Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • wp19 № 3 12-13 б.
  • Яхшырак тормышка ничек ирешергә?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Яхшырак тормышка ничек ирешергә?
  • Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2019 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • АЛЛАҺЫНЫҢ ТОРМЫШЫБЫЗНЫ ҮЗГӘРТЕРГӘ ВӘГЪДӘЛӘРЕ
  • ГАЙСӘ ТЫҢЛАУЧАН КЕШЕЛӘР ӨЧЕН НӘРСӘ ЭШЛӘЯЧӘГЕН КҮРСӘТКӘН
  • ТОРМЫШКА АЛЫП БАРУЧЫ ЮЛНЫ ТАБУ
  • БУ ЮЛДА БЕРЕНЧЕ АДЫМ ЯСАГЫЗ
  • Хак динне ничек билгеләргә?
    Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?
  • Аллаһы нәрсә эшләячәк?
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2019 ел
  • «Аны тыңлагыз»
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2021 ел
  • Аллаһы хуплаган дин
    Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2019 ел
wp19 № 3 12-13 б.
Галим Изге Язмаларны укый

Яхшырак тормышка ничек ирешергә?

БҮГЕНГЕ тормыш Аллаһы ниятләгәннән бик нык аерылып тора. Җир йөзендә Аллаһының хакимлеге яклы, аның җитәкчелеге буенча яшәүче һәм сыйфатларын чагылдыручы кешеләр яшәргә тиеш булган. Бөтен кешеләр, гаиләләр корып, яңа белемнәр ачып, җирне оҗмахка әйләндереп, бергәләп бәхетле яшәргә тиеш булган.

АЛЛАҺЫНЫҢ ТОРМЫШЫБЫЗНЫ ҮЗГӘРТЕРГӘ ВӘГЪДӘЛӘРЕ

  • «Ул бөтен җирдә сугышларны туктата» (Зәбур 46:9).

  • «Җирне һәлак итүчеләрне һәлак итү вакыты җитте» (Ачылыш 11:18).

  • «Яшәүчеләрнең берсе дә: „Мин авырыйм“,— дип әйтмәс» (Ишагыя 33:24).

  • «Сайланганнарым үзләре ясаган нәрсәләрнең рәхәтен күрер» (Ишагыя 65:22).

Бу пәйгамбәрлекләр ничек үтәләчәк? Аллаһы үз Улы Гайсәне җир белән идарә итәр өчен күктәге камил хөкүмәтнең Патшасы итеп билгеләгән. Изге Язмаларда бу хөкүмәт Аллаһы Патшалыгы дип атала (Даниял 2:44). Ә Гайсә турында анда болай диелә: «Аллаһы аңа... тәхет бирер. Ул... Патша булып идарә итәр» (Лүк 1:32, 33).

Җирдә булганда, Гайсә күп могҗизалар кылган. Бу аның тормышыбызны яхшыртыр өчен Патша буларак нәрсә эшләячәген күрсәтә.

ГАЙСӘ ТЫҢЛАУЧАН КЕШЕЛӘР ӨЧЕН НӘРСӘ ЭШЛӘЯЧӘГЕН КҮРСӘТКӘН

  • Кешеләрне һәртөрле авырудан савыктырып, ул чирләрне бетерәчәген күрсәткән (Маттай 9:35).

  • Диңгезне тынычландырып, ул табигать көчләрен контрольдә тота алганын һәм кешеләрне яклаячагын күрсәткән (Марк 4:36—39).

  • Меңләгән кешеләрне ашатып, ул кешеләрнең тормыш өчен бар кирәклесе булачак икәнен күрсәткән (Марк 6:41—44).

  • Бер туй мәҗлесендә суны шәрабка әйләндереп, ул кешеләргә шатланып яшәргә ярдәм итәчәген дәлилләгән (Яхъя 2:7—11).

Ничек сез Аллаһы ниятләгән тормышка ирешә аласыз? Изге Язмалар «тормышка алып баручы... юлны» эзләп табарга чакыра. Бу «юлны» ничек табарга? (Маттай 7:14)

ТОРМЫШКА АЛЫП БАРУЧЫ ЮЛНЫ ТАБУ

Тормышка алып баручы юл нәрсә ул? Бу юл Аллаһы биргән бар күрсәтмәләрне аңлата. Ул болай ди: «Мин, Йәһвә, синең Аллаһың, мин — сине үзеңнең файдаңа өйрәтүче, син барырга тиешле юлдан алып баручы Аллаһы» (Ишагыя 48:17). Бу юлга басып, сез иң яхшы тормыш юлын сайлыйсыз.

Гайсә болай дип әйткән: «Мин — юл, хакыйкать һәм тормыш» (Яхъя 14:6). Бу сүзләр шуны күрсәтә: Гайсә өйрәткәннәре буенча яшәп һәм аның үрнәгенә ияреп, без Аллаһыга якынлаша алырбыз һәм тормышыбыз яхшырыр.

Тормышка алып баручы юлны ничек табып була? Диннәр бик күп, ләкин Гайсә болай дип кисәткән: «Күкләр Патшалыгына миңа: „Хуҗам, Хуҗам“,— дип әйтүче һәркем түгел, ә күктәге Атамның ихтыярын үтәүче генә керәчәк» (Маттай 7:21). Ул шулай ук: «Аларны җимешләренә карап танырсыз»,— дип әйткән (Маттай 7:16). Изге Язмалар хак динне билгеләргә ярдәм итә (Яхъя 17:17).

Тормышка алып баручы юлга ничек басарга? Тормыш Бирүче турында белем алыгыз: кем ул? Аның исеме ничек? Аның сыйфатлары һәм эшләре нинди? Ул бездән нәрсә көтә?a

Аллаһы кешеләр өчен тик эшләү, ашау, күңел ачу һәм гаилә корудан гына торган тормышны теләмәгән. Без Барлыкка Китерүчебез белән танышып, аның дусты булып китә алабыз. Аның ихтыярын үтәп, без аңа карата яратуыбызны күрсәтә алабыз. Гайсә болай дип әйткән: «Мәңгелек тормышка ия булыр өчен, синең турында — бердәнбер хак Аллаһы турында... белем алырга кирәк» (Яхъя 17:3).

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ЯРДӘМЕНДӘ АЛЛАҺЫ СЕЗНЕ ҮЗ ФАЙДАГЫЗГА ӨЙРӘТӘ (ИШАГЫЯ 48:17)

БУ ЮЛДА БЕРЕНЧЕ АДЫМ ЯСАГЫЗ

Аллаһы бездән нәрсә көткәнен белгәч, безгә кайбер үзгәрешләр ясарга кирәк булыр. Башта бу авыррак булып күренергә мөмкин. Әмма тормышка алып баручы юлда беренче адым ясагач, сез тормышыгызның яхшырганын күрерсез. Аллаһы турында төп сорауларга җавап табарга сезгә Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмалар өйрәнүе ярдәм итәр. Бу өйрәнү сезгә уңайлы вакытта һәм урында үткәрелер. www.jw.org сайты аша сез безнең белән элемтәгә керә аласыз.

a «Күзәтү манарасы» 2019 ел, № 1 карагыз.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу