ИНДОНЕЗИЯ
Элек җинаятьчеләр башлыгы, ә бүген хөрмәтле гражданин
Хисар Сомин
ТУУ ЕЛЫ: 1911
СУГА ЧУМДЫРЫЛУ ЕЛЫ: 1952
КЫСКА МӘГЪЛҮМАТ: элек җинаятьчелек дөньясында бер банданың башлыгы булган. Соңрак Филиал комитетының әгъзасы булып хезмәт иткән.
БЕР очракта Сомин кардәшне баш прокурорның офисына разведка башлыгы чакырган.
«Сез индонезияле булганга, минем белән намуслы булыгызчы. Әйтегез миңа: Йәһвә Шаһитләре Индонезиядә чынында нәрсә эшли?» — дип сораган чиновник.
«Тормышым турында сөйләп бирергә рөхсәт итегезче,— дип әйткән Сомин кардәш.— Элек мин җинаятьчеләр башы идем, ләкин хәзер мин кешеләрне Изге Язмаларда язылганнарга өйрәтәм. Йәһвә Шаһитләре Индонезиядә нәкъ шул эшне башкара. Алар минем кебек начар булган кешеләрне яхшы граждан булырга өйрәтә!»
Разведканың директоры соңрак мондый сүзләр әйткән: «Йәһвә Шаһитләреннән нык зарланалар. Ләкин мин бу диннең яхшы икәнен беләм, чөнки бу дин гражданин Соминга үзгәрергә булышты».