыр һәм аның белемен арттыруга хезмәт итәр» дип әйтелә. Бу киңәшләрне ничек кулланып була? (Гыйб. сүз. 15:28: 16:23).

Әйтик, хатынның үз ире белән дини карашларын уртаклашасы килә, ди. «Әйтер сүзен төптән уйласа», ул сүзләрне уйлап сайлар һәм сөйләргә ашыкмас. Ул үз тәкъвалыгы белән горурланып йөрмәс һәм борынын югары тотмас. Уйлап әйтсә, аның сүзләре көч өстәр һәм тату яшәргә булышыр. Аның ире кайчан ачык күңелле була? Ул нәрсә турында сөйләшергә һәм нәрсә укырга ярата? Ул фән, сәясәт я спорт белән кызыксынамы? Аның хисләрен һәм карашларын исәпкә алып аның Изге Язмалар белән кызыксынуын ничек уятырга? Хатын, болар турында уйланса, акыллы сөйләр һәм зирәклек белән эш итәр.

Туганнарыбызның күңелләрен йомшартасыбыз килсә, дини карашларыбызны алар белән аз-азлап уртаклашу белән генә чикләнмик. Әйткән сүзләребез эшләребездә чагылсын.

ҮРНӘК АЛЫРЛЫК ТӘРТИП

Мәкалә башында искә алынган Юрген болай дип әйтә: «Көн дә Изге Язмалардагы принциплар буенча яшә. Шулай итеп, син туганыңның кызыксынуын уятып җибәрерсең. Бәлки, ул моны танымастыр да. Әмма алай эшләү — иң яхшы юл». Үз хатынының хакыйкатькә килүеннән соң 30 ел диярлек узгач суга чумдырылган Ганс да моның белән риза. «Үрнәк алырлык тәртип күрсәтү мөһим. Шулай итеп туганың хакыйкатьнең тормышыңа уңай яктан тәэсир иткәнен күрәчәк». Туганнарыбыз шуны күреп торсын: әйе, динебез безне башка кешеләрдән аерып тора, әмма ул безне тискәре якка түгел, ә уңай якка үзгәртә.

Ганс суга чумдырыла; Ганс һәм аның хатыны бергә өйрәнә

«Үрнәк алырлык тәртип күрсәтү мөһим. Шулай итеп туганың хакыйкатьнең тормышыңа уңай яктан тәэсир иткәнен күрәчәк» (Ганс).

Рәсүл Петер хатыннарга үзләре тоткан динне тотмаган ирләренә кагылышлы мондый файдалы киңәш биргән: «Ирләрегезгә буйсынып яшәгез. Шулай эшләп, сез сүзгә буйсынмаучыларны үз тәртибегез белән сүзсез яулап алачаксыз, чөнки алар сезнең саф тәртибегезне һәм тирән хөрмәтегезне үз күзләре белән күреп торачак. Сезнең матурлыгыгыз үрелгән чәч, алтын бизәкләр яки кием кебек тышкы матурлык түгел, ә эчке матурлык — тыныч һәм юаш рухның мәңге сулмас матурлыгы булсын. Аллаһы каршында андый рух бик кыйммәтле» (1 Пет. 3:1—4).

Петернең сүзләреннән күренгәнчә, хатын үз ирен үрнәк алырлык тәртибе белән яулап ала. Криста исемле бер апа-кардәшнең максаты 1972 елда суга чумдырылу үткәннән бирле нәкъ шундый булган да. Аның ире бервакыт Изге Язмаларны өйрәнгән булса да, хакыйкатьне кабул итмәгән. Ул кайбер мәсихче очрашуларга килгән һәм җыелыштагылар белән әле дә аралашып тора. Ә алар аның ихтыяр иреген чикләми. Үз иренең күңелен йомшартыр өчен, Криста нәрсә эшли?

Ул болай ди: «Йәһвә минем үз ихтыярын үтәп яшәвемне тели. Мин шулай эшләргә тәвәккәл. Әмма минем шулай ук үз иремне яхшы тәртибем белән „сүзсез“ яулап аласым килә. Изге Язмалардагы принциплар бозылмаганда, мин аның күңелен табар өчен бар көчемне куям. Моннан тыш, мин аның ихтыяр иреген чикләмим һәм барысын да Йәһвәгә тапшырам».

Кристаның мисалыннан күренгәнчә, акыл белән эш итү мөһим. Ул рухи эшләр белән шөгыльләнә: регуляр рәвештә җыелыш очрашуларына йөри һәм вәгазьдә катнаша. Андый эшләр аның рухын ныгыта. Әмма ул аңлау сәләтен дә куллана, чөнки үз тормыш иптәшен яратырга, аның белән бергә вакыт үткәрергә, аңа карата ваемсыз булмаска тиеш икәнен аңлый. Сезнең дә туганнарыгыз хакыйкать белән кызыксынмаса, сезгә акыл белән эш итү һәм аңлау сәләтен куллану яхшы булыр иде. Изге Язмаларда: «Һәр эшнең — үз заманы»,— диелә. Димәк, туганнарыбыз белән, аеруча башка динне тоткан тормыш иптәшебез белән, бергә вакыт үткәрергә кирәк. Шулай эшләү ачык аралашуга ишек ача. Күп кенә кешеләр үз тәҗрибәләрендә шуңа инанган: туганнар белән аралашсак, алар үзләрен ялгыз хис итмәс, аларда көнләшү хисе тумас, һәм алар: «Сез безне ташладыгыз»,— дип зарланмас (Вәг. 3:1).

БЕРКАЙЧАН ДА БИРЕШМИК

Хольгер исемле бер ир кешенең әтисе туганнары суга чумдырылганнан соң 20 ел узгач кына суга чумдырылган. Хольгер болай ди: «Туганыбыз белсен: без аны яратабыз һәм аның өчен дога кылабыз». Кристаның сүзләре буенча, ул да иренең Йәһвә ягына басачагына һәм хакыйкатьне кабул итәчәгенә һәрвакыт өметләнеп торачак. Хакыйкать белән кызыксынмаган туганнарга карашыбыз һәрвакыт уңайлы булсын. Беркайчан да бирешмик.

Безнең максатыбыз — туганнар белән яхшы мөнәсәбәтләрне саклау, аларга хакыйкатьне кабул итәргә мөмкинлек бирү, аларның күңелләрен Изге Язмалардагы хәбәр белән йомшарту. Шуңа күрә бар эшләрне «юашлык һәм тирән хөрмәт белән» башкарыйк (1 Пет. 3:15).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу