Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • wp19 № 2 8-9 б.
  • Ир я хатын тугрылыксыз булганда

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Ир я хатын тугрылыксыз булганда
  • Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2019 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ФАЙДАЛЫ ШИГЫРЬЛӘР
  • Авыр чакларда юаныч алу
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2016 ел
  • Изге Язмалар тормышны үзгәртә
    Күзәтү манарасы 2011 ел
  • 3 Авырлыкларны кичерергә ярдәм итә
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2018 ел
  • Гаиләдәге авырлыклар борчу тудыра
    Күзәтү манарасы 2015 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2019 ел
wp19 № 2 8-9 б.
Бер хатын дога кылып утыра

Ир я хатын тугрылыксыз булганда

«Ирем мине ташлап, яшьрәк хатынга китәчәге турында әйткәч, минем үләсе килде. Бөтен нәрсә шулкадәр гаделсез булып тоелды, аеруча аның хакка барган корбаннарымны искә төшергәч» (Мария, Испания).

«Хатыным мине кинәт калдырып киткәч, минем бер өлешем үлгәндәй булды. Безнең хыялларыбыз, өметләребез һәм планнарыбыз челпәрәмә килде. Кайбер көннәрне мин үземне тынычлангандай хис иттем, әмма аннан соң мин үземне яңадан тирән өметсезлек упкынында тоя идем» (Билл, Испания).

ИРНЕҢ я хатынның хыянәте зур кайгы китерә. Әлбәттә, кайбер ирләр я хатыннар тәүбә иткән тормыш иптәшләрен кичереп, никахта яңадан яхшы мөнәсәбәтләр булдыра алаa. Ләкин никах сакланырмы, юкмы, тормыш иптәшләренең хыянәтен баштан кичергән ирләр я хатыннар, гадәттә, көчле газаплар кичерә. Андый кешеләргә авыр хис-тойгыларын кичереп чыгарга нәрсә ярдәм итә ала?

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ФАЙДАЛЫ ШИГЫРЬЛӘР

Күңел газапларына карамастан, күп кенә гаепсез ирләр һәм хатыннар Изге Язмаларда юаныч таба. Анда Аллаһы аларның күз яшьләрен күрә һәм кайгыларын уртаклаша дип әйтелә (Малахи 2:13—16).

«Борчулар мине биләп алганда, син миңа юаныч һәм тынычлык бирдең» (Зәбур 94:19).

«Бу шигырьне укыганда, мин Йәһвәнең, кызганучан әти кебек, авыртуымны назлы гына тынычландырганын күз алдыма китердем»,— дип исенә төшерә Билл.

«Тугры кешегә карата син тугры эш итәсең» (Зәбур 18:25).

«Минем ирем тугры булмады»,— дип әйтә Кармен; аның ире айлар буе аңа тугрылыксыз булган. Ул өсти: «Ләкин мин Йәһвәнең тугрылыгына таяна алдым. Ул беркайчан да өметемне өзмәде».

«Һичнәрсә турында борчылмагыз, әмма теләсә нинди хәлдә... дога кылыгыз һәм ялварыгыз, Аллаһыга үз үтенечләрегезне җиткерегез, һәм һәркайсы акылдан өстенрәк торучы Аллаһы тынычлыгы йөрәгегезне... саклаячак» (Филипиялеләргә 4:6, 7).

«Мин бу өзекне кат-кат укый идем,— дип әйтә Саша.— Мин күп догалар кылдым һәм Аллаһы тормышымда тынычлык бирде».

Сүзләре өстә китерелгән бар кешеләрнең кайвакыт бирешергә теләкләре булган. Ләкин алар Йәһвә Аллаһыга таянган һәм аның Сүзеннән көч тапкан. Билл моны болай дип аңлата: «Бар нәрсә җимерелгән кебек тоелганда, иманым тормышымны мәгънәле итте. Мин берникадәр вакыт „дөм караңгылык каплаган үзәнлектән“ барган булсам да, Аллаһы минем белән булды» (Зәбур 23:4).

a Хыянәтне кичерү-кичермәү турындагы мәгълүматны, «Уяныгыз!» (рус) 1999 ел, 22 апрель журналының кереш мәкаләләрендә карагыз.

Файдалы киңәшләр

Юата торган шигырьләр турында уйланыгыз.

«Мин Әюп китабын һәм аннан соң Зәбур китабын укыдым,— дип әйтә Билл,— һәм минем шартларыма туры килгән һәр өзекне билгеләп бардым. Бу китапларда искә алынган кешеләрнең мин тойган авырту һәм борчылуларга охшаш кичерешләре булган».

Музыкада юаныч табыгыз.

«Төнлә йоклый алмаганда, мин музыка тыңладым,— дип исенә төшерә Кармен.— Бу минем өчен зур юаныч чыганагы булды». Дэниел болай ди: «Мин гитара уйнарга өйрәндем, һәм музыка миңа үземне тыныч хис итәргә булышты».

Хис-тойгыларыгыз турында сөйләгез.

«Хис-тойгыларым турында сөйләргә минем гадәтем булмаса да,— дип әйтә Дэниел,— мин һәр көн берничә яхшы дустым белән сөйләштем. Мин аларга хатлар язып һәм алар белән сөйләшеп, алар белән үз тойгыларымны уртаклаштым. Бу чын-чынлап булышты». Саша болай ди: «Гаиләм миңа бик булышты. Әнием һәрчак минем өчен вакыт таба иде. Сөйләшәсем килгәндә, ул мине тыңлады. Әтием белән дә мин үземне имин хис иттем, һәм ул миңа үз җаем белән аякка басарга ярдәм итте».

Бертуктаусыз дога кылыгыз.

«Мин һәрвакыт дога кылдым,— дип әйтә Кармен.— Мин Аллаһының янымда икәнен, мине тыңлап, миңа булышканын сиздем. Бу авыр вакытта мин Аллаһыга тагы да якынлаштым».

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу