Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • yb17 26-29 б.
  • Филиалларның багышлануы

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Филиалларның багышлануы
  • 2017 Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы
  • Охшаш мәкаләләр
  • Филиалларны багышлау
    2016 Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы
  • Йәһвә барысын да булдыра ала
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2018 ел
  • Филиалда нинди эш башкарыла?
    Бүген Йәһвә ихтыярын кем үти?
  • Вәгазьләргә булыша торган төзү эше
    Ирекле иганәләрегез ничек кулланыла?
2017 Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы
yb17 26-29 б.
Җитәкче советтан Стивен Летт Кыргызстан филиалының багышлануында нотык сөйли

Кыргызстан

ҮТКӘН ЕЛНЫҢ ӘҺӘМИЯТЛЕ ВАКЫЙГАЛАРЫ

Филиалларның багышлануы

ҖИРЛЕ һәм чит илдәге ирекле хезмәтчеләр Кыргызстан башкаласында — Бишкекта урнашкан филиал биналарын киңәйтү эшендә армый-талмый ел ярым катнашкан. Биналар 2015 елның 24 октябрендә, төзелеш тәмамланганнан соң бер ай үткәч багышланган булган. 3 000 нән артык кеше программаны 18 Патшалык Залында һәм башка биналарда зур теләк белән тыңлап утырган. Җитәкче советның әгъзасы Стивен Летт «Йәһвәгә бөтен йөрәк белән хезмәт ит» дип аталган дәртләндергеч нотык сөйләгән. Киләсе көнне иманны ныгытучы программаны вәгазьчеләрнең күбесе тыңлый алган.

Кыргызстан филиалы

Кыргызстан филиалы

2016 елны, 14 май көнне 6 435 кеше Әрмәнстан филиалын багышлау программасын тыңлаган. Ул филиал 18 катлы бинаның алты этажында урнашкан. Анда шулай ук Конгресслар Залы һәм Патшалык вәгазьчеләре мәктәбе багышланды. Программа вакытында яңгыраган нотыкларда Әрмәнстандагы беренче Йәһвә хезмәтчеләренең көннәре искә алынган. Аларның хезмәтләре XX гасыр башында башлана. Аны Кушма Штатларда яшәгән Әрмәнстан иммигрантлары башлаган һәм 1970 елларда Әрмәнстанга кадәр барып җиткән. Ул вакытта Әрмәнстан Советлар Союзының бер өлеше булган. Оешмабыз Әрмәнстанда күптән түгел генә рәсми рәвештә теркәлде һәм филиал барлыкка килде. Вәгазь эшенә башлангыч биргән кардәшләр андый теократик вакыйгаларны күрә алачак дип уйламагандыр да. Матур биналарны Йәһвәгә багышларга дип Җитәкче совет әгъзасы Дэйвид Сплейн килгән булган. Бар тыңлаучылар аның белән бер тавыштан шул биналарны Йәһвәгә багышларга ризалашкан.

Җитәкче советтан Дэйвид Сплейн Әрмәнстан филиалының багышлануында нотык сөйли; ял көннәрне үтз торган очрашуга җыелган дуслар; әрмән биюе

Әрмәнстан

Өстә: Әрмәнстан филиалы багышлау программасы

Уртада: ял көннәрне яңгыраган махсус әзерләнгән программаны утырып тыңлаучы кардәшләр

Аста: кич белән әрмән биюе

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу