Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w15 1.9. 7 б.
  • Ни өчен без вәгазьлибез?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Ни өчен без вәгазьлибез?
  • Күзәтү манарасы 2015 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Гаилә өчен өстәмә ярдәм
    Уяныгыз! 2018
  • Мөһим сорауларга җавапны кайдан алып була?
    Мөһим сорауларга җавапны кайдан алып була?
  • Изге Язмаларны аңлар өчен ярдәм
    Күзәтү манарасы 2015 ел
  • Рәсми веб-сайтыбыз безгә һәм башкаларга файда китерсен
    Безнең изге хезмәтебез 2012
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2015 ел
w15 1.9. 7 б.
Ике Йәһвә Шаһите вәгазьли

БРОШЮРА ТЕМАСЫ: | ЙӘҺВӘ ШАҺИТЛӘРЕ КЕМНӘР АЛАР?

Ни өчен без вәгазьлибез?

Күрәсең, безне башка диннәрдән аера торган як — киң таралган вәгазь эше. Без өйдән-өйгә, иҗтимагый урыннарда һәм кешеләр булган һәркайсы җирдә вәгазьлибез. Ни өчен без, Йәһвә Шаһитләре, моны эшлибез?

Чөнки без Аллаһыны данларга һәм аның исемен игълан итәргә телибез (Еврейләргә 13:15). Шулай ук без Гайсә Мәсихнең мондый боерыгын үтәргә телибез: «Бөтен халык кешеләренә барыгыз һәм аларны шәкертләр итеп әзерләгез... һәм мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез» (Маттай 28:19, 20).

Моннан тыш, без кешеләрне яратабыз (Маттай 22:39). Әлбәттә, шуны аңлыйбыз: күпчелек кешенең үз дине бар, һәм кайберләрнең без җиткергән хәбәрне тыңлыйсы килмәс. Шулай да без Изге Язмалардагы белемнәр кешене коткара ала икәнен беләбез. Менә ни өчен без, беренче гасырдагы мәсихчеләр үрнәгенә ияреп, «Мәсих — Гайсә хакындагы яхшы хәбәрне өзлексез» игълан итәбез һәм өйрәтәбез (Рәсүлләр 5:41, 42).

Социолог Антонио Кова Мадуро болай дигән: «Йәһвә Шаһитләре үзләрен бер дә аямыйча һәм бар көчләрен куеп... изге сүзләрне җирнең иң ерак төбәкләрендә җиткерергә тырыша» («Универсаль» дигән Венесуэла газетасы).

Басмаларыбызны укучыларның күпчелеге Йәһвә Шаһите түгел. Изге Язмаларны өйрәнгән миллионлаган кеше башка динне тота. Шулай да, алар Йәһвә Шаһитләренең үзләре янына килеп китүләренә шатлана.

Бәлки, сезнең Йәһвә Шаһитләре турында тагын берәр нәрсәне беләсегез киләдер. Алайса, без сезгә

  • берәр Йәһвә Шаһитенә мөрәҗәгать итәргә,

  • безнең сайтыбызга керергә,

  • ачык һәм түләүсез очрашуларыбызга килергә тәкъдим итәбез.

Гайсә ике шәкертен вәгазьләргә җибәрә
Кар яткан тау

Йәһвә Шаһитләре турында күбрәк белергә теләсәгез, «Йәһвә Шаһитләре яхшы хәбәрне таратыр өчен оештырылган» дигән фильм карагыз.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу