Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w19 июль 20-24 б.
  • Дин тотмаучы кешеләргә вәгазьләгез

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Дин тотмаучы кешеләргә вәгазьләгез
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2019 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • УҢАЙ КАРАШ САКЛАГЫЗ
  • КЕШЕНЕ КЫЗЫКСЫНДЫРА БЕЛЕГЕЗ
  • АЗИЯДӘН КИЛГӘН КЕШЕЛӘРГӘ ВӘГАЗЬЛӘҮ
  • Дин тотмаучыларга Барлыкка Китерүчеләре белән танышырга булыш
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2023)
  • Хезмәтегезгә уңай караш саклагыз
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2021 ел
  • Төп басманы өйрәнергә әле әзер булмаган кешеләргә ничек булышырга?
    Безнең изге хезмәтебез 2013
  • Яшьләр, иманыгызны ныгытыгыз
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2016 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2019 ел
w19 июль 20-24 б.

30 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Дин тотмаучы кешеләргә вәгазьләгез

«Һәркайсы кешегә ярдәм итәр өчен, кайберләрен генә булса да коткарыйм дип, мин көчемнән килгәнне эшлим» (1 КӨР. 9:22).

82 ҖЫР Яктылыгыгыз балкысын

БУ МӘКАЛӘДӘa

1. Соңгы дистә елларда хәл ничек үзгәргән?

МЕҢЛӘГӘН еллар дәвамында күпчелек кеше динле булган һәм теге я бу илаһка табынган. Әмма соңгы дистә елларда хәл нык үзгәрде. Бүген бик күп кеше дингә битараф. Чынлыкта, кайбер илләрдәb кешеләрнең күпчелеге бернинди дә диннең әгъзасы булып тормый (Мат. 24:12).

2. Кешеләрнең дингә битараф булуларына нинди сәбәпләр бар?

2 Ни өчен дин тотмаучы кешеләрнеңc саны үсә бара? Кемнедер тормыш мәшәкатьләре һәм ләззәтләр читкә алып китә (Лүк 8:14). Кемдер, иманын югалтып, атеист булып киткән. Өченчеләре Аллаһыга ышана, ләкин динне искергән нәрсә дип саный; аларның карашыннан, дин фәнгә һәм логикага каршы килә. Бәлки, алар үз дусларыннан, укытучыларыннан һәм атаклы кешеләрдән тормыш эволюция нәтиҗәсендә барлыкка килгән дип ишеткәндер, ә Аллаһының барлыгын раслаучы дәлилләр белән танышырга аларның мөмкинлекләре булмагандыр. Кемдер руханиларның акчага хирыс булулары һәм хакимлекне яратулары аркасында үз иманын югалткан. Ә кемдер дин өлешчә я тулысынча тыелган илдә яшәгәнгә Аллаһыга ышанмый һәм бернинди дин тотмый.

3. Бу мәкаләнең максаты нинди?

3 Гайсә безгә «бөтен халык кешеләренә барыгыз һәм аларны шәкертләр итеп әзерләгез» дип кушкан (Мат. 28:19). Ә дин тотмаучы кешеләргә Аллаһыга карата ярату үстерергә һәм Мәсих шәкерте булып китәргә ничек булышып була соң? Без шуны аңларга тиеш: кешенең хәбәребезгә карашы аның кайда туып үскәненә бәйле. Мәсәлән, Азиядә үскән кешене кереш сүзләребез кызыксындырса, Европада үскән кешене кереш сүзләребез кызыксындырмаска да мөмкин. Ни сәбәпле? Европада күпләр Изге Язмалар турында белә һәм Аллаһы бар нәрсәне барлыкка китергән дигән фикер белән таныш. Азиядә исә күпчелек кеше Изге Язмалар турында бик аз белә я бөтенләй белми, һәм алар Барлыкка Китерүчегә ышанмый. Бу мәкалә ярдәмендә без, кешенең карашлары нинди генә булмасын, аның йөрәгенә үтеп керерлек итеп вәгазьләргә өйрәнербез.

УҢАЙ КАРАШ САКЛАГЫЗ

4. Уңай карашлы булып калыр өчен нинди нигез бар?

4 Уңай карашлы булыгыз. Һәр ел дин тотмаучы күп кенә кеше Йәһвә Шаһите булып китә. Кайберләре, хакыйкатькә килгәнче дә, югары әхлак нормалары буенча яшәгән булган һәм ялган диндәге икейөзлелекне күралмаган. Ә башкалары әхлаксыз тормыш алып барган, һәм аларның начар гадәтләре булган. Әмма тегеләре дә, болары да хакыйкать юлына баскан. Һичшиксез, Йәһвәнең ярдәме белән без тагы да күбрәк эчкерсез кешеләрне табарбыз. Андый кешеләр «мәңгелек тормышка алып баручы хакыйкатьне кабул итәргә әзер» (Рәс. 13:48; 1 Тим. 2:3, 4).

Хастаханәдә эшләүче абый-кардәшебез хезмәттәшенә вәгазьли. Соңрак шул кеше өендә сайтыбызга керә

Изге Язмаларга ышанмаган кешеләргә вәгазьләгәндә, төрле алымнар кулланырга әзер булыгыз (5, 6 нчы абзацларны кара.)d

5. Күп кенә кешеләрне нәрсә җәлеп итә?

5 Ачык йөзле һәм әдәпле булыгыз. Хезмәттә нәрсә сөйләвебез генә түгел, ә ничек сөйләвебез дә бик зур роль уйный. Кешеләрне ачык йөзле, әдәпле булуыбыз һәм алар белән эчкерсез кызыксынуыбыз җәлеп итә. Без кешеләрне үзебезне тыңларга мәҗбүр итмибез. Без аларның дингә ничек караганнарын аңларга тырышабыз. Мәсәлән, кайбер кешеләр таныш булмаган кешеләр белән Аллаһы турында сөйләшергә әллә ни яратмый. Башкалар кешегә дини карашлары турында сораулар бирү — тәрбиясезлек дип саный. Ә кемдер башкалар аның Изге Язмаларны укыганын һәм аеруча Йәһвә Шаһитләре белән аралашканын күрер дип уңайсызлана. Без андый кешеләрнең хисләренә игътибарлы булырга тиеш (2 Тим. 2:24).

6. Рәсүл Паул үз алымнарын ничек үзгәрткән һәм без аңардан ничек үрнәк ала алабыз?

6 Әгәр дә кешегә «Изге Язмалар», «Аллаһы», «дин» я башка андый сүзләр ошамаса, нәрсә эшләргә? Рәсүл Паулдан үрнәк алыйк һәм терминнарыбызны үзгәртергә әзер булыйк. Яһүдләргә вәгазьләгәндә, Паул Изге Язмалардан өзекләр китергән, әмма Ареопагта грек фәлсәфәчеләренә яхшы хәбәрне җиткергәндә, ул моны эшләмәгән (Рәс. 17:2, 3, 22—31). Без моннан нәрсәгә өйрәнәбез? Изге Язмаларга ышанмаган кешене очратсагыз, аңа Изге Язмалардагы шигырьләрне күрсәтмәү яхшырак булыр. Я, әйтик, без кешегә шигырьне күрсәтергә телибез, әмма ул башкалар аны күрерләр дип борчыла, ди. Ул чакта Изге Язмаларны башка кешеләрнең игътибарларын җәлеп итмичә күрсәтегез — мәсәлән, электрон җайланмагызда.

7. 1 Көринтлеләргә 9:20—23 тән күренгәнчә, Паул нинди үрнәк калдырган?

7 Үтә күрүчән булыгыз һәм кешене тыңлагыз. Кешенең фикер йөртүен нәрсә формалаштырганын аңларга тырышу мөһим (Гыйб. сүз. 20:5). Паул үрнәгенә кабат кайтыйк. Ул, яһүдләр арасында үскән булса да, мәҗүсиләргә уңышлы вәгазьли алган. Паул үзенең вәгазь ысулларын аларның ихтыяҗларына яраклаштырган. Мәҗүсиләр бит Йәһвә һәм Изге Язмалар турында аз я хәтта бернәрсә дә белмәгән. Хезмәттә очраткан кешеләрне яхшырак аңлар өчен, өстәмә мәгълүмат табарга һәм тәҗрибәле кардәшләр белән киңәшләшергә әзер булыйк. (1 Көринтлеләргә 9:20—23 укы.)

8. Изге Язмалар турында сөйләшүне ничек башлап була?

8 Максатыбыз — «лаеклы булганнарны табу» (Мат. 10:11). Бу эштә уңышлы булыр өчен, кешеләрне үз фикере белән бүлешергә чакырыйк һәм аларны игътибар белән тыңлыйк. Бөекбританиядә яшәгән бер абый-кардәш кешеләрдән гаиләне ничек бәхетле итәргә, ничек балаларны дөрес итеп тәрбияләргә һәм гаделсезлеккә очраганда ничек бирешмәскә дип сорый. Аларның җавапларын тыңлаганнан соң, ул: «Сез ике мең ел элек язылган бу киңәш турында нәрсә уйлыйсыз?» — дип сорый. Аннары ул, «Изге Язмалар» димичә, үз телефоныннан туры килгән шигырьне күрсәтә.

КЕШЕНЕ КЫЗЫКСЫНДЫРА БЕЛЕГЕЗ

9. Аллаһы турында сөйләшергә яратмаган кешегә ничек ярдәм итеп була?

9 Аллаһы турында сөйләшергә яратмаган кешеләрне кызыксындырыр өчен, аларга якын булган темага сөйләшик. Мәсәлән, күпләр табигатьнең матурлыгына соклана. Шуңа күрә болай дип сорап була: «Галимнәр ясаган күп кенә яңа нәрсәләр табигатьне күзәтү-тикшерү нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Мәсәлән, колакның төзелешен тикшереп, инженерлар микрофон уйлап чыгарган, ә күзне тикшерү камераның барлыкка килүенә китергән. Сезнеңчә, табигать үзеннән-үзе барлыкка килгәнме, аны берәрсе барлыкка китергәнме яисә башка берәр вариант бармы?» Кешене тыңлаганнан соң, болай өстәп була: «Инженерлар, колак я күз төзелешен тикшергәндә, асылда, кемнән өйрәнә? Миңа бер борынгы язучының сүзләре бик ошады: „Әллә колак бирүче Аллаһы ишетмәсме? Әллә күз бирүче Аллаһы күрмәсме? [...] Ул халыкларга аң-белем бирә!“ Күп кенә галимнәр Барлыкка Китерүченең барлыгы белән ризалаша» (Зәб. 94:9, 10). Аннан соң jw.org® сайтында, «Интервью һәм очраклар» дигән бүлекчәдә, «Тормышның барлыкка килүенә караш» дигән рубрикадан берәр видеоролик күрсәтеп була. (БАСМАЛАР > ВИДЕО дигән сылтама буенча үтегез.) Яисә «Тормыш яратылган булганмы?» я «Тормышның барлыкка килүе. Игътибарга лаек биш сорау» дигән брошюраларны калдырып була.

10. Аллаһы турында сөйләшергә әллә ни теләмәгән кеше белән әңгәмәне ничек башлап була?

10 Күпчелек кеше яхшы киләчәк турында хыяллана. Әмма күпләр җир юк ителгән булыр я кешеләр яшәмәслек хәлгә килер дип курка. Норвегиядә хезмәт итүче бер район күзәтчесенең сүзләре буенча, Аллаһы турында сөйләшергә теләмәгән күп кенә кеше дөнья хәле турында сөйләшергә әзер. Кеше белән исәнләшкәч, бу район күзәтчесе болай дип сорый: «Сезнеңчә, дөньяны кем яхшы якка үзгәртә ала — сәясәтчеләр, галимнәр я башка берәрсеме?» Кеше үз фикерен әйткәч, кардәшебез яхшы киләчәк турындагы берәр шигырь укый я аны өземтә итеп китерә. Җир мәңге торыр һәм кешеләр анда мәңге яшәр дигән пәйгамбәрлек күпләрне кызыксындыра (Зәб. 37:29; Вәг. 1:4).

11. Ни өчен без төрле ысуллар кулланырга тиеш һәм, Римлыларга 1:14—16 дан күренгәнчә, Паул безгә нинди үрнәк күрсәткән?

11 Төрле ысулларны куллану чыннан да яхшы, чөнки һәрбер кеше үзенә күрә бер. Берсе кереш сүзләребезне тыңлар, ә икенчесе, киресенчә, ошатмас. Кемдер Аллаһы я Изге Язмалар турында сөйләшергә каршы түгел, ә кемдер башка темаларга сөйләшергә ярата. Ничек кенә булмасын, без һәртөрле кешегә вәгазьләргә тырышырга тиеш. (Римлыларга 1:14—16 укы.) Әлбәттә, дөреслекне яраткан кешенең йөрәгендә хакыйкать орлыкларын Йәһвә үстерә. Моны беркайчан да онытмыйк (1 Көр. 3:6, 7).

АЗИЯДӘН КИЛГӘН КЕШЕЛӘРГӘ ВӘГАЗЬЛӘҮ

Апа-кардәшебез христиан дине киң таралмаган илдән килгән кешегә Изге Язмалардан гамәли киңәшләр күрсәтә

Күп кенә кеше христиан дине киң таралмаган илләрдә туып үскән, ә аннан соң башка илләргә күченгән. Кардәшләребез аларга вәгазьләргә һәм Изге Язмалардагы акыллы киңәшләр белән бүлешергә әзер. (12, 13 абзацларны кара.)

12. Аллаһы турында уйланмаган кешеләргә ничек ярдәм итеп була?

12 Дөнья буйлап кардәшләр Азия илләреннән килгән кешеләрне очрата. Ул илләрнең кайберләрендә дин өлешчә я тулысынча тыелган. Андый җирләрдә яшәгән күп кенә кешенең Барлыкка Китерүче турында җитди уйланганы булмаган. Кайберләре Изге Язмаларны өйрәнүгә шунда ук ризалаша, башкалары яңа карашлар белән әллә ни кызыксынмый кебек. Без аларга ничек ярдәм итә алабыз? Тәҗрибәле вәгазьчеләр аңлатканча, башта дустанә мөнәсәбәт булдырырга, шәхси кызыксыну күрсәтергә һәм, урынлы булса, Изге Язмалардагы принциплар үзебезгә нинди файда китергәнен сөйләргә кирәк.

13. Күп кенә кешене Изге Язмаларга нәрсә җәлеп итә? (Тышлыктагы рәсемне кара.)

13 Күп кенә кешене Аллаһы Сүзендәге зирәклек җәлеп итә (Вәг. 7:12). Нью-Йоркта яшәүче бер апа-кардәш кытай теленең мандарин диалектында сөйләшүче кешеләргә вәгазьли. Ул болай дип сөйли: «Мин кешеләр белән кызыксынырга һәм аларны тыңларга тырышам. Аларның күптән түгел генә күченгәннәрен белсәм, мин: „Ничек урнаштыгыз? Эш таптыгызмы? Җирле кешеләр сезне ничек кабул итә?“ — дип кызыксынам». Еш кына бу вәгазьләр өчен яхшы мөмкинлек ача. Урынлы булганда, бу апа-кардәш болай дип өсти: «Сезнеңчә, кешеләр белән яхшы мөнәсәбәтләргә ия булыр өчен, нәрсә эшләргә кирәк? Сезгә Изге Язмалардан бер фикерне күрсәтсәм буламы? Монда: „Ызгышның башлануы суга юл ачу кебек. Талаш купканчы, аннан китәргә тырыш“,— дип әйтелә. Сезнеңчә, бу киңәш кешеләр белән яхшы мөнәсәбәтләр сакларга булыша аламы?» (Гыйб. сүз. 17:14) Андый сөйләшүләр безгә кеше өйрәнергә телиме, юкмы икәнен билгеләргә ярдәм итә ала.

14. Ерак Көнчыгышта яшәүче бер абый-кардәш Аллаһыга ышанмаган кешеләргә ничек вәгазьли?

14 Аллаһыга ышанмаган кешеләр турында әйткәндә, Ерак Көнчыгышта яшәүче бер абый-кардәшнең сүзләре игътибарга лаек. Аның дин тотмаучы кешеләргә вәгазьләүдә тәҗрибәсе зур. Бу кардәш болай ди: «Гадәттә, кеше, мин Аллаһыга ышанмыйм, дип әйткәндә, җирле илаһларга ышанмаганын күздә тота. Шуңа күрә мин, күпчелек андый илаһларны кеше кулы ясаган һәм алар чын түгел дип, кеше белән ризалашам. Еш кына мин Ирмия 16:20 не күрсәтәм. Анда: „Әллә кеше үзенә илаһ ясый аламы? Аның ясаганы һич тә илаһ түгел!“ — диелгән. Аннары мин: „Хак Аллаһы кешеләр ясаган илаһлардан нәрсә белән аерылып торырга тиеш?“ — дип сорыйм. Кешенең җавабын игътибар белән тыңлагач, Ишагыя 41:23 не укыйм: „Безгә киләчәктә нәрсә буласын сөйләп бирегез, һәм без сезнең илаһлар икәнегезне белербез“. Аннан соң мин Йәһвәнең нинди пәйгамбәрлекләр әйткәнен һәм аларның ничек үтәлгәнен күрсәтәм».

15. Көнчыгыш Азиядә хезмәт иткән абый-кардәштән нәрсәгә өйрәнеп була?

15 Көнчыгыш Азиядә хезмәт иткән бер абый-кардәш, кешеләргә кабат килеп киткәндә, киләсе ысул куллана. Ул болай дип аңлата: «Мин кешегә Аллаһы Сүзендәге принципларның зирәк булулары, пәйгамбәрлекләрнең ничек үтәлгәннәре һәм Галәмдәге законнарның ничек эшләгәне турында сөйлим. Аннары мин боларның барысы яратучы, зирәк Барлыкка Китерүче белән ничек бәйле булганын күрсәтәм. Кеше Аллаһының барлыгына ышана башласа, мин аңа Изге Язмаларда Йәһвә турында нәрсә язылганын күрсәтәм».

16. Еврейләргә 11:6 буенча, ни өчен Аллаһыга һәм Изге Язмаларга иман итү бик мөһим һәм без кешегә иманын ныгытырга ничек ярдәм итә алабыз?

16 Үткәндә Аллаһыга ышанмаган кеше белән өйрәнү үткәрә башлагач, без аның Аллаһыга иманын үстерергә тиеш. (Еврейләргә 11:6 укы.) Шулай ук аның Изге Язмаларның Аллаһы Сүзе булуына иманын ныгыту мөһим. Моның өчен һәрбер өйрәнүдә Изге Язмаларның Аллаһы Сүзе булуын раслаучы берәр дәлилне кыскача карап китегез. Мәсәлән, берәр пәйгамбәрлекнең ничек үтәлгәнен, Изге Язмалардагы киңәшләрнең зирәк булуын яки бу китапның фән я тарих ягыннан ничек төгәл булуын күрсәтүче берәр фикер карап чыгып була. Әйе, бу фикерләргә, бәлки, кат-кат кайтырга кирәк булыр.

17. Без күрсәткән мәхәббәт кешеләргә ничек тәэсир итәргә мөмкин?

17 Кеше берәр дин тотса да, тотмаса да, без аңа карата ярату күрсәтергә тырышабыз. Шулай итеп без аңа Мәсих шәкерте булып китәргә булышабыз (1 Көр. 13:1). Өйрәнү вакытында без кешегә Аллаһының безне яратканын һәм без дә Аңа дус була алганыбызны аңлатырга телибез. Һәр ел мәңләгән дин тотмаучы кеше Аллаһы белән дуслык үстерә һәм суга чумдырыла. Шуңа күрә уңай карашлы булыгыз һәм һәр кешегә эчкерсез кызыксыну күрсәтегез. Аларны игътибар белән тыңлагыз. Аларны аңларга тырышыгыз. Үз үрнәгегез белән аларны Мәсих шәкерте булырга өйрәтегез!

СЕЗ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕР ИДЕГЕЗ?

  • Хезмәттә уңай караш сакларга нинди киңәшләр булышыр?

  • Дин тотмаучы кешене ничек кызыксындырып була?

  • Ни өчен һәр очраган кешегә вәгазьләү мөһим?

76 ҖЫР Чагыштыргысыз шатлык

a Элеккеге вакытка караганда, безнең заманда дин тотмаучы кешеләр күпкә күбрәк очрый. Бу мәкаләдә без андый кешеләргә ничек вәгазьләп булганы турында фикер алышырбыз. Шулай ук аларга Изге Язмаларга һәм Аллаһыга иманнарын үстерергә ничек булышып булганын белербез.

b Кайбер тикшерүләр буенча, андый илләргә, мәсәлән, Австралия, Австрия, Азәрбайҗан, Албания, Бөекбритания, Вьетнам, Германия, Гонконг, Дания, Израиль, Ирландия, Испания, Канада, Көньяк Корея, Кытай, Нидерланд, Норвегия, Франция, Чехия, Швейцария, Швеция һәм Япония керә.

c АҢЛАТМА: бу мәкаләдә дин тотмаучы кеше диелгәндә, бернинди дин тотмаган кешеләр генә түгел, ә Аллаһыга ышанмаган кешеләр дә күздә тотыла.

d ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: хастаханәдә эшләүче абый-кардәшебез хезмәттәшенә вәгазьли. Соңрак шул кеше өендә сайтыбызга керә.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу