МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Туганнарга ничек вәгазьләргә
Әндри, Гайсәнең Мәсих булуын белгәч, бу шатлыклы хәбәрне бертуганы Шимунга сөйләгән (Ях 1:40—42). Безнең кайбер туганнарыбыз, Шимун кебек, хакыйкатьне теләп кабул итәр. Кайберләре, бәлки, хакыйкатьне шунда ук кабул итмәс я хәтта каршы да чыгар. Без моның аркасында боегырга һәм иман итмәгән туганнарыбызны Аллаһы фатихаларына лаексыз дип санарга тиешме? Әлбәттә, юк!
«Безнең патшалык хезмәтебез» (рус), 2004 ел, декабрь, 8 битендәге «Туганнарга ничек вәгазьләргә» дигән мәкалә ярдәмендә, мондый сораулар буенча фикер алыш:
Ни өчен туганнарга вәгазьләгәндә, зирәклек белән эш итәргә кирәк? (1Пт 3:15)
Без туганнар турында эчкерсез кайгыртканда, аларның кызыксынуын ничек уята алабыз? (1Кр 3:6) Шулай эш итеп, туганнарыгызга хакыйкатьне кабул итәргә ярдәм иткән очраклар белән бүлешегез.
Туганнар безнең белән кызыксынганда, бу вәгазьләү өчен нинди мөмкинлек ача?
Туганнарга вәгазьләгәндә, нәрсәне исәпкә алырга кирәк? (1Пт 3:1, 2) Үз ирен яисә хатынын сүзсез хакыйкать хакына «яулап» ала алганын күрсәтүче очрак турында сөйләп китегез.
Әгәр дә туганнар аларга вәгазьләгәнебезне теләмәсәләр, нәрсә эшләргә? (1Пт 2:12)