ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ
Без гомер буе Бөек Нәсыйхәтчебездән өйрәнәбез
БЛОКПОСТЛАР, янып торган баррикадалар, көчле давыллар, гражданнар сугышы һәм эвакуация — боларның барысын без хатыным белән пионер һәм миссионер булып хезмәт иткәндә кичердек. Әмма андый тормыш сайлавыбызга без бер дә үкенмибез. Йәһвә һәрчак безне фатихалап торды һәм ярдәменнән аермады. Шулай ук, Бөек Нәсыйхәтчебез буларак, ул безне күп нәрсәгә өйрәтте (Әюп 36:22; Ишаг. 30:20).
ӘТИ-ӘНИНЕҢ ЯХШЫ ҮРНӘГЕ
1950 елларның ахырында әти-әнием Италиядән Канадага, Саска́чеван провинциясендәге Ки́ндерсли шәһәренә күченгән. Күп тә үтмәстән алар хакыйкать белән танышкан, һәм шуннан бирле Йәһвәгә хезмәт итү тормышыбызда мөһим роль уйный башлады. Балачагымда мин көннәр буе гаиләм белән хезмәт иттем. Шуңа күрә кайчак: «Ярдәмче пионер булып, мин 8 яшьтән үк хезмәт итәм!» — дип шаяртып куям.
Мин гаиләм белән (якынча 1966 ел)
Әти-әнием ярлы яшәде. Шулай да алар Йәһвә хакына корбанга барырга әзер иде. Мәсәлән, 1963 елда алар, Пасаде́на шәһәрендә (Калифорния штаты, АКШ) үткән халыкара конгресска барыр өчен, күп әйберләрен сатты. Ә 1972 елда без, итальян телендә сөйләшүче кешеләргә вәгазьләр өчен, Трейл дигән шәһәргә күчендек. Канаданың Британ Колумбиясе провинциясендәге бу шәһәр без яшәгән урыннан якынча 1000 километр ераклыкта урнашкан иде. Әтием зур кибеттә җыештыручы булып эшли башлады. Анда аңа акчалырак эш тәкъдим иттеләр, әмма ул баш тартты, чөнки рухи эшләр аның өчен беренче урында иде.
Миңа һәм абый-сеңелләремә яхшы үрнәк күрсәткәннәре өчен, мин әти-әниемә мең рәхмәтлемен! Аларның үрнәге мине Йәһвәгә хезмәт итәргә дәртләндерде. Мин алардан бер мөһим нәрсәгә өйрәндем: Патшалыкны беренче урынга куйсам, Йәһвә минем турында кайгыртачак (Мат. 6:33).
ПИОНЕР ХЕЗМӘТЕ
1980 елда мин Де́бби исемле сөйкемле апа-кардәшкә өйләндем. Без пионер булып хезмәт итүне максат итеп куйдык. Дебби, туебыздан соң өч ай үткәч, пионер хезмәтен башлады. Бер ел бергә яшәгәннән соң, без ихтыяҗ буенча бер кечкенә җыелышка күчтек, һәм шунда мин дә пионер хезмәтенә керештем.
Туй көнебез (1980 ел)
Вакыт узу белән җыелыштагы авырлыклар аркасында без боегып киттек һәм хәтта аннан китү теләге туды. Әмма башта без район күзәтчесе белән сөйләшеп алырга булдык. Ул ярату белән безгә туры киңәш бирде. «Хәлне үзгәртер өчен, үзегездән башлагыз. Игътибарыгызны тискәре нәрсәләргә туплар урынына, уңай нәрсәләрне күрергә тырышыгыз. Алар, һичшиксез, бар»,— дип әйтте ул. Бу сүзләр безне айнытып җибәрде (Зәб. 141:5). Без бу киңәшне шунда ук куллана башладык һәм кардәшнең хаклы булуына төшендек. Чыннан да, җыелышта Йәһвәгә күбрәк хезмәт итәргә теләүче кардәшләр бар иде. Алар арасында яшьләр дә, ирләре хакыйкатьтә булмаган апа-кардәшләр дә булды. Бу очрактан без уңай нәрсәләрне күрергә һәм Йәһвәнең хәлне җайга салуын көтәргә өйрәндек (Мик. 7:7). Без янә шатлыкка ия булдык, хәлләр дә рәтләнә башлады.
Берникадәр вакыттан соң без пионер мәктәбендә укып чыктык. Укытучыларыбыз элек чит илдә хезмәт иткән булган. Алар безгә, анда төшерелгән фотоларын күрсәтеп, авырлыклары һәм нинди фатихаларга ия булганнары турында сөйләде. Бу бездә миссионерлар булып хезмәт итү теләген уятты. Шулай итеп, без үзебезгә яңа максат куйдык.
Британ Колумбиясендәгә Патшалык Залы янында (1983 ел)
Аңа ирешер өчен, без 1984 елда Квебе́к провинциясенә күчендек. Ул Британ Колумбиясеннән 4000 километрдан артык ераклыкта урнашкан. Без француз телен өйрәндек һәм яңа культурага ияләштек. Шуны да әйтергә кирәк, кайвакыт безгә очны-очка ялгап яшәргә туры килде. Бермәлне без бәрәңге генә ашап яшәдек. Аны без бер таныш фермер кырыннан җыйдык. Дебби ул бәрәңгене ничек кенә пешермәде! Әйе, авырлыкларсыз булмады, әмма без шатлыгыбызны югалтмадык. Алай гына да түгел, без Йәһвәнең кулын күреп тордык (Зәб. 64:10).
Шулай бер тапкыр безнең телефоныбыз шалтырады. Безне Канада Бәйтеленә хезмәт итәргә чакырдылар. Без бераз аптырашта калдык, чөнки моңа кадәр Гилад мәктәбенә гариза тутырган идек. Шулай да чакыруны кабул иттек. Бәйтелгә килгәч, без филиал комитетында хезмәт иткән Ке́ннет Ли́ттл кардәш белән моның турында сөйләшеп алырга булдык. «Ә Гилад мәктәбенә чакырсалар, безгә нәрсә эшләргә?» — дип сорадык аңардан. Ул: «Күз күрер, чакырсалар — сөйләшербез әле»,— дип әйтте.
Бер атнадан соң безне Гилад мәктәбенә чакырдылар, һәм безгә карар кабул итәргә кирәк иде. Литтл кардәш безгә болай диде: «Нинди генә юлны сайласагыз да, сез бер көн башка сайлау яхшырак булыр иде дип уйлый башларга мөмкин. Әмма шуны онытмагыз: юлларның икесе дә яхшы. Йәһвә тегесен дә, монысын да фатихалый ала». Без Гиладка барырга булдык. Еллар узгач, без Литтл кардәшнең хак булганын күрдек. Охшаш сайлау алдында торган кардәшләргә без еш кына аның сүзләрен кабатлый идек.
МИССИОНЕР ХЕЗМӘТЕ
(Сулда) Юлиссис Гласс
(Уңда) Джек Редфорд
Без башка 22 студент белән Гилад мәктәбенең 83 нче сыйныфында укыдык. Шатлыгыбыз эчебезгә сыймады. Уку Бруклинда (Нью-Йорк) 1987 елның апрелендә башланды. Анда безне башлыча Ю́лиссис Гласс һәм Джек Ре́дфорд кардәшләр өйрәтте. Биш ай күз ачып йомганчы узып та китте, һәм шул ук елның 6 сентябрендә чыгарылыш булды. Безне Жо́н һәм Мари́ Гуд белән Гаитига билгеләделәр.
Гаитида (1988 ел)
Чыгарылыштан соң өч атна узгач, без инде Гаитида идек. Соңгы тапкыр миссионерлар анда 1962 елда хезмәт иткән булган. Шул елны аларны аннан куып чыгарганнар. Без таулар арасында нибары 35 вәгазьчедән торган җыелышта хезмәт итә башладык. Без яшь, тәҗрибәсез идек һәм үзебез генә миссионер йортында яшәдек. Җирле халык бик ярлы, күбесе укый да белми иде. Хәзмәтебезнең беренче көннәреннән үк без блокпостлар, янып торган баррикадалар, көчле давыллар һәм гражданнар сугышын күрдек.
Без Гаитида яшәүче шатлыклы һәм чыдам кардәшләребездән күп нәрсәгә өйрәндек. Күбесенең тормышы бик авыр иде, әмма алар Йәһвәне һәм хезмәтне чын күңелдән яратты. Мәсәлән, олы яшьтәге бер апа-кардәшебез, укый белмәсә дә, Изге Язмаларның якынча 150 шигырен яттан белә иде. Тирә яктагы хәлләр безне шуңа ышандырып торды: кешеләргә аларның авырлыкларын Аллаһы Патшалыгы гына чишә алганы турында сөйләү үтә мөһим. Өйрәнүчеләребезнең рухи яктан үсеп, гомуми, махсус пионерлар һәм өлкәннәр булып билгеләнүләрен күрү безне бик шатландырды.
Гаитида булганда, мин Тре́вор исемле яшь мормон миссионеры белән таныштым. Без аның белән берничә тапкыр Изге Язмалар турында сөйләштек. Еллар узгач, көтмәгәндә, аңардан хат килеп төште. Ул болай дип яза иде: «Мин киләсе конгресста суга чумдырылам! Мин, Гаитига кайтып, кайчандыр мормон миссионеры булып йөргән җирләрдә, махсус пионер булып хезмәт итәргә телим». Аның хыялы тормышка ашкан: алар анда хатыны белән күп еллар хезмәт иткән.
ЕВРОПА ҺӘМ АФРИКА
Словениядә эшлим (1994 ел)
Безне Европаның вәгазь эше тыелган җирләренә билгеләделәр. 1992 елны без Любля́нага (Словения) күчтек. Бу әти-әниемнең туып үскән яклары. Ул вакытта элеккеге Югославия территориясендә әле дә сугыш барды. Венадагы (Австрия) филиал, шулай ук За́гребтагы (Хорватия), Белгра́дтагы (Сербия) офислар бу территория өчен җаваплы иде. Вакыт узу белән һәрбер мөстәкыйль республикада аерым Бәйтел төзелергә тиеш иде.
Безгә яңадан башка телне өйрәнергә һәм яңа культурага ияләшергә туры килде. Җирле кешеләр болай дия иде: «Е́зик е те́жик», бу «Телебез авыр» дигәнне аңлата. Алар чыннан да хак булды! Җирле кардәшләр белән хезмәттәшлек итү безгә зур шатлык китерде. Бу тугры имандашларыбыз оешма керткән үзгәрешләрне теләп кабул итте. Йәһвә аларны моның өчен фатихалап торды. Без алар белән бик соклана идек! Без янә Йәһвәнең үз вакытында һәм ярату белән хәлләрне җайга салганына инандык. Словениядә үткәргән елларны без яңа сабаклар алдык, ә элеккеге тәҗрибәбез туган авырлыкларны җиңеп чыгарга булышты.
Күрәсе үзгәрешләр бар иде әле. 2000 елда безне Кот-д’Ивуа́рга (Көнбатыш Африка) билгеләделәр. 2002 елның ноябрендә, гражданнар сугышы аркасында, безне аннан Сье́рра-Лео́нега эвакуацияләделәр. (Анда 11 ел барган сугыш әле генә тамамланган иде.) Кот-д’Ивуарны шулай кинәт калдырып китү бик авыр булды. Әмма элек алган сабаклар безгә шатлыгыбызны югалтмаска булышты.
Без игътибарыбызны уңдырышлы территориягә һәм сугышны кичереп чыккан кардәшләребезгә тупладык. Бу кайгыртучан кардәшләр ярлы булса да, үзләрендә булганнары белән бүлеште. Мәсәлән, бер апа-кардәш Деббига киемнәр бирергә теләде. Деббиның аларны алыргамы, юкмы дип икеләнеп торганын күреп, ул аңа болай диде: «Сугыш вакытында башка илләрдәге кардәшләр безгә ярдәм итте. Хәзер безнең чиратыбыз җитте». Без дә бу фидакарь кардәшләрнең үрнәгенә иярергә тырыштык.
Ахыр чиктә без кире Кот-д’Ивуарга кайттык. Әмма анда кабат бәрелешләр башланды. Шуңа күрә 2004 елның ноябрендә безне вертолетта эвакуацияләделәр. Һәр кешегә үзе белән 10 килограммлык сумка гына алырга рөхсәт ителде. Шул төнне без Франциянең хәрби базасының идәнендә йокладык. Киләсе көнне без Швейцариягә очып киттек. Андагы Бәйтелгә без төн уртасында гына килеп җиттек. Моңа карамастан филиал комитеты әгъзалары, Хезмәтне яхшырту мәктәбенең укытучылары үз хатыннары белән бергә безне җылы каршы алды. Алар безне күп итеп кочаклады, кайнар ризык ашатты, ә Швейцария шоколады дөнья кадәр иде. Аларның яратулары күңелебезгә тирән үтеп керде.
Кот-д’Ивуарда качакларга нотык сөйлим (2005 ел)
Безне вакытлыча Га́нага билгеләделәр, ә сугыш тәмамлангач, без кабат Кот-д’Ивуарда кайттык. Кардәшләрнең игелеге безгә эвакуацияләнүләрне һәм кыска вакытлы билгеләнүләрне җиңелрәк кичереп чыгарга булышты. Ярату Йәһвә оешмасының аерылгысыз өлеше булса да, без Дебби белән аны тиешле нәрсә итеп кабул итмәскә булдык. Без хәтта бу тынычсыз вакытларда да күп нәрсәгә өйрәнә алдык.
ЯКЫН КӨНЧЫГЫШ
Якын Көнчыгышта (2007 ел)
2006 елны без төп идарәдән хат алдык. Анда без Якын Көнчыгышка билгеләнәбез диелгән иде. Безне яңа маҗаралар, авырлыклар, телләр һәм культуралар көтте. Сәяси һәм дини яктан тотрыксыз бу илләрдә дә без мөһим сабаклар алдык. Безгә җыелышлардагы милли төрлелек ошады, һәм без оешманың җитәкчелегенә буйсыну бердәмлеккә илткәнен күрдек. Күпчелек кардәшләргә гаиләдәгеләре, сыйныфташлары, хезмәттәшләре һәм күршеләре басым ясаса да, алар бирешмәде. Бу безне таң калдыра иде!
2012 елны без Тель-Ави́вта (Израиль) үткән махсус конгресста булдык. Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәменнән бирле бу җирләрдә шулкадәр күп Аллаһы хезмәтчеләренең җыелганы булмаган әле. Бу гаҗәеп вакыйга булды!
Шул елларда безне эшчәнлегебез чикләнгән бер илгә барып кайтырга сорадылар. Без үзебез белән бераз әдәбият алып бардык, шунда җирле кардәшләр белән хезмәт иттек һәм кечкенә конгрессларда булдык. Бөтен җирдә коралланган хәрбиләр һәм блокпостлар тора иде. Әмма без үзебезне имин хис иттек, чөнки безнең белән берничә җирле кардәш йөрде, һәм без үзебезгә игътибарны җәлеп итмәскә тырыштык.
АФРИКАГА КАЙТАБЫЗ
Конгода нотык әзерлим (2014 ел)
2013 елны безне Кинша́садагы (Конго Демократик Республикасы) Бәйтелгә билгеләделәр. Бу зур ил матур табигате белән билгеле, әмма анда фәкыйрьлек хөкем сөрә һәм еш кына хәрби бәрелешләр булгалый. Башта без: «Африканы инде беләбез. Без әзер!» — дип әйтеп куйдык. Әмма өйрәнәселәре бар иде әле. Мәсәлән, кайвакыт безгә юллары һәм күперләре булмаган җирләрдә сәяхәт итәргә туры килде. Уңай нәрсәләр дә күп булды: кардәшләр матди авырлыкларына карамастан, шатлыклы һәм чыдам булып калды, хезмәтне яратты һәм очрашулар белән конгрессларга барыр өчен зур тырышлыклар куйды. Йәһвәнең ярдәме һәм фатихасы белән Патшалык эшләренең алга китешен без үз күзләребез белән күреп тордык. Конгода үткәргән еллар күңелебездә тирән эз калдырды, өстәвенә без анда яңа дуслар таптык.
Көньяк Африка Республикасында хезмәт итәбез (2023 ел)
2017 елны безне Көньяк Африка Республикасының Бәйтеленә билгеләделәр. Ул без элек хезмәт иткән филиаллардан күпкә зуррак. Монда безгә башка йөкләмә бирелде. Шуңа күрә безгә тагын яңа нәрсәләргә өйрәнергә туры килде, әмма туплаган тәҗрибәбез безгә ярдәм итте. Без Йәһвәгә дистәләгән еллар буе хезмәт иткән күп кенә кардәшләр белән таныштык һәм аларны бик яраттык. Бәйтел гаиләсендә төрле раса һәм культура кешеләре булса да, монда бердәмлек һәм тынычлык хөкем сөрә. Кардәшләр яңа шәхес булып киенергә, Изге Язмалардагы принципларны кулланырга тырыша, һәм Йәһвә аларны фатихалый.
Еллар дәвамында безнең Дебби белән төрле мавыктыргыч билгеләнүләр булды. Безгә төрле культурага ияләшергә һәм яңа телләрне өйрәнергә туры килде. Әйе, бу һәрчакта да җиңел булмады, әмма без Йәһвәнең тугры мәхәббәтен оешмасы һәм кардәшләр аша сизеп тордык (Зәб. 144:2). Тулы вакытлы хезмәттә алган өйрәтү безне Йәһвә кулында яхшырак корал иткән дип өметләнәбез.
Әти-әниемнең биргән тәрбиясе өчен мин чиксез рәхмәтлемен. Яраткан хатыным миңа гомерем буе терәк булды, мин аны моның өчен бик кадерлим. Шулай ук мин бөтен дөнья буйлап яшәгән кардәшләрнең искиткеч үрнәге белән сокланам. Без Дебби белән киләчәккә карап, алга таба да Бөек Нәсыйхәтчебездән өйрәнергә тәвәккәл.