Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w18 февраль 13-17 б.
  • Йәһвә барысын да булдыра ала

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Йәһвә барысын да булдыра ала
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2018 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • АВЫР БАЛАЧАГЫМ
  • ЯХШЫ ХӘБӘР КЫРГЫЗСТАНГА ИРЕШӘ
  • ХАКЫЙКАТЬНЕ ТАРАТКАН ТУГРЫ КАРДӘШЛӘР
  • ХАТЫНЫМ ХАКЫЙКАТЬ БЕЛӘН ТАНЫША
  • ТЫЕЛУ ВАКЫТЫНДА ОЧРАШУЛАР ҺӘМ СУГА ЧУМДЫРЫЛУ
  • ХЕЗМӘТНЕ КИҢӘЙТӘБЕЗ
  • ГАИЛӘМ БЕЛӘН ХЕЗМӘТ ИТӘМ
  • ГАҖӘЕП ҮЗГӘРЕШЛӘР
  • Филиалларның багышлануы
    2017 Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы
  • Яшь чагында кабул иткән карарына ул бер дә үкенмәгән
    Күзәтү манарасы 2015 ел
  • Юридик отчет
    2017 Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы
  • Эчтәлек
    Уяныгыз! 2016
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2018 ел
w18 февраль 13-17 б.
Бейшенбай Бердибаев

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ

Йәһвә барысын да булдыра ала

Бейшенбай Бердибаев сөйләде

«ҮЛЕМ бүтән булмаячак, ә үлгән кешеләр кире тормышка кайтачак» — бу сүзләрне хатыным Майрамбюбю бер хатын-кыздан автобуста ишеткән. Алар аңа кызык булып тоелган, шуңа күрә аның күбрәк беләсе килгән. Автобус туктагач һәм пассажирлар чыга башлагач, хатыным бу турыда сөйләгән хатын-кыз артыннан йөгергән. Бу Йәһвә Шаһите Апун Мамбетсадыкова булган. Ул вакытта Йәһвә Шаһитләре белән аралашу куркыныч иде. Шулай да без алар белән аралаштык, һәм бу тормышыбызны үзгәртте.

АВЫР БАЛАЧАГЫМ

Мин 1937 елда Кыргызстанда Токмок шәһәре тирәсендәге бер колхозда тудым. Безнең гаиләбездә барысы да кыргызлар, һәм без үзара кыргызча сөйләшәбез. Минем әти-әнием таң атканнан алып кояш баеганчыга кадәр колхозда эшләде. Ул вакытларда колхозчылар паек алган, ә эш хакы елга бер тапкыр гына бирелгән. Сеңелем белән мине әнием үстерде. Тормыш авыр иде. Мин мәктәптә нибары биш ел укыдым, ә аннан соң әнием белән бергә колхозда эшли башладым.

Кыргызстан картасы
Терскей-Ала-Тоо тау сырты

Терскей-Ала-Тоо тау сырты

Без, күршеләребезнең күбесе кебек, ярлы яшәдек һәм очын очка ялгый идек. Яшь чагымда минем тормыш мәгънәсе турында да, киләчәк турында да уйланганым юк иде. Ул вакытта мин Йәһвә һәм аның нияте турындагы белем тормышымны үзгәртер дип бер дә уйламаган идем. Ә яхшы хәбәр Кыргызстанга ничек килеп җиткән соң? Барысы да илнең төньягында — туган якларымда башланган.

ЯХШЫ ХӘБӘР КЫРГЫЗСТАНГА ИРЕШӘ

Беренче тапкыр Патшалык турындагы хәбәр Кыргызстанда 1950 елларда яңгыраган. Ул вакытлар авыр булган: Йәһвә Шаһитләрен нейтралитет саклаганнары өчен халык дошманнары итеп исәпләгәннәр; Кыргызстан СССРның өлеше булган, һәм хөкүмәт үз идеологиясен таратырга тырышкан (Яхъя 18:36). Әмма бернинди дә идеология Аллаһы Сүзенең таралуына комачаулый алмый. «Аллаһы барысын да булдыра ала» (Мар. 10:27). Мин моңа күп тапкырлар инандым һәм моны истә тотарга тырышам.

Эмиль Янцен

Эмиль Янцен

Советлар Союзында халык дошманнарын Себергә сөргенгә җибәргәннәр. Азат ителгәч, аларның күбесе Кыргызстанга кайткан. Алар арасында хакыйкатьне белгәннәре дә булган. Мәсәлән, 1919 елда Кыргызстанда туган Эмиль Янценны эш лагерена җибәргәннәр, һәм анда ул Йәһвә Шаһитләре белән танышкан. Ул хакыйкатьне кабул иткән һәм 1956 елда өенә кайткан. Эмиль минем туган якларымда — Сокулук авылы янында урнашкан. 1958 елда Кыргызстанда, Сокулукта, Йәһвә Шаһитләренең беренче җыелышы барлыкка килгән. Шулай итеп Кыргызстанда Йәһвә Шаһитләре таралган да.

Виктор Винтер

Виктор Винтер

Якынча бер елдан соң Сокулукка Виктор Винтер күчеп килгән. Бу тугры кардәш күп авырлыклар кичергән. Аны нейтралитет саклаганы өчен ике тапкыр өчәр елга төрмәгә утыртканнар. Аннан соң ул тагын ун ел төрмәдә һәм биш ел сөргендә үткәргән. Шулай да эзәрлекләүләр Аллаһының хезмәтчеләрен туктата алмаган.

ХАКЫЙКАТЬНЕ ТАРАТКАН ТУГРЫ КАРДӘШЛӘР

Эдуард Вартер

Эдуард Вартер

1963 елда Кыргызстанда якынча 160 Йәһвә Шаһите булган, күбесенчә алар чыгышлары буенча Германиядән, Россиядән һәм Украинадан булган. Аларның берсе — 1924 елда Германиядә суга чумдырылган Эдуард Вартер. 1940 елларда нацистлар аны концлагерьга утырткан, ә берничә елдан соң аны Советлар хөкүмәте сөргенгә җибәргән. 1961 елда бу тугры кардәш бездән ерак булмаган Кант шәһәренә күченгән.

Елизавета Фот; Аксамай Султаналиева

Елизавета Фот; Аксамай Султаналиева

Кантта шулай ук Елизавета Фот исемле тугры апа-кардәш яшәгән. Ул бик яхшы тегүче булганга, аңа табиблар һәм укытучылар киемнәр тектергән. Аның клиентлары арасында прокуратура хезмәткәренең хатыны Аксамай Султаналиева да булган. Бер очракта Аксамай, кием алырга дип килгәндә, Елизаветага тормыш мәгънәсе һәм үлгән кешеләрнең хәле турында сораулар бирә башлаган. Елизавета Изге Язмалар ярдәмендә бу хатын-кызның барлык сорауларына җавап биргән. Шулай итеп Аксамай хакыйкать белән танышкан һәм, нәтиҗәдә, ашкынучан вәгазьче булып киткән.

Николай Чимпоеш

Николай Чимпоеш

Шул вакыттарак чыгышы буенча Молдавиядән булган бер кардәшне — Николай Чимпоешны — район күзәтчесе итеп билгеләгәннәр. Ул үз йөкләмәсен 30 ел диярлек башкарган. Николай җыелышларга гына килеп китмәгән, ә шулай ук басмаларның бастырылуын һәм таратылуын оештырган булган. Хөкүмәт моңа игътибар итми калмаган. Эдуард Вартер Николайга болай дип киңәш иткән: «Синнән сорау алганда, без басмаларыбызны Бруклиндагы төп идарәдән алабыз, дип әйт. Җавап биргәндә, КГБ хезмәткәренең күзләренә туры кара. Сиңа аңардан куркасы юк» (Мат. 10:19).

Күп тә үтмәстән Николайны Канттагы КГБ бүлегенә чакырып алганнар. Ул моны болай дип исенә төшергән иде: «КГБ офицеры миннән, басмаларыгызны кайдан аласыз, дип сорады. Мин аңа, Бруклиннан алабыз, дидем. Ул, бернәрсә дә әйтә алмыйча, аптырап калды. Ул мине җибәрде һәм бүтән инде беркайчан да чакырмады». Туган якларымда яхшы хәбәрне Николай кебек кыю кардәшләр тараткан. Шул ук вакыт алар үзләрен сак тоткан. Безнең гаиләбездә Йәһвә турында хакыйкатьне беренче булып минем хатыным Майрамбюбю ишетте. Бу 1980 елларда булды.

ХАТЫНЫМ ХАКЫЙКАТЬ БЕЛӘН ТАНЫША

Майрамбюбю Кыргызстандагы Нарын өлкәсендә туган. 1974 елның август аенда ул минем апама кунакка килде, шунда без аның белән таныштык та. Майрамбюбюны мин шунда ук ошаттым, һәм без шул ук көнне өйләнештек.

Апун Мамбетсадыкова

Апун Мамбетсадыкова

Мәкалә башында искә алынганча, 1981 елның гыйнвар аенда Майрамбюбю, базарга автобуста барганда, бер хатын-кызның вәгазьләвен ишеткән. Хатыным, кызыксынып, теге хатынның исемен һәм кайда яшәвен сораган. Теге хатын-кыз, исемем Апун, дип әйткән, ләкин адресын бирмәгән, чөнки 1980 елларда Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлеге СССРда әле дә тыелган булган. Шуңа күрә ул безнең адресыбызны алган. Майрамбюбю, шатлыгын яшерә алмыйча, өйгә кайтып керде.

Ул миңа болай диде: «Беләсеңме мин нәрсә белдем! Бер хатын миңа тиздән кешеләр бүтән үлмәячәкләр дип сөйләде. Киләчәктә хәтта кыргый хайваннар да бер-берсе белән тынычлыкта яшәр». Миңа бу барысы да әкият кебек тоелды. Мин аңа болай дип әйттем: «Аның килгәнен көтик».

Апун безгә өч айдан соң килде. Соңрак безгә башка апа-кардәшләр килә башлады. Шулай итеп без кыргыз телендә сөйләшкән беренче Йәһвә Шаһитләренең кайберләре белән таныштык. Кардәшләр безгә Йәһвә һәм аның нияте турында сөйләде. Алар безнең белән Изге Язмаларны «Югалтылган оҗмахтан кире кайтарылган оҗмахка хәтле»a дигән китап буенча өйрәнү үткәрде. Токмокта бу китапның бер генә данәсе булганга, без аны үзебезгә кулдан язып алдык.

Без өйрәнгән беренче пәйгамбәрлекләрнең берсе Яратылыш 3:15 тәге пәйгамбәрлек иде. Бу пәйгамбәрлекнең Гайсә Мәсихтә — Аллаһы Патшалыгының Патшасында үтәләчәген белдек. Бу хәбәрне барлык кешеләр дә ишетергә тиеш! Моны аңлау безне вәгазьчеләр сафларына басарга дәртләндерде (Мат. 24:14). Шулай итеп, Изге Язмалардагы белемнәр ярдәмендә без үзгәрә башладык.

ТЫЕЛУ ВАКЫТЫНДА ОЧРАШУЛАР ҺӘМ СУГА ЧУМДЫРЫЛУ

Бервакыт Токмок шәһәреннән бер абый-кардәш безне туйга чакырды. Без хатыным белән Йәһвә Шаһитләренең башкалардан бик аерылып торганнарына игътибар иттек. Туйда исерткеч эчемлекләр булмады, һәм барысы да әдәпле үтте. Безнең элек тә туйларда булганыбыз бар иде, әмма андый туйны күргәнебез юк иде әле. Башка туйларда кунаклар, гадәттә, эчеп исерә, үзләрен тәртипсез тота һәм начар сүзләр сөйли. Йәһвә Шаһитләренең туйларында исә хәл гел башкача.

Без Токмоктагы җыелыш очрашуларына йөри башладык. Һава торышы яхшы булганда, алар урманда үтте. Кардәшләр милиционерларның күзәткәннәрен белә иде, шуңа күрә абый-кардәшләр, аларны чит кеше күрмәсен өчен, һәрвакыт тирә-якны игътибар белән күзәтә иде. Кыш көннәрендә очрашулар берәр кардәшнең өендә үткәрелде. Бер-ике мәртәбә очрашуга милиционерлар килде һәм, сез монда нишлисез, дип сорады. 1982 елның июль аенда без Майрамбюбю белән Чу елгасында суга чумдырылдык. Бу вакыйга вакытында да безгә сак булырга кирәк булды (Мат. 10:16). Кардәшләр шул җиргә кечкенә төркемнәргә бүленеп килде. Урманда җыелган бар кардәшләр Патшалык җырын җырлады, нотык тыңлады, һәм аннан соң суга чумдырылу үтте.

ХЕЗМӘТНЕ КИҢӘЙТӘБЕЗ

1987 елда бер абый-кардәш мине бер кызыксынучыга барып кайтырга сорады. Ул кеше Балыкчы шәһәрендә яши иде. Анда барып җитәр өчен, поездда дүрт сәгатьлек юл үтәргә кирәк иде. Бу шәһәргә берничә тапкыр барып кайтканнан соң, без андагы кешеләрнең хакыйкать белән кызыксынганнарына игътибар иттек. Бу безне хезмәтебезне киңәйтергә дәртләндерде.

Без Майрамбюбю белән Балыкчыга йөри башладык. Гадәттә, без анда ял көннәренә калып вәгазьли идек. Шулай ук мин анда очрашуларны үткәрә идем. Басмаларыбызга зур ихтыяҗ булганга, без аларны Токмоктан алып килә идек. Моның өчен без бәрәңге капчыкларын кулландык. Ике капчык бер айга да җитми иде. Балыкчыга бару-кайту юлында безнең юлдашларга вәгазьләү мөмкинлегебез туып торды.

1995 елда, Балыкчыга беренче баруыбыздан соң сигез ел үткәч, бу шәһәрдә җыелыш барлыкка килде. Шул еллар дәвамында без Токмоктан Балыкчыга хәтле барып кайтуга шактый күп акча сарыф итә идек. Бай булмасак та, без җаен ничек таба идек соң? Безгә бер абый-кардәш ярдәм итеп торды: ул безгә юлга җитеп бетмәгән акчаны бирә иде. Йәһвә безнең күбрәк хезмәт итү теләгебезне күрде һәм «күк капкаларын» ачты (Мал. 3:10). Әйе, Йәһвә барысын да булдыра ала!

ГАИЛӘМ БЕЛӘН ХЕЗМӘТ ИТӘМ

1992 елда мине өлкән итеп билгеләделәр. Мин илдә кыргыз телендә сөйләшүче беренче өлкән булдым. Токмокта хезмәт белән бәйле яңа мөмкинлекләр ачылды. Без кыргыз телендә сөйләшүче студентлар белән Изге Язмалар өйрәнүләрен үткәрдек. Аларның берсе хәзер — филиал комитетында, ә икесе махсус пионер булып хезмәт итә. Моннан тыш, без җыелыш очрашуларына килгәннәргә ярдәм итәргә тырыштык. 1990 елларның башында безнең басмаларыбыз һәм очрашуларыбыз рус телендә генә иде. Ләкин җыелышка күбрәк кыргызлар килә башлады. Хакыйкать аларның йөрәкләренә үтеп керсен өчен, мин аларга очрашуларны тәрҗемә иттем.

Бейшенбай Бердибаев хатыны һәм сигез баласы белән

Хатыным һәм сигез балабыз белән, 1989 ел

Безнең күп балаларыбыз туды. Без аларны үзебез белән хезмәткә һәм җыелыш очрашуларына йөрттек. Мәсәлән, 12 яшьлек кызыбыз Гюльсайра үтеп баручылар белән Изге Язмалар турында сөйләшергә ярата иде. Балаларыбызга Изге Язмалардагы шигырьләрне ятларга ошый иде. Балаларыбыз, ә соңыннан оныкларыбыз да, җыелыш эшләрендә актив катнашты. Безнең 9 балабыз һәм 11 оныгыбыз бар, һәм аларның 16 сы Йәһвәгә хезмәт итә һәм мәсихче очрашуларга йөри.

ГАҖӘЕП ҮЗГӘРЕШЛӘР

1950 елларда безнең якларда вәгазь эшен башлаган кардәшләр, Кыргызстандагы Йәһвә Шаһитләренең хәле ничек үзгәргәнен күргән булса, гаҗәпләнер иде. Мәсәлән, 1990 еллардан башлап без яхшы хәбәрне иркенрәк вәгазьлибез һәм зур конгресслар оештырабыз.

Бейшенбай Бердибаев хатыны белән сатучыга вәгазьли

Хатыным белән вәгазьлим

1991 елда без хатыным белән беренче тапкыр конгресста булдык. Ул Казахстанда, Алма-Ата шәһәрендә, үтте. Ә 1993 елда кардәшләр Кыргызстанда беренче конгресс оештырды. Ул Бишкекта «Спартак» стадионында үтте. Конгресс алдыннан кардәшләр атна буе стадионны җыештырды. Стадион мөдиренә бу шулкадәр тәэсир итте ки, ул хәтта бездән аренда өчен акча алмады.

1994 елны бер истәлекле вакыйга булды: кыргыз телендә беренче басмабыз чыкты. Хәзер безнең Бишкектагы филиалда тәрҗемә итү төркеме бар. Алар басмаларны кыргыз теленә тәрҗемә итә. 1998 елда Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлеге Кыргызстанда рәсми рәвештә теркәлде. Вәгазьчеләрнең саны арта бара, һәм хәзер илебездә 5 000 нән артык вәгазьче хезмәт итә. Кыргызстанда инглиз, кыргыз, кытай, рус, төрек, үзбәк, уйгур һәм рус ишарә телендәге 83 җыелыш һәм 25 төркем бар. Төрле чыгышларына карамастан, кардәшләр Аллаһыга бердәмлектә хезмәт итә. Бу Йәһвәнең ярдәме белән генә мөмкин.

Әйе, Йәһвә тормышымны бик нык үзгәртте. Мин гади гаиләдән һәм нибары биш сыйныф бетердем. Шулай да Йәһвә миңа өлкән булып хезмәт итәргә һәм миннән укымышлырак кешеләргә кыйммәтле хакыйкатьне җиткерергә мөмкинлек бирде. Чыннан да, Йәһвә гаҗәеп эшләр башкара. Тормышымдагы вакыйгаларны исемә төшерү мине «барысын да булдыра алган» Йәһвә турында башкаларга сөйләргә дәртләндерә (Мат. 19:26).

a Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган. Хәзер бастырылмый.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу