Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w15 1.7. 3 б.
  • Борчу тулы дөнья

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Борчу тулы дөнья
  • Күзәтү манарасы 2015 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Курку хисе борчу тудыра
    Күзәтү манарасы 2015 ел
  • Мин борчылуны ничек җиңә алам?
    Яшьләрнең сораулары
  • Бар мәшәкатьләрегезне Йәһвәгә йөкләгез
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2016 ел
  • Ир-атларның борчылулары. Изге Язмалар ярдәм итә аламы?
    Төрле темалар
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2015 ел
w15 1.7. 3 б.

БРОШЮРА ТЕМАСЫ: | БОРЧЫЛУ. АНЫ ҖИҢҮ ЮЛЛАРЫ

Борчу тулы дөнья

«Бер көнне мин ризык сатып алырга чыктым, әмма печеньедән башка бернәрсә дә таба алмадым. Бусы да чиктән тыш кыйбат иде! Киләсе көнне кибетләр бөтенләй бушады» (Пол, Зимбабве).

«Ирем мине утыртты да: „Мин китәм“,— дип әйтте. Аның хыянәтен ничек кичерергә? Балаларым белән нәрсә булыр?» (Джанет, АКШ).

«Сирена улый башлаганда, мин бомбоубежищега кача идем һәм бомба шартлау тавышының тынганын идәндә ятып көтә идем. Берничә сәгать узгач та, кулларым һаман да калтырый иде» (Алена, Израиль).

Ир кеше сугышлар, ярлылык, чирләр һәм көндәлек проблемалар турында уйлап борчыла

Без борчулы вакытта — «аеруча авыр вакытларда» яшибез (2 Тимутигә 3:1). Күп кенә кешеләр экономик авырлыклар, никахтагы проблемалар, сугышлар, үлемгә китерә торган чирләр, табигать афәтләре һәм бәхетсезлекләр аркасында җан тынычлыгын югалта. Боларның барысына да «Әгәр дә минем тәнемдәге шеш рак булып чыкса?» яисә «Оныкларым нинди шартларда яшәр?» кебек борчылулар өстәлә.

Һәрбер борчылу зыянлы дип әйтеп булмый. Кешеләргә имтихан бирү, чыгыш ясау һәм эшкә урнашу алдыннан борчылу табигый. Алай гына да түгел, табигый курку хисе безне коткара ала. Ләкин даими яки чиктән тыш борчылу артык зыянлы. Күптән түгел генә 68 000 кеше бер тикшерүдә катнашкан. Бу тикшерү буенча, әз генә борчылсаң да, иртә үлү куркынычы арта. Моны Гайсә пәйгамбәрнең: «Кайсыгыз борчылып гомерен бер терсәккә булса да озайта ала?» — дигән сүзләре исбатлый. Чыннан да, борчылулар беркемнең дә гомерен озайтмаган. Шуңа күрә Гайсә: «Борчылмагыз, җитәр»,— дип киңәш иткән (Маттай 6:25, 27). Аның киңәше буенча ничек эш итәргә?

Моның өчен өч адым ясау — зирәклек белән эш итү, Аллаһыга иман үстерү һәм киләчәккә нык өмет белән карау мөһим. Әгәр дә безнең хәзер авырлыклар юк икән, бу алар киләчәктә тә булмас дигән сүз түгел әле. Югарыдагы өч адымны ясап, Пол, Джанет һәм Алена борчылуны баса алганнар. Әйдәгез, аларның мисалларын карап чыгыйк.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу