БРОШЮРА ТЕМАСЫ: | БОРЧЫЛУ. АНЫ ҖИҢҮ ЮЛЛАРЫ
Гаиләдәге авырлыклар борчу тудыра
«Әтием вафат булганнан соң озак та үтмәстән, ирем миңа башка бер хатын белән йөргәне турында әйтте,— дип сөйли Джанет.— Шуннан соң ул саубуллашмыйча-нитмичә киемнәрен җыйды да китте, ә мин ике бала белән бер ялгызым калдым». Джанет эшкә керсә дә, ипотеканы түли алмаган. Шулай да авырлык акчада гына булмаган. «Җилкәмә күп вазифалар авыр йөк булып ятты, аны берүземә тартырга туры килде,— дип исенә төшерә ул.— Үземне башка ата-аналар белән чагыштырып, булдыксызлыгымны сизә идем. Мин һаман да кешеләр миңа һәм балаларыма карап нәрсә әйтер дип борчылам. Алар мине гаиләмне сакламауда гаепләмиләрме?»
Джанет
Дога кылу Джанетны тынычландыра һәм Аллаһыга якынлаштыра. «Төнлә миңа аеруча авыр: бөтен җирдә тынлык, ә башымда тик борчулы уйлар. Дога кылсам һәм Изге Язмаларны укысам, йоклап китү җиңелрәк. Минем яраткан шигырем — Филипиялеләргә 4:6, 7. Анда: „Һичнәрсә турында борчылмагыз, әмма теләсә нинди хәлдә рәхмәт укып, дога кылыгыз һәм ялварыгыз, Аллаһыга үз үтенечләрегезне җиткерегез, һәм һәркайсы акылдан өстенрәк торучы Аллаһы тынычлыгы йөрәгегезне һәм аңыгызны Мәсих Гайсә аша саклаячак“,— дип язылган. Төннәр буе мин дога кылдым, ә дога кылган саен Йәһвәнең юатуын һәм тынычландыруын сиздем».
Нәрсә турында гына борчылсак та, безне Гайсә пәйгамбәрнең Таудагы вәгазендә дога кылу турында әйткән сүзләре юатырга мөмкин: «Күктәге Атагыз, сезгә нәрсә кирәк икәнен сез аңардан әле сораганчы белә» (Маттай 6:8). Белсә дә, дога кылып сорарга кирәк. Дога кылу — «Аллаһыга якынлашыр» өчен иң яхшы юл. Нәтиҗәдә, «ул да сезгә якынлашыр» (Ягъкуб 4:8).
Әйе, дога кылу тынычландыра. Әмма дога кылу башка бер сәбәптән дә мөһим. Йәһвәгә — «Догаларны Тыңлаучыга» — иман белән дога кылсак, ул безгә булышыр (Зәбур 65:2, ЯД). Менә ни өчен Гайсә үз шәкертләренә «һәрвакыт дога кылырга һәм бирешмәскә» кушкан (Лүк 18:1). Безгә Аллаһыга ярдәм белән җитәкчелек сорап һәм аның булышачагына иман күрсәтеп дога кылырга кирәк. Беркайчан да шикләнмик, Аллаһы безгә булышырга тели һәм бу аның кулыннан килә. «Өзлексез дога» кылуыбыз чын күңелдән иман итүебезне ачыклый (1 Тисалуникәлеләргә 5:17).
НӘРСӘ УЛ ИМАН?
Нәрсә ул иман? Аллаһыны яхшырак белгән саен, иманыбыз үсә (Яхъя 17:3). Ә Аллаһыны ничек белергә? Изге Язмаларны укып, без аның фикер йөртүен үзләштерәбез. Изге Язмалардан без, мәсәлән, Йәһвәнең һәрбер кешене күзәткәнен һәм булышырга теләгәнен белдек. Шулай да иманыбыз үссен өчен Аллаһы турында белем алу гына аз, аңа якынлашырга да кирәк. Кешеләр бер мизгелдә дуслашып китмәгән кебек, Йәһвә белән дә бер мизгелдә дуслашып китү мөмкин түгел. Аллаһы Тәгалә турында белем алган, «ул хуплаганны эшләгән» һәм аның ярдәмен сизгән саен иманыбыз арта (2 Көринтлеләргә 10:15; Яхъя 8:29). Нәкъ шундый иман ярдәмендә Джанет борчылу хисләрен тыя алган.
«Йәһвәнең ярдәмен адым саен сизеп иманым ныгыды,— ди Джанет.— Без күп тапкыр гаделсезлек кичердек. Кайвакыт моны кичереп чыга алмабыз кебек тоела иде. Күп дога кылганнан соң, Йәһвә мин таба алмаслык котылу юлын һәрвакыт күрсәтте. Аллаһыга рәхмәтләр әйткән саен, аның минем хакка кылган күп эшләрен исемә төшерәм. Ул безгә иң кирәкле вакытта ярдәм кулын сузаa. Аның ярдәме белән мин мәсихчеләр арасыннан чын дуслар таптым. Алар һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер һәм балаларыма яхшы үрнәк күрсәтә.
Мин Йәһвәнең ни өчен Малахи 2:16 да: „Аерылышуны нәфрәт итәм“,— дип әйткәнен беләм. Аерылышу гаепсез тормыш иптәше өчен — иң зур хыянәт. Ирем мине ташлап киткәннән соң инде күп еллар узды, ә минем күңелемне һаман да вакыт-вакыт бушлык биләп ала. Андый чакларда мин башкаларга булышырга тырышам, һәм бу минем үзем өчен зур ярдәм булып тора». «Башкалардан читләшмәгез» дигән Изге Язмалардагы принципны кулланып, Джанетның борчылуы басыла төшәb (Гыйбрәтле сүзләр 18:1).
Аллаһы — «ятимнәрнең атасы һәм тол хатыннарны» яклаучы (Зәбур 67:6).
«Мине Аллаһының „ятимнәрнең атасы һәм тол хатыннарны“ яклаучы булуы аеруча юата. Ул иремнән аермалы буларак мине беркайчан да ташламаячак» (Зәбур 67:6). Джанет белә: Аллаһы «беркемне явызлык кылырга этәрми». Ул борчылу хисебез басылсын өчен «һәркемгә мул итеп» зирәклек һәм «кеше көченнән өстенрәк кодрәт» бирә (Ягъкуб 1:5, 13; 2 Көринтлеләргә 4:7).
Әмма тормышыбыз куркыныч астында булганга борчылсак нишләргә?
a 1 Көринтлеләргә 10:13; Еврейләргә 4:16 укыгыз.
b Борчылуны басар өчен башка гамәли киңәшләрне табар өчен, 2015 елгы «Сез тормышыгызны контрольдә тота аласызмы?» дигән брошюраның (рус) кереш мәкаләләрен карагыз.