Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w15 1.12. 6-7 б.
  • Изге Язмаларны аңлар өчен ярдәм

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Изге Язмаларны аңлар өчен ярдәм
  • Күзәтү манарасы 2015 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ЭЛЕККЕ ВАКЫТТА ЯРДӘМ
  • БҮГЕНГЕ ВАКЫТТА ЯРДӘМ
  • Изге Язмалар тормышымны ничек яхшырта ала?
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2017 ел
  • Ни өчен без вәгазьлибез?
    Күзәтү манарасы 2015 ел
  • Гаилә өчен өстәмә ярдәм
    Уяныгыз! 2018
  • Мөһим сорауларга җавапны кайдан алып була?
    Мөһим сорауларга җавапны кайдан алып була?
Күзәтү манарасы 2015 ел
w15 1.12. 6-7 б.

БРОШЮРА ТЕМАСЫ | СЕЗ ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ АҢЛЫЙ АЛАСЫЗ

Изге Язмаларны аңлар өчен ярдәм

Күз алдыгызга китерегез: сез беренче мәртәбә чит илгә киләсез. Анда сез таныш булмаган кешеләрне, йолаларны, ризыкны һәм акчаны күрәсез. Әлбәттә, сез аптырашта калырсыз.

Изге Язмаларны беренче тапкыр укыганда, сезнең моңа охшаш хисләрегез туарга мөмкин. Аны укып, сез үзегез өчен чит булып тоелган борынгы дөньяга кире кайткандай буласыз. Сез анда филистилеләр белән очрашасыз, гадәти булмаган йолаларны, мәсәлән кием ерту йоласын, күрәсез я манна дип аталган ризык һәм драхма дип аталган тәңкә турында укыйсыз (Чыгыш 16:31; Йошуа 13:2; 2 Ишмуил 3:31; Лүк 15:9). Моның барысы сораулар тудыра ала. Чит илдә берәрсе сезгә барысын аңлатып бирсә, сез аңа рәхмәтле булмассызмы?

ЭЛЕККЕ ВАКЫТТА ЯРДӘМ

Изге Язмаларның беренче текстлары б. э. к. XVI гасырда язылган булган. Инде шул көннәрдә шул текстларны аңлаткан кешеләр булган. Мәсәлән, Исраил халыкның беренче җитәкчесе Муса язылганнарны «аңлата башлаган» (Канун 1:5).

Якынча ун гасыр узганнан соң да, Изге Язмаларны аңлата алган оста укытучылар булган. Б. э. к. 455 елда яһүдләрнең зур төркеме, шул исәптән күп балалар, Иерусалим шәһәренең мәйданында бергә җыелган. Укытучылар Изге Язмалардан «кычкырып укыган». Моннан тыш, «алар халыкка укылганны аңларга ярдәм иткән» (Никами 8:1—8).

Биш гасыр үткәннән соң, Гайсә Мәсих моңа охшаш өйрәтү эшендә катнашкан. Халык арасында ул иң беренче чиратта остаз буларак билгеле булган (Яхъя 13:13). Ул зур халык төркемнәрен дә, аерым кешеләрне дә өйрәткән. Мәсәлән, үз Таудагы вәгазендә Гайсә бик күп кешеләргә мөрәҗәгать иткән, һәм «халык аның өйрәтүенә хәйран калган» (Маттай 5:1, 2; 7:28). Ә б. э. 33 елының язында Гайсә нибары ике шәкерте белән сөйләшкән. Бергә Иерусалим тирәсендә урнашкан бер авылга барганда, ул аларга «Язмаларны җентекләп аңлаткан» (Лүк 24:13—15, 27, 32).

Гайсәнең шәкертләре дә башкаларны Аллаһы Сүзенә өйрәткән. Бер очракта бер хәбәш түрәсе Изге Язмалардан бер өзекне укыган. Филип исемле шәкерт шул түрәгә якынлашып, аңардан: «Укыганыңны аңлыйсыңмы?» — дип сораган. Хәбәш түрәсе: «Әгәр берәрсе аңлатып бирмәсә, ничек аңлый алыйм инде?» — дигән. Аннары Филип түрә укыган өзекне аңлатып биргән (Рәсүлләр 8:27—35).

БҮГЕНГЕ ВАКЫТТА ЯРДӘМ

Изге Язмалар турында борынгы заманда өйрәткән кешеләр кебек, Йәһвә Шаһитләре дә кешеләрне Изге Язмалар турында өйрәтә һәм бу эшне 239 илдә башкара (Маттай 28:19, 20). Һәр атна алар тугыз миллионнан артык кеше белән Изге Язмалар өйрәнүен үткәрә. Өйрәнгән күп кенә кеше үз динен тота. Андый өйрәнүләр кешенең йортында я аның өчен уңайлы башка берәр урында бушлай үткәрелә. Кайберәүләр хәтта компьютер я башка берәр электрон җайланма ярдәмендә шалтыратып яки видеоэлемтә аша сөйләшеп өйрәнә.

Сезнең белән өйрәнү үткәрелүен теләсәгез, Йәһвә Шаһитләренә мөрәҗәгать итегез. Сез шуңа инанырсыз: Изге Язмалар аңлашылмый торган ниндидер китап түгел; ул «өйрәтү, фаш итү, төзәтү һәм тәкъвалык тәрбияләү өчен файдалы». Аның ярдәмендә сез «бар нәрсәгә сәләтле һәм һәркайсы игелекле эшкә әзер була» аласыз (2 Тимутигә 3:16, 17).

Сайтыбызда «Ни өчен Изге Язмаларны өйрәнергә кирәк?» дигән видеоны карагыз

Сайтыбызда «Изге Язмалар өйрәнүе ничек үтә?» дигән видеоны карагыз

Бер хатын-кыз кафеда утырганда сайтыбызны карый
Интернет аша ярдәм

Сез Изге Язмаларны үзегез тикшерергә телисезме? Сезгә Йәһвә Шаһитләренең рәсми сайты булыша ала. Бу сайтта Изге Язмаларга кагылышлы мәгълүмат 700 дән артык телдә бар. Мәсәлән, мондый темаларны карый аласыз:

Иң популяр сораулар

  • Тормышның мәгънәсе нинди?

  • Ни өчен кешеләр үлә?

  • Үлгәч, кеше белән нәрсә була?

Көндәлек авырлыклар

  • Депрессия вакытында Изге Язмалар миңа булыша аламы?

  • Авырганда яки хроник авырулы булганда нинди киңәш ярдәм итә икәнен белегез.

  • Акча һәм бурыч. Изге Язмалар булыша аламы?

Гаилә өчен ярдәм

  • Ничек бәхәсләшмичә яшәргә?

  • Җаваплы балаларны үстерегез.

  • Балаларыгызны әхлакый нормаларга өйрәтегез.

Яшүсмерләр

  • Әхлаксыз кешеләрнең бәйләнүләренә ничек каршы торырга?

  • Мәктәптә башкалар минем белән сугышса, нәрсә эшләргә?

  • Үземне ялгыз хис итсәм, нәрсә эшләргә?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу