Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w16 гыйнвар 3-6 б.
  • Алар хезмәтләрен шатланып киңәйткән. Океания

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Алар хезмәтләрен шатланып киңәйткән. Океания
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2016 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ГАИЛӘ БЕЛӘН БЕРГӘ ХЕЗМӘТ ИТӘРГӘ ОМТЫЛУ
  • КҮЧЕНЕРГӘ ХӘЗЕРЛӘНҮ
  • ОЧРАГАН АВЫРЛЫКЛАР
  • «МОНДА КИЛГӘНЕБЕЗГӘ МИН ШУНДЫЙ ШАТ!»
  • Алар хезмәтләрен шатланып киңәйткән. Көнбатыш Африка
    Күзәтү манарасы 2014 ел
  • Яңа җыелышка ничек ияләшергә?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • «Хәзер мин хезмәтне бик яратам!»
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2021 ел
  • Син Македуниягә күчә аласыңмы?
    Күзәтү манарасы 2009 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2016 ел
w16 гыйнвар 3-6 б.
Бернетт, Саймона, Эстон һәм Кейлеб

Бернетт, Саймона, Эстон һәм Кейлеб

Алар хезмәтләрен шатланып киңәйткән. Океания

35 ЯШЬЛӘР тирәсендәге Рене́ исемле апа-кардәш Австралиядә ашкынучан Йәһвә Шаһитләре гаиләсендә үскән. «Без ихтыяҗ булган җирләрдә ярдәм итәр өчен күп тапкырлар күчендек,— дип әйтә ул.— Әти-әнием бар нәрсәне кызыклы, мавыктыргыч һәм күңелле итеп оештыра иде! Ике балам тугач, мин аларның да тормышлары шундый ук булуын теләдем».

Рененың ире Шейнга якынча 40 яшь. Аның да охшаш рухи максатлары булган. Ул болай ди: «Икенче балабыз тугач, без „Күзәтү манарасы“ журналында Тонга утрауларында вәгазьләр өчен үзләренең яхтасында Тын океанның көньяк-көнбатышына барган бер гаилә турында укыдыкa. Шул мәкалә безне ихтыяҗ булган җирләрне белер өчен Австралиядәге һәм Яңа Зеландиядәге Йәһвә Шаһитләренең филиалларына хат язарга дәртләндердеb. Нәтиҗәдә, безгә Тонгага — нәкъ без укыган җиргә күченергә тәкъдим иттеләр!»

Джейкоб, Рене, Скай һәм Шейн

Джейкоб, Рене, Скай һәм Шейн

Шейн, Рене һәм аларның Дже́йкоб белән Скай исемле балалары Тонгада якынча бер ел яшәгән. Шуннан соң аларга илдәге чуалышлар аркасында кире Австралиягә кайтырга туры килгән. Шулай да алар хезмәтләрен киңәйтү максатларын үзгәртмәгән. 2011 елда алар Норфолк утравына — Австралиядән көнчыгышка таба 1 500 километр ераклыкта урнашкан Тын океанындагы кечкенә генә утрауга күченгән. Күченүләре уңышлы булганмы? Джейкоб, аңа хәзер 14 яшь, болай ди: «Йәһвә безнең турында кайгыртты гына түгел, ул безнең хезмәтебезне дә күңелле итте!»

ГАИЛӘ БЕЛӘН БЕРГӘ ХЕЗМӘТ ИТӘРГӘ ОМТЫЛУ

Башка гаиләләр дә, Шейн, Рене һәм аларның балалары кебек, ихтыяҗ буенча күченеп, хезмәтләрен шатланып киңәйткән. Аларны моңа нәрсә дәртләндергән?

«Күпләр яхшы хәбәрне кызыксынып тыңлады. Без алар белән Изге Язмалар өйрәнүен регуляр рәвештә үткәрергә тели идек» (Бернетт).

30 лар тирәсендәге Берне́тт белән Саймо́на һәм аларның 12 һәм 9 яшьлек уллары Э́стон белән Ке́йлеб Берктаун шәһәренә (Квинсленд, Австралия) күченгән. «Йәһвә Шаһитләре анда өч-дүрт елга бер тапкыр гына вәгазьләгән,— дип әйтә Бернетт.— Күпләр яхшы хәбәрне кызыксынып тыңлады. Без алар белән Изге Язмалар өйрәнүен регуляр рәвештә үткәрергә тели идек».

Джим, Джек, Марк һәм Карен

Джим, Джек, Марк һәм Карен

50 яшь тулып узган Марк белән Ка́рен Сидней (Австралия) янында берничә җыелышта хезмәт иткән. Аннары алар өч балалары Дже́сика, Джим һәм Джек белән бергә Төньяк территориядә урнашкан Нью́ланбай дигән шахтерлар авылына күченгән. Марк болай ди: «Мин кешеләрне яратам, шуңа күрә минем җыелышка ярдәм кирәк булган һәм күп хезмәт итәргә кирәк булган җиргә күченәсем килде». Әмма Карен күченергә икеләнгән. «Марк һәм башкалар мине ныгыткач,— дип әйтә ул,— мин күченергә булдым. Һәм мин моңа бер дә үкенмим!»

Бенджамин, Джейд, Бриа һәм Кэролин

Бенджамин, Джейд, Бриа һәм Кэролин

2011 елда Бе́нджамин белән Кэ́ролин һәм аларның мәктәпкә әле йөрмәгән ике кызлары Джейд белән Бри́а Квинследтан кире Көнчыгыш Тиморга — Индонезия архипелагындагы Тимор утравында урнашкан кечкенә генә илгә күченгән. «Элегрәк без Кэролин белән Көнчыгыш Тиморда махсус пионерлар булып хезмәт иткән идек,— дип әйтә Бен.— Анда вәгазьләү искиткеч булды, һәм кардәшләр безгә бик булышты. Аннан киткәндә күңелне сагыш күмә иде. Без Тиморга әле кире кайтырбыз дип киттек. Балаларыбыз тугач, планнарыбызны кичектерергә туры килсә дә, без үз ниятебездән кире кайтмадык». Кэролин болай дип өсти: «Без балаларыбызның миссионерлар, вефильчеләр һәм махсус пионерлар арасында үсүләрен һәм рухи тәҗрибә туплауларын тели идек».

КҮЧЕНЕРГӘ ХӘЗЕРЛӘНҮ

Гайсә үз шәкертләренә болай дигән: «Әйтик, берегез манара төзергә тели, ди. Бу эшне башкарып чыгарлык акчасы бармы икәнен белү өчен, әллә ул иң башта утырып, манараның күпмегә төшәсен хисаплап чыкмасмы?» (Лүк 14:28) Нәкъ шулай ук гаиләләр дә башка җиргә күченү турында уйлаганда барысын акыллы планлаштырырга тиеш. Нәрсә турында уйланырга кирәк?

РУХИЛЫК. «Без башкаларга хезмәт итәргә һәм башкалар өчен йөк булмаска теләдек,— дип әйтә Бен.— Шуңа күрә күченгәнче без үзебезне рухи яктан ныгытыр өчен, тырышлыклар куйдык. Без шулай ук хезмәттә һәм җыелыш эшләрендә күбрәк катнаша башладык».

Югарырак искә алынган Джейкоб болай дип сөйли: «Норфолк утравына күченер алдыннан без „Күзәтү манарасы“ һәм „Уяныгыз!“ журналларыннан ихтыяҗ буенча күченгән гаиләләрнең биографияләрен укыдык. Без алар кичергән авырлыклар турында һәм Йәһвәнең алар хакында ничек кайгыртканы турында фикер алыша идек». Аның 11 яшьлек сеңелесе Скай болай дип өсти: «Мин күченү турында еш кына үзем дә дога кылдым, әти-әнием белән дә бергә догалар кылдык!»

ЭМОЦИОНАЛЬ ХӘЛ. Рене исенә төшереп болай ди: «Без якыннарыбыз һәм дусларыбыз янында яшәдек. Ул күңелемә хуш килгән җир иде. Мондый җирдән кем китсен! Әмма анда калган кешеләр һәм нәрсәләр турында уйланыр урынына мин күченү гаиләбезгә нинди файда китерәчәге турында уйландым».

КУЛЬТУРА. Күп кенә гаиләләр яңа урын турында кирәкле мәгълүмат алырга тырыша. «Без Ньюланбай турында мөмкин кадәр күбрәк белергә тырыштык,— дип әйтә Марк.— Андагы игелекле кардәшләр безгә җирле газеталар җибәрде. Бу безгә җирле халык һәм җирле культура белән яхшырак танышырга булышты».

Норфолк утравына күченгән Шейн болай дип өсти: «Мин мәсихче сыйфатларга зур игътибар бирергә тырыштым. Мин ачык күңелле, юаш, намуслы һәм тырыш булсам, дөньяның теләсә кайсы почмагында яңа шартларга яраклаша алачагымны аңлый идем».

ОЧРАГАН АВЫРЛЫКЛАР

Ихтыяҗ буенча күченеп, уңышлы булган вәгазьчеләр авырлыкларга очраганда шартларга җайлаша белү һәм уңай караш саклау никадәр мөһим икәнен белә. Берничә мисалга игътибар итик.

Рене болай дип сөйли: «Башкарырга кирәк булган эшләрдә мин тапкыр булырга өйрәндем. Мәсәлән, Норфолк утравын әйләндереп алган диңгез тынычсыз булганда йөк корабльләре ярга килеп туктый алмый. Моның аркасында утрауда азык-төлек җитмәскә һәм бәяләр күтәрелергә мөмкин. Нәтиҗәдә, мин булганыннан ризык әзерләргә өйрәндем». Аның ире Шейн болай дип өсти: «Шулай ук без атналык бюджетыбызны төзеп, чыгымнарыбызны карап чыгарга булдык».

Аларның уллары Джейкоб башка бер авырлыкка игътибар иткән. Ул болай ди: «Яңа җыелышыбызда бездән башка тагын җиде кеше генә бар иде, аларның барысы балигъ иде. Шуңа күрә минем яшьтәш дусларым булмады. Әмма мин үземнән олырак вәгазьчеләр белән бергә хезмәт иттем, һәм без дуслар булып киттек».

Джим, хәзер аңа 21 яшь, охшаш хәлгә очраган. Ул болай ди: «Ньюланбайга иң якын булган җыелыш 725 километр ераклыкта урнашкан, шуңа күрә без конгрессларны бик кадерлибез. Без иртәрәк килеп, кардәшләр белән аралашудан шатлык табабыз. Бу безнең өчен елның иң истәлекле вакыйгалары булып тора!»

«МОНДА КИЛГӘНЕБЕЗГӘ МИН ШУНДЫЙ ШАТ!»

Изге Язмаларда: «Раббының фатихасы — кешене баета»,— дип әйтелә (Гыйб. сүз. 10:22). Җирнең төрле төбәкләренә ихтыяҗ буенча күченгән бихисап күп кардәшләр Аллаһы тарафыннан рухландырылган шушы сүзләрнең хак икәнлеген үз тәҗрибәләрендә татыган.

«Безнең күченүебез балаларыбыз өчен зур фатихага әйләнде,— дип әйтә Марк.— Олы балаларыбыз Йәһвәнең Патшалык эшләрен беренче урынга куйган мәсихчеләр турында кайгыртачагына бер дә шикләнми. Андый ышанычны акчага сатып алып булмый».

Шейн болай ди: «Бу, хатыным һәм балаларым белән арабызны тагы да якынайтты. Йәһвәнең үзләре хакына башкарган эшләре турында сөйләгәннәрен ишеткәндә, мин чын канәгатьлек, шатлык кичерәм». Аның улы: «Монда шундый яхшы! Монда килгәнебезгә мин шундый шат!» — дип әйтә.

a «Күзәтү манарасы» (рус) 2004 ел, 15 декабрь, 8—11 б. мәкаләне кара.

b 2012 елда Австралия һәм Яңа Зеландия филиаллары берләштерелеп, Австралазия филиалы барлыкка килгән.

ӨЙРӘТҮНЕҢ зур файдасы

Бенджамин җирле абый-кардәш белән Патшалык Залында аппаратура янында сөйләшә

ӘГӘР дә сез чит илдә хезмәт итәсез икән, җирле кардәшләрне һәм аларның культурасын кадерләгез. Яңа шартларга яраклашырга әзер булып, сез аларның яратуын һәм хөрмәтен яуларсыз. Ихтыяҗ буенча күченгән өлкәннәр башкаларны өйрәтеп, җыелышларга искиткеч фатиха китерә ала. Күченгән өлкәннәр җирле абый-кардәшләргә рухи көтүчеләр булырга булышканда, бу бөтен җыелышка файда китерә. Аларга соңыннан хәтта бүтән җыелышка күчәргә туры килсә дә, җыелыш гөрләп чәчәк атачак. Сез шундый өлкәннәрнең берсе булсагыз, түбәндә башкаларны өйрәтүдә кулланырлык кайбер киңәшләргә игътибар итегез.

НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА:

Шейн җирле абый-кардәш белән Патшалык Залының әдәбият сакланган урында сөйләшә

«Кардәшләргә алар үти алырлык йөкләмәләр бирегез. Нәрсә эшләргә кирәк икәнлеген аңлатыгыз һәм аларны уңышлы булачагына ышандырыгыз» (Марк).

«Вакыт узу белән мин кайбер күрсәтмәләрне җирле телгә тәрҗемә иттем. Бу үз нәтиҗәләрен китерде, чөнки абый-кардәшләр үз эшләрен, вазифаларын ничек үтәргә икәнен яхшырак аңлый башлады» (Бенджамин).

«Игътибарыгызны башкаларның уңай якларына тупласагыз, сез үзегез дә, яныгызда булганнар да бәхетлерәк булачак» (Бернетт).

НӘРСӘ ЭШЛӘМӘСКӘ:

«Башкаларның һәр адымын күзәтеп тормагыз. Кеше яныннан китмичә аның эшен күзәтү, тәнкыйтьләү аның рухын төшерергә мөмкин. Шулай ук хәзерге җыелышыгызны элеккегесе белән чагыштырмагыз. Башкаларга һәрвакыт: „Минем элекке җыелышымда...“— дип әйтеп тору гадәттә беркемгә дә ошамый» (Марк).

«Җирле кардәшләргә караганда күбрәк белемгә ия дип я үзегезне булдыклырак итеп күрсәтергә тырышып, үзегезгә артык игътибар җәлеп итмәгез. Аллаһы Сүзенә һәм аның оешмасы аша бирелгән җитәкчелеккә нигезләнеп эш итегез. Бу бердәмлекне сакларга һәм барыбыз да Йәһвә тарафыннан өйрәтелгән икәнлеген күрергә ярдәм итәчәк» (Шейн).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу