Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w19 июль 25-29 б.
  • Йәһвә миңа чиксез күп фатихалар бирде

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Йәһвә миңа чиксез күп фатихалар бирде
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2019 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ОЯЛЧАН ҺӘМ КЫЮСЫЗ БУЛУЫМНЫ ҖИҢӘМ
  • ГИЛАДТА АЛГАН КАДЕРЛЕ БЕЛЕМНӘР
  • МИССИОНЕР ХЕЗМӘТЕ КҮП НӘРСӘГӘ ӨЙРӘТӘ
  • КЕНИЯДӘ ХЕЗМӘТ ИТӘБЕЗ
  • ЭФИОПИЯДӘГЕ УҢЫШЛАР
  • ЙӘҺВӘ ҮСЕШ БИРДЕ
  • Тормышым көтелмәгән билгеләнүләргә һәм файдалы сабакларга бай булды
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2023 ел
  • Аллаһы кодрәте ярдәмендә без чигенмибез
    Йәһвә Шаһитләренең тәрҗемәи хәлләре
  • Без гомер буе Бөек Нәсыйхәтчебездән өйрәнәбез
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2019 ел
w19 июль 25-29 б.
Манфред белән Гейл Тонакның туй көне

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ

Йәһвә миңа чиксез күп фатихалар бирде

Манфред Тонак сөйләде

«ПИОНЕР булу — яхшы максат ул. Әмма пионер тормышы күңелсез нәрсә түгел микән?» — дип шикләнә идем мин. Германиядә яшәп, мин кызыклы эш белән шөгыльләнә идем. Компаниябез Африканың төрле төбәкләренә, мәсәлән Дар-эс-Салам, Элизабетвиль һәм Асмэра шәһәрләренә, ризык җибәрә иде. Мин киләчәктә бу җирләрдә һәм Африканың башка урыннарында тулы вакытлы хезмәттә катнашырмын дип хәтта күз алдыма да китерә алмый идем!

Ахыр чиктә мин, үз шикләремне җиңеп, пионер хезмәтен башладым һәм шулай итеп гаҗәеп фатихалар китерүче юлга бастым (Эфес. 3:20). Сезгә үз тормышым турында сөйлисем килә.

Мин Берлинда 1939 елда, Икенче бөтендөнья сугышы башланганнан соң берничә ай үткәч тудым. Сугыш ахырында Берлинга хәрби самолетлар һөҗүм итә башлады һәм шәһәр өстенә бомбалар яудыра иде. Андый һөҗүмнәрнең берсендә бомбалар без яшәгән урамга эләкте. Без гаиләбез белән бомбоубежищега качтык. Соңрак без әниемнең туган шәһәренә — Эрфурт шәһәренә күчендек, чөнки анда тынычрак иде.

Манфред Тонак үзенең әти-әнисе һәм сеңелесе белән (Германия, якынча 1950 ел)

Әти-әнием һәм сеңелем белән (Германия, 1950 ел)

Әнием хакыйкатьне эзли иде. Ул төрле фәлсәфәчеләрнең хезмәтләрен укыды һәм төрле диннәрне тикшереп чыкты, әмма бу аның рухи сусавын басмады. Якынча 1948 елда йортыбызга ике Йәһвә Шаһите килде. Әнием аларны өйгә чакырды һәм бер-бер артлы сораулар бирә башлады. Бер сәгать тә үтмәде, ул миңа һәм сеңелемә: «Мин хакыйкать таптым!» — дип әйтте. Озакламый әнием, сеңелем һәм мин җыелыш очрашуларына йөри башладык.

1950 елда без Берлинга кайттык. Анда без «Берлин, Кройцберг» җыелышына йөри башладык. Берлинның башка районына күченгәч, без «Берлин, Темпельхоф» җыелышына кушылдык. Вакыт узу белән әнием суга чумдырылды, әмма мин бу адымны ясарга ашыкмадым.

ОЯЛЧАН ҺӘМ КЫЮСЫЗ БУЛУЫМНЫ ҖИҢӘМ

Мин бик оялчан идем, бу миңа рухи яктан үсәргә комачаулый иде. Ике ел буе вәгазьгә йөрсәм дә, мин хезмәттә кешеләр белән сөйләшми идем. Ләкин вакыт узу белән хәл үзгәрде. Мин Йәһвәгә үз тугрылыкларын раслаган кардәшләр белән таныштым. Кайберләре концлагерьлар яисә Көнчыгыш Германия төрмәләрен үткән. Башкалары, Көнчыгыш Германиядә басмалар булсын өчен, үз тормышларын куркыныч астына куйган. Аларның үрнәге мине таң калдырды. Алар Йәһвә һәм кардәшләр өчен үз тормышларын куркыныч астына куярга курыкмаган икән, димәк, мин бигрәк тә оялчанлыгымны җиңәргә тиешмен дигән нәтиҗәгә килдем.

1955 елда үткән бер айлык махсус кампания миңа кыюлык өстәде. «Информатор»даa Нейтан Норрның хаты бастырылган иде. Анда шул кампания оешмабыз оештырган кампанияләрнең иң зурысы булачак дип әйтелгән иде. Норр кардәш, бар вәгазьчеләр дә катнашса, «яхшы хәбәрне таратуда бу иң гаҗәеп ай булыр» дип әйтте! Ул хак иде. Тиздән мин Йәһвәгә багышландым һәм 1956 елда әтием һәм сеңелем белән бергә суга чумдырылу үттем. Күп тә үтмәстән миңа башка мөһим сайлау ясарга кирәк булды.

Пионер хезмәте — иң яхшы максат икәнен белсәм дә, мин күп еллар буе бу хезмәткә керешүне суза идем. Беренче чиратта, мин Берлинда урнашкан импорт-экспорт белән шөгыльләнгән компаниядә стажировка үтәргә булдым. Бу эштә тәҗрибә җыяр өчен, мин бу профессия буенча эшкә урнашырга карар иттем. Бу максат белән мин 1961 елда Гамбургка күчендем. Шул шәһәрдә Германиянең иң зур порты бар иде. Бу эш миңа бик ошаганга, мин пионер хезмәтен соңрак башларга булдым.

Миңа приоритетларымны дөрес куярга ярдәм итәр өчен, Йәһвә төрле кардәшләрне кулланды. Мин аңа моның өчен бик рәхмәтлемен. Мәсәлән, кайбер дусларым пионер хезмәтен башлады һәм шулай итеп миңа яхшы үрнәк булды. Өстәвенә, концлагерьда утырып чыккан Эрих Мундт кардәш мине Йәһвәгә таянырга дәртләндерде. Аның сүзләре буенча, концлагерьда үз-үзләренә таянган абый-кардәшләр соңрак рухи яктан хәлсезләнгән. Ә Йәһвәгә тулысынча таянганнар иманда нык булып калган һәм җыелыш терәкләре булып киткән.

Манфред Тонак (1963 ел)

Пионер хезмәтен башлыйм (1963 ел)

Мартин Пётцингер кардәшне дә хәтерлим (соңрак ул Җитәкче советның әгъзасы булып хезмәт итте). Бу кардәш башкаларны: «Батырлык — иң кадерле нәрсә!» — диеп ныгыта иде. Бу сүзләр турында уйланып, мин 1963 елның июнендә, эшемне калдырып, пионер хезмәтен башладым. Бу тормышымда иң акыллы карар булды! Мин яңа эшне эзли башларга да өлгермәдем, ике айдан соң мине махсус пионер итеп билгеләделәр. Берничә елдан соң Йәһвә мине һич көтмәгән юл белән фатихалады: мин Гилад мәктәбенең 44 нче сыйныфына чакыру алдым.

ГИЛАДТА АЛГАН КАДЕРЛЕ БЕЛЕМНӘР

«Билгеләнүләрегездә бирешергә ашыкмагыз» — бу фикер йөрәгемдә тирән уелып калды. Аеруча Нейтан Норр һәм Лайман Суингл безне, авырлыкларга карамастан, билгеләнгән территориябездә калырга дәртләндерә иде. Норр кардәш болай дип сорады: «Сез игътибарыгызны нәрсәгә тупларсыз? Пычракка, бөҗәкләргә, ярлылыккамы? Яисә агачларга, чәчәкләргә һәм кешеләрнең бәхетле йөзләренәме? Кешеләрне яратырга өйрәнегез!» Бер тапкыр Суингл кардәш, кайберәүләрнең үз билгеләнүләрен тиз калдырганнары турында сөйләгәндә, күз яшьләрен тыя алмады. Аңа хәтта лекция сөйләвен туктатып торырга туры килде. Бу миңа нык тәэсир итте, һәм мин Мәсих белән аның тугры кардәшләрен беркайчан да күңелсезләндермәскә карар иттем (Мат. 25:40).

Манфред Тонак, Клод һәм Генрих (Лубумбаши, 1967 ел)

Мин, Клод һәм Генрих (Лубумбаши, 1967 ел)

Нинди илгә баруыбыз билгеле булгач, өч бәйтелче абый-кардәш кая китәчәгебез турында сораштырды. Алар төрле илләрне мактап искә алды, ләкин, мин Конго Демократик Республикасына барачагым турында әйткәч, алар: «Ә, Конго! Йәһвә Ярдәмчең булсын!» — дип кенә әйтеп куйды. Ул вакытта яңалыкларда бу илдә сугыш-үтереш бара дигән хәбәрне ишетеп була иде. Әмма мин Гиладта нәрсәгә өйрәнгәнемне истә тоттым. 1967 елның сентябрь аенда чыгарылыш көне үтте. Күп тә үтмәстән без Генрих Денбостел һәм Клод Линдсе белән Конгоның башкаласы Киншасага киттек.

МИССИОНЕР ХЕЗМӘТЕ КҮП НӘРСӘГӘ ӨЙРӘТӘ

Киншасага килгәч, без өч ай француз телен өйрәндек. Аннан соң без Лубумбаши шәһәренә очтык (элеккеге Элизабетвиль). Бу шәһәр Конгоның көньягында, Замбия чигенә якын урнашкан иде. Без бу шәһәрнең үзәгендәге миссионерлар йортында яши башладык.

Лубумбаши территориясенә вәгазьчеләр аягы басмаган иде әле диярлек, шуңа күрә без анда беренчеләрдән булып вәгазьләдек. Озакламый шулкадәр күп өйрәнүләр табылды ки, без хәтта аларны үткәрергә өлгерми идек. Без шулай ук чиновникларга һәм полиция хезмәткәрләренә вәгазьләдек. Күпләр Аллаһы Сүзенә һәм вәгазь эшенә хөрмәт белән карады. Гадәттә, кешеләр суахили телендә сөйләшә иде, шуңа күрә без Клод Линдсе белән бу телне дә өйрәнергә булдык. Берникадәр вакыттан соң безне суахили телендәге җыелышка билгеләделәр.

Хезмәтебездә күп гаҗәеп очраклар булды. Әмма без авырлыкларга да очрадык. Мәсәлән, кайвакыт безгә исерек солдатлар авырлыклар тудыргалады яисә кайбер полиция хезмәткәрләре безне нахакка гаепләде. Бер очракта миссионер йортында үткән җыелыш очрашуына коралланган полиция бәреп керде һәм мине башка абый-кардәшләр белән бергә участокка алып китте. Алар безне, кичке уннарда азат иткәнгә кадәр, җирдә утырырга мәҗбүр итте.

1969 елда мин өлкә күзәтчесе итеп хезмәт итә башладым. Бу хезмәттә төрле хәлләр булгалады. Мәсәлән, миңа еш кына пычрак сукмаклар буйлап, биек үлән арасында күп йөрергә туры килде. Бу Африка өчен гадәти хәл. Ә бер авылда мин йоклаган караватым астында үз чебиләре белән тавык утыра иде. Тавыкның кыткылдавына әле таң атканчы ук уянганымны һаман да хәтерлим. Кайвакыт без кардәшләр белән учак тирәли Изге Язмалар турында сөйләшеп утыра идек. Мин моның турында беркайчан да онытмам.

Иң зур авырлыкларның берсе — ялган кардәшләргә каршы тору иде. Алар «Китавала»b дип аталган хәрәкәтнең әгъзалары булган икән. Кайберләре җыелышка үтеп керде һәм хәтта өлкәннәр булып китте. Әмма бу «су асты ташлары» Йәһвәнең чын сарыкларын алдый алмады (Яһүд 12). Ахыр чиктә Йәһвә җыелышны сафландырды, һәм бу зур рухи үсешкә китерде.

1971 елда мине Киншасага филиалда хезмәт итәргә чакырдылар. Анда мин төрле йөкләмәләр үтәдем, мәсәлән корреспонденция һәм басмаларга заказлар карап чыга идем һәм хезмәт бүлегендә ярдәм итә идем. Бәйтелдә хезмәт итеп, мин инфраструктурасы начар булган зур илебездә вәгазь эшен оештырырга өйрәндем. Без җыелышларга хатларны самолет белән җибәрсәк тә, кайвакыт алар берничә айдан соң гына җыелышларга барып җитә иде, чөнки самолеттан соң почта җыелышларга көймәләрдә җиткерелә иде. Әмма, су гиацинтлары аркасында, бу көймәләр суда атналар буе йөзә иде. Бу һәм моңа охшаш авырлыкларга карамастан, эшебез тукталмый иде.

Мин кардәшләрнең аз бюджетка зур конгресслар оештырганнарына бик гаҗәпләнә идем. Сәхнә — термит ояларыннан, стеналар озын үләннән ясала иде. Делегатларга утырырга уңайлы булсын өчен, кардәшләр шул ук үләннән утыргычлар ясады. Бамбуктан алар төрле корылмалар корды, ә түбәләрне камыш белән каплады. Шулай ук алар, төшке аш вакытында кулланыр өчен, камыштан ковриклар ясады. Кадаклар булмаганлыктан, алар төрле конструкцияләрне агач кайрысы белән бәйләде. Шушы тапкыр кардәшләргә мин сокланып бетә алмый идем. Алар йөрәгемә якын булып китте. Яңа урынга күченгәч, мин аларны бик сагындым!

КЕНИЯДӘ ХЕЗМӘТ ИТӘБЕЗ

1974 елда мин Кениядә хезмәт итә башладым. Мине Найроби шәһәрендәге Бәйтелгә билгеләделәр. Кения филиалы күрше ун ил турында кайгыртканга, эшебез бик күп иде. Кайбер илләрдә эшчәнлегебез тыелган иде. Мин еш кына бу илләргә килеп китә идем, аеруча Эфиопиягә. Кардәшләр анда эзәрлекләнә һәм бик каты сынауларга очрый иде. Дошманнар алар белән кырыс мөгамәлә иттеләр, төрмәгә ташладылар, ә кайберләрен хәтта үтерделәр. Әмма кардәшләр тугры булып калды, чөнки аларның Йәһвә һәм бер-берсе белән мөнәсәбәтләре нык иде.

1980 елда тормышымның яңа сәхифәсе ачылды: мин Гейл Матесон исемле апа-кардәшкә өйләндем. Гейл Канадада туып үсте. Без аның белән Гилад мәктәбенең бер сыйныфында укыганда таныштык. Без хат алышканда, Гейл миссионер булып Боливиядә хезмәт итә иде. Танышканнан соң якынча 12 ел үткәч, без Нью-Йоркта очраштык, һәм озакламый Кениядә өйләнештек. Мин Гейлга бик рәхмәтлемен, чөнки ул бар нәрсәгә Йәһвә күзлегеннән карарга тырыша иде һәм һәрвакыт канәгать иде. Назлы хатыным бүгенгә кадәр минем кадерле ярдәмчем булып тора.

1986 елда мине кабат күчеп йөрүче күзәтче итеп билгеләделәр, шул ук вакыт мин филиал комитетында да хезмәт итә идем. Без Гейл белән Кения филиалы карамагында булган күп кенә илләргә килеп китә идек.

Манфред Тонак конгресста нотык сөйли (Асмэра, 1992 ел)

Конгресста нотык сөйлим (Асмэра, 1992 ел)

1992 елда Асмэрада (Эритрея) үткән өлкә конгрессын мин бик җылы хисләр белән искә төшерәм. Ул елларда анда эшчәнлегебез тыелмаган иде әле. Конгресс үткәрү өчен без иске бер сарай гына таба алдык. Ул тышкы яктан да, эчке яктан да әллә ни мактанырлык түгел иде. Әмма кардәшләр бу бинаны конгресска әзерләде. Күп кенә гаиләләр, бинаның ямьсез урыннарын каплар өчен, декоратив тукымалар китерде. Моның барысын күргәч, мин хәйран калдым. Бу урын Йәһвәгә гыйбадәт кылуга лаек булып китте! Конгрессны 1 279 делегат рәхәтләнеп тыңлады.

Хезмәтебез бик җиңел булды дип әйтмәс идем, чөнки яшәү урыннарыбыз бер-берсеннән бик аерылып торды. Безнең океан ярында урнашкан купшы виллада да, бәдрәфе 100 метр ераклыкта урнашкан вагончикта да яшәгәнебез булды. Моңа карамастан, ашкынучан пионерлар һәм вәгазьчеләр белән хезмәттәшлек итү йөрәгебездә җылы истәлекләр калдырды. Кадерле дусларыбыз белән саубуллашу һәрвакыт бик авыр иде.

ЭФИОПИЯДӘГЕ УҢЫШЛАР

1980 елларның азагында — 1990 елларның башында Кения филиалы күзәткән берничә илдә эшчәнлегебез рәсмиләштерелде. Нәтиҗәдә, бу илләрдә яңа филиаллар яисә офислар барлыкка килде. 1993 елда безне Эфиопиянең башкаласы Аддис-Абеба шәһәренә шундый бер офиста хезмәт итәргә җибәрделәр. Моңа кадәр эшчәнлегебез бу илдә дистәләгән еллар буе тыелган иде.

Манфред белән Гейл Тонак (Эфиопия, 1996 ел)

Өлкә күзәтчесе булып хезмәт итәм (Эфиопия, 1996 ел)

Йәһвә Эфиопиядә эшчәнлегебезне бик фатихалады. Күп кардәшләр пионер булып хезмәт итә башлады. 2012 елдан алып вәгазьчеләрнең 20 проценттан артыгы хезмәтнең бу төрендә катнаша. Теократик мәктәпләр дә үткәрелә башлады, һәм 120 дән артык Патшалык Залы төзелде. 2004 елда Бәйтел гаиләсе яңа комплекска күченде. Шул ук комплекска Конгресслар залы да керә.

Еллар дәвамында безнең Гейл белән Эфиопиядә күп яңа дуслар табылды. Аларның игелекле һәм кайгыртучан булулары безне җәлеп итә, без аларны бик яратабыз. Күптән түгел безнең сәламәтлек белән бәйле авырлыклар туды, шуңа күрә безне Үзәк Европа филиалына күчерделәр. Монда безнең турында яхшы кайгырталар. Әмма без барыбер Эфиопиядәге кардәшләрне сагынабыз.

ЙӘҺВӘ ҮСЕШ БИРДЕ

Без Йәһвәнең үз оешмасын фатихалаганын үз күзләребез белән күрдек (1 Көр. 3:6, 9). Мәсәлән, мин Конгода Руандадан килгән шахтерларга вәгазьли башлаганда, Руандада отчетлар җибәрүче вәгазьчеләр юк иде әле. Ә хәзер анда 30 000 нән артык кардәш бар. 1967 елда Конгода якынча 6 000 вәгазьче хезмәт итә иде. Ә хәзер анда якынча 230 000 кардәш хезмәт итә. Моннан тыш, 2018 елда бу илдә Кичәгә бер миллионнан артык кеше килде. Кения филиалы күзәткән илләр турында әйткәндә, хәзер анда вәгазьчеләрнең саны 100 000 нән артып китте.

Манфред белән Гейл Тонак бүген

50 ел элек Йәһвә төрле кардәшләр аша мине тулы вакытлы хезмәткә керешергә дәртләндерде. Әле дә оялчан булсам да, мин Йәһвәгә таянырга өйрәндем. Африкада хезмәт итү мине сабыр һәм канәгать булырга өйрәтте. Без хатыным Гейл белән гаҗәеп кунакчыллык, чыдамлык һәм Йәһвәгә иман күрсәткән кардәшләргә сокланабыз. Мин Йәһвәгә юмарт игелеге өчен бик рәхмәтлемен. Йәһвә мине шулкадәр фатихалар дип мин хәтта күз алдыма да китерә алмый идем (Зәб. 37:4).

a Соңрак «Безнең патшалык хезмәтебез» дип атала башлады. Хәзер аның урынына «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез» дигән басма чыга.

b Суахили телендәге китавала дигән сүз «баш булу, идарә итү, җитәкчелек итү» дигән мәгънә йөртә. «Китавала» тарафдарлары сәяси максатларга омтылган: алар Бельгиядән мөстәкыйль булырга теләгән. «Китавала» төркеме Йәһвә Шаһитләренең басмаларын алган, өйрәнгән һәм хәтта тараткан. Сәяси карашларын, хорафатларын һәм әхлаксыз тормыш рәвешләрен аклар өчен, бу төркем Изге Язмалардагы тәгълиматларны бозган.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу