МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Әкил белән Прискиллә — фидакарьлек һәм юмартлык үрнәге
Римның мәсихче җыелышына мөрәҗәгать итеп, Паул: «Мәсих Гайсә тапшырган эштәге хезмәттәшләрем Прискә белән Әкилгә сәламнәремне җиткерегез. Алар минем җаным хакына үз тормышларын куркыныч астына куйдылар, һәм аларга мин генә түгел, ә башка халыкларның бар җыелышлары да үз рәхмәтләрен белдерә»,— дип язган (Рм 16:3,4). Паулның сүзләреннән шундый нәтиҗә ясап була: ул Әкил белән Прискилләне нык хөрмәт итә торган һәм аларны чын күңелдән яраткан булган. Ник ул һәм җыелыштагылар бу парны шулкадәр кадерләгән соң?
Сораулар:
1. Рәсүл Паул нинди сыйфатлары өчен Әкил белән Прискилләне аеруча кадерләгән? (Рәсүлләр 18:1—4, 11 укы.)
2. Римлыларга 16:3, 4 буенча алар нинди корбаннарга барган? (Римлыларга 16:3, 4 укы.)
3. Әкил белән Прискиллә нинди фатихалар урган? (Римлыларга 1:11, 12 укы.)
4. Без Патшалык эшенә ничек итеп булышлык күрсәтә алабыз?
5. Әкил белән Прискилләдән без ничек үрнәк ала алабыз? (Рм 16:4).