Бирегез һәм файдасын күрегез
«АВТОБУС китә ала, ә бу кытай егете калсын!» Бу сүзләрне Александра Көньяк Американың ике иле арасындагы чик аша үтүне автобуста көтеп утырганда ишетеп алган. Нәрсә булганын белер өчен автобустан төшкәч, ул бер яшь кытайлының чик сакчысына испанчаны ватып-сындырып нәрсәдер аңлатырга тырышканын күргән. Йәһвә Шаһитләренең кытай җыелышына йөргәнгә, Александра тәрҗемәче булып ярдәм итәргә тәкъдим иткән.
Кытай кешесе үзенең законлы граждан булуы һәм документлары белән акчаларының урланганы турында әйткән. Башта офицер моңа ышанмаган һәм хәтта Александраның кешеләрне сату-алуга катнашы бар дип уйлаган. Ахыр чиктә, ул кытай кешесенә ышанган, әмма тегесе, кирәкле документлары булмаганга, штраф түләргә тиеш булган. Аның акчасы булмаганга, Александра аңа 20 доллар биреп торган. Бу ир кеше аңа бик рәхмәтле булган һәм 20 доллардан артыграк кайтарачак дип әйткән. Александра аңардан бүләк көтми икәнен аңлаткан; ул ярдәм итәргә шат булганын әйткән, чөнки моны дөрес дип санаган. Ул бу ир кешегә Изге Язмаларга нигезләнгән басмалар биргән һәм Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнергә дәртләндергән.
Таныш булмаган кешеләргә ярдәм итү турында очраклар ишетү күңелебезне җылыта һәм андый эшләрне, һичшиксез, бөтен диндәге кешеләр һәм диндар булмаганнары да башкара. Ә сез ярдәм итәргә әзерме? Гайсә: «Алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк»,— дигән (Рәсүлләр 20:35). Бу сорау фән ягыннан да кызык, чөнки тикшеренүләр ачыклаганча, бирү кеше өчен файдалы. Нинди яклардан?
«ШАТЛАНЫП БИРҮЧЕ»
Бирү үзегезгә дә, башкаларга да файда китерә
Тәҗрибә күрсәткәнчә, бирү һәм бәхет еш кына бер-берсе белән бәйле. Рәсүл Паул язган: «Аллаһы шатланып бирүчене ярата». Ул моны мохтаҗ имандашларына юмарт иганәләр биреп ярдәм иткән мәсихчеләр турында әйткән (2 Көринтлеләргә 8:4; 9:7). Паул алар бәхетле булганга ярдәм иткәннәр дип түгел, ә, киресенчә, бирә алганга бәхетле булган дип язган.
Чыннан да, бер тикшеренү буенча, бирү «мидәге рәхәтлек, социаль бәйләнешләр һәм ышану белән бәйле өлешләрнең эшчәнлеген арттырып, канәгатьлек хисе уята». Башка бер тикшеренү «акчаны үзеңә тотуга караганда аны берәр кемгә бирү бирүчене дә, алучыны да шатлыклырак итә» икәнен ачыклаган.
Игелек эшлисе килә, ә мөмкинлек юк. Андый хәлгә эләккәнегез бармы? Әмма һәркем «шатланып бирүче» була ала. Дөрес эчке теләк белән бирелгәндә, акчаның күләме әллә ни мөһим түгел. Бер Йәһвә Шаһите бу басманы чыгаручыларга иганәсе белән бергә мондый сүзләр язып җибәргән: «Бар бу еллар дәвамында Патшалык Залында аз гына иганәләр бирүдән тыш минем бирергә мөмкинлегем булмады». Ләкин ул дәвам итә: «Биргән акчам белән чагыштырганда Йәһвә Аллаһы миңа күпкә күбрәк кайтарып бирде... Бу бүләкне җибәрергә мөмкинлек биргәнегез өчен рәхмәт сезгә. Мин зур шатлык сизәм».
Әлбәттә, акча — без бирә алган бер нәрсә генә. Бирер өчен башка күп мөмкинлекләр бар.
БИРҮ СӘЛАМӘТЛЕГЕГЕЗ ӨЧЕН ФАЙДАЛЫ
Изге Язмаларда: «Игелекле кеше үзенә файда таба, ә яман кеше үзенә бәла китерә»,— диелә (Гыйбрәтле сүзләр 11:17). Игелекле кешеләр юмарт, башкалар хакына, мәсәлән, үз вакытларын, көчләрен, игътибарларын бирергә әзер. Шулай эш итеп, алар үзләренә төрлечә файда китерә, андый юмартлык сәламәтлекләренә дә файдалы була.
Тикшеренүләр күрсәткәнчә, үз иреге белән башкаларга ярдәм итүчеләр авырту-сызланулар азрак кичерә һәм депрессиягә азрак бирелә икәненә игътибар иткәннәр. Гомумән, аларның сәламәтлекләре яхшырак була. Юмарт бирү хәтта хроник чирләрдән, мәсәлән, таркау склероздан я ВИЧтан, интегүче кайбер кешеләрнең сәламәтлеген яхшырта. Эчкечелектән дәваланган кешеләр дә башкаларга ярдәм итсә, аларның газаплары күпкә җиңеләя һәм яңадан эчә башлау ихтималы азаерга мөмкин.
Моның сәбәбе «кызгану, яхшылык теләү хисләре һәм игелекнең начар хис-тойгыларга аз урын калдыруда» дип фараз ителә. Бирү шулай ук стрессны киметергә һәм кан басымын түбәнәйтергә мөмкин. Тормыш иптәшләрен югалткан кешеләр башкаларга ярдәм итсә, аларның депрессия симптомнары тизрәк бетә.
Һичшиксез, бирү сезгә файда китерә.
БИРҮ — ЙОГЫШЛЫ УЛ
Гайсә үз шәкертләрен болай дип өндәгән: «Бирегез, үзегезгә дә бирелер. Куеныгызга күп итеп салып бирерләр, тыгызлап, селкетеп, кырыйларыннан түгелә башлаганчы тутырырлар. Сезгә үзегез үлчәгән үлчәм белән үлчәп бирерләр» (Лүк 6:38). Бирсәгез, башкалар сезнең юмартлыгыгызга җавап итеп рәхмәтле булыр һәм үзләре дә юмарт булып китәр. Шулай итеп бирү хезмәттәшлеккә һәм дуслыкка этәрә.
Бирү хезмәттәшлеккә һәм дуслыкка этәрә
Кеше мөнәсәбәтләрен өйрәнгән галимнәр «альтруистларча эш иткән кешеләр башкаларны үз үрнәкләренә иярергә дәртләндерә» икәненә игътибар иткән. Чынлыкта, «гаҗәеп игелек күрсәтелгән эшләр турында уку гына да кешеләрне юмартрак итә». Бер тикшеренү буенча, «һәрбер кеше берәр җәмгыятьтә дистәләгән я хәтта йөзләгән кешегә тәэсир итә ала, аларның кайберләрен ул белмидер һәм очратканы булмагандыр». Башка сүзләр белән әйткәндә, бер юмарт эш җәмгыятьтә дулкынсыман таралган йогынтыга башлангыч бирә ала. Сезнең шундый җәмгыятьтә яшисегез килер идеме? Әйе, күбрәк кеше бирергә әзер булса, файдасы бик зур булыр иде.
Флорида штатында (АКШ) булган бер очрак моны күрсәтә. Бер төркем Йәһвә Шаһитләре җимергеч давылдан соң ярдәм итү эшләрендә катнашкан. Төзәтергә тиешле йорт янында көтеп торганда, алар бер күршенең җимерелгән коймасын күргән һәм аны төзекләндерергә тәкъдим иткән. «Мин аларга мең рәхмәтле,— дип язган шул күрше берникадәр вакыт үткәч Йәһвә Шаһитләренең төп идарәсенә.— Алар иң яхшы кешеләр». Ул Шаһитләр башкарган эшне гаҗәеп эш дип атаган; рәхмәт хисе аны, шул эштә кулланылсын өчен, юмарт иганә җибәрергә дәртләндергән.
ИҢ БӨЕК БИРҮЧЕНЕҢ ҮРНӘГЕНӘ ИЯРЕГЕЗ
Бер фәнни тикшеренүнең бер искиткеч ачышы буенча, «кешеләргә, күрәсең, башкаларга ярдәм итү хас». Бу тикшеренүдә әйтелгәнчә, балалар «сөйләшергә өйрәнгәнче үк үзләрен альтруистларча тота». Ни өчен? Җавап Изге Язмаларда бар. Анда кешеләр «Аллаһыга охшаш итеп», ягъни Аллаһыга хас сыйфатлар белән, барлыкка китерелгән дип әйтелә (Яратылыш 1:27).
Барлыкка Китерүчебез Йәһвә Аллаһының искиткеч сыйфатларының берсе — юмартлык. Ул безгә тормыш һәм бәхетле булыр өчен бар нәрсә биргән (Рәсүлләр 14:17; 17:26—28). Без күктәге Атабыз белән һәм аның безгә карата ярату тулы нияте белән аның Сүзе Изге Язмаларны өйрәнеп таныша алабыз. Бу китап Аллаһының киләчәгебез бәхетле булсын өчен тиешле чара күргәнен дә ачыклый (1 Яхъя 4:9, 10). Йәһвә Аллаһы юмартлык чыганагы һәм сез аңа охшаш итеп яратылгансыз. Шуңа күрә Аллаһының үрнәге буенча бирү үзегез өчен дә файдалы һәм аның хуплавына да китерә (Еврейләргә 13:16).
Мәкалә башында әйтелгән Александра исегездәме? Шул хәл нәрсә белән тәмамланган? Автобуста баручы бер кеше аңа акчаларыңны җилгә очырдың дигән булса да, теге кытайлы автобус соңрак туктаган шәһәрдә дусларын табып, тиз арада 20 доллар бурычын кайтарган. Өстәвенә, бу кытайлы Александра киңәшенә колак салып, Изге Язмаларны өйрәнә башлаган. Александра аны яңадан өч ай үткәч, Йәһвә Шаһитләренең Перуда үткән кытай телендәге конгрессында очраткан. Александраның игелеге өчен рәхмәтле булганга, бу кеше аны һәм аның белән бергә конгресска килгәннәрне үзенең ресторанына чакырган.
Башкаларга бирү һәм ярдәм итү зур шатлык китерә. Ә кешеләргә һәртөрле яхшы бүләкләр бирүче Йәһвә Аллаһы турында белергә ярдәм итсәгез, тагы да күбрәк шатлык кичерерсез! (Ягъкуб 1:17) Сез андый шатлыкка ияме?