Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • yb16 28-29 б.
  • Филиалларны багышлау

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Филиалларны багышлау
  • 2016 Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы
  • Охшаш мәкаләләр
  • Филиалда нинди эш башкарыла?
    Бүген Йәһвә ихтыярын кем үти?
  • Филиалларның багышлануы
    2017 Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы
  • Вәгазьләргә булыша торган төзү эше
    Ирекле иганәләрегез ничек кулланыла?
  • Элек җинаятьчеләр башлыгы, ә бүген хөрмәтле гражданин
    2016 Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы
2016 Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы
yb16 28-29 б.
Кардәшләр филиалны багышлау программасында утыра

ҮТКӘН ЕЛНЫҢ ӘҺӘМИЯТЛЕ ВАКЫЙГАЛАРЫ

Филиалларны багышлау

«ЙӨРӘГЕМ шатлык белән тулды»,— дип әйтте Мадагаскар филиалын багышлау программасына килгән бер апа-кардәш. Бу махсус очрашу 2015 елның 24 гыйнварында, шимбә көнне үтте. Бу апа-кардәш һәм башка 583 делегат, 19 бүлмәле яңа бинаны, шулай ук зурайтылган ашханә белән яңартылган кухняны күреп, бик шатланды. Филиалда Хезмәт бүлеге, Бухгалтерия һәм Филиалның төзү-проектлаштыру бүлеге өчен яңа офислар ачылды. Өстәвенә, аудио- видеостудия оештырылды, һәм ишарә теленә тәрҗемәчеләр өчен яңа студия төзелде. Моннан тыш, басмаларны Брайль шрифтына күчерү бүлеге барлыкка килде. Программа вакытында делегатлар Мадагаскарда вәгазь эшенең тарихы турында нотыкны тыңлаганнан соң, Җитәкче советның әгъзасы Марк Сандерсон багышлау нотыгын сөйләде.

Мадагаскар филиалының яңа бинасы

Мадагаскар филиалының яңа 19 бүлмәле бинасы

2015 елның 14 февралендә Индонезиядә яңа филиалның биналары багышланган булды. Моңа хәтле Джакартаны су баскан, ләкин багышлау көненә су китте, шуңа күрә Йәһвә халкы җиңел генә сулап куйды. Хәзер филиал 42 катлы йортның бер катында, шулай ук якында гына торган бинаның 12 катында урнаша. Бәйтелнең кайбер бүлекләре кечерәк күрше биналарда да урнаша. Багышлау нотыгын Җитәкче советның әгъзасы Энтони Моррис сөйләде. Ә киләсе көнне ул футбол стадионында «Игелек кылып, чыдам булыгыз» дигән нотык белән чыгыш ясады. Аны 15 257 кеше тыңлады. Программа 41 урынга интернет аша тапшырылды, һәм аны 11 189 кеше тыңлый алды. Индонезия тарихында Йәһвә хезмәтчеләренең әле шулкадәр күп җыелганы булмаган. Бу илдә хезмәт иткән иң беренче миссионерларның берсе Роналд Джака болай диде: «Мин 1951 елда Индонезиягә килгәндә, монда нибары 26 вәгазьче хезмәт итте. Бүген исә бу махсус программаны 26 000 нән артык вәгазьче тыңлый. Йәһвә Индонезиядәге үз халкын чыннан да фатихалады!»

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу