Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w15 1.9. 6 б.
  • Оешмабызга акча кайдан килә?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Оешмабызга акча кайдан килә?
  • Күзәтү манарасы 2015 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Йәһвә Шаһитләре иганәләрне ничек куллана?
    Йәһвә Шаһитләре турында популяр сораулар
  • Безнең бөтендөнья эшчәнлегебез ничек финанслана?
    Бүген Йәһвә ихтыярын кем үти?
  • Патшалык эшләрен акчалата тәэмин итү
    Аллаһы Патшалыгы идарә итә!
  • Әкил белән Прискиллә — фидакарьлек һәм юмартлык үрнәге
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2018)
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2015 ел
w15 1.9. 6 б.
Кеше иганәләр тартмасын акча сала

БРОШЮРА ТЕМАСЫ: | ЙӘҺВӘ ШАҺИТЛӘРЕ КЕМНӘР АЛАР?

Оешмабызга акча кайдан килә?

Ел саен без йөзләгән миллион Изге Язмаларны һәм шул китапка нигезләнгән басмаларны бастырып таратабыз. Без бөтен дөнья буенча филиаллар белән типографияләрне төзибез һәм аларны тиешле хәлдә саклыйбыз. Дистәләгән мең җыелыш гади, шул ук вакытны матур гыйбадәт кылу урыннарында, ягъни Патшалык Залларында, үз очрашуларын үткәрә. Боларның барысына акча кайдан килә?

Безнең эшебезнең чыгымнары ирекле иганәләр белән генә каплана (2 Көринтлеләргә 9:7). 1879 елгы «Күзәтү манарасы»ның икенче чыгарылышында болай дип әйтелгән булган: «„Сион күзәтү манарасы“ның бастырып чыгарылуын [хәзер бу журнал «Күзәтү манарасы» дип атала] ЙӘҺВӘ үзе фатихалый, шуңа күрә без кешеләрдән ярдәм итүләрен беркайчан үтенмәячәкбез дә, сорамаячакбыз да». Без әле дә үз сүзебезгә тугры.

Иганәләрне берәр филиалыбызга турыдан-туры җибәреләр яисә Патшалык Залындагы иганәләр тартмасына салалар. Ләкин без беркайчан да керемнең уннан бер өлешен түләмибез һәм хезмәтебез белән басмаларыбыз өчен акча сорап йөрмибез. Вәгазьләп йөрүебез, җыелышта өйрәтүебез, гыйбадәт кылу урыннарын төзүдә катнашуыбыз өчен без акча алмыйбыз. Гайсә пәйгамбәр: «Бушлай алдыгыз — бушлай бирегез»,— дигән бит (Маттай 10:8). Филлиалларыбызда һәм төп идарәбездә хезмәт итүчеләр, шул исәптән Йәһвә Шаһитләренең бөтендөнья Җитәкче советының әгъзалары бушлай хезмәт итә.

«Йәһвә Шаһитләре үз хезмәтләрен ирекле рәвештә башкара, шуңа күрә иганәләрне җыю да ирекле рәвештә үтә. Шулай итеп, һәр кеше кайчан һәм күпме иганә бирергә кирәк икәнен үзе хәл итә» (Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе, 2011 ел).

Ирекле иганәләр шулай ук афәтләрдән зыян күргәннәргә булышыр өчен кулланыла. Беренче гасырдагы мәсихчеләр авыр вакытлар кичергән имандашларына теләп иганәләр җыйганнар (Римлыларга 15:26). Без дә афәтләрдән зыян күргәннәр турында кайгыртабыз: аларның йортларын, гыйбадәт кылу урыннарыбызны ремонтлыйбыз һәм кардәшләребезне ризык, кием һәм дарулар белән тәэмин итеп торабыз.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу