Төп басманы өйрәнергә әле әзер булмаган кешеләргә ничек булышырга?
1. Ни өчен кайберәүләр Изге Язмаларны төп басма ярдәмендә өйрәнергә әзер булмаска мөмкин? Аңлатыгыз.
1 Йәһвәнең хезмәтчесе булып китәр өчен, кешегә башта Изге Язмалардагы тәгълиматлар белән танышырга кирәк. Кайбер кешеләр христиан динен тотмый һәм Изге Язмаларны Аллаһы Сүзе дип санамый. Башкалар Аллаһыга да, Изге Язмаларга да ышанмый. Төп басманы өйрәнергә әзер булмаган кешеләргә булышыр өчен, нинди кораллар кулланып була? Аста китерелгән тәкъдимнәр якынча 20 илдә яшәүче кардәшнең сүзләренә нигезләнгән.
2. Кеше, мин Аллаһыга ышанмыйм дип әйтсә, безгә нәрсә турында белешергә кирәк, һәм ни өчен?
2 Аллаһыга ышанмаган кешеләр. Кеше, мин Аллаһыга ышанмыйм дип әйтсә, башта моның сәбәбен аңларга кирәк. Бәлки, ул эволюциягә ышанадыр. Яисә дөньядагы гаделсезлек я дини кешеләрнең икейөзлелеген күреп, иманын югалткандыр. Ә, бәлки, аның илендә дин тоту тыелган булгандыр. Андый кеше Аллаһының барлыгын кире какмыйдыр да, ләкин ул Аллаһыга ышануның кирәклеген дә күрми торгандыр. Кайбер кардәшләр кешене: «Сез һәрвакыт шулай уйлый идегезме?» — дип сорап, аны үз фикерен әйтергә дәртләндерә. Кешенең җавабын тыңла һәм аны бүлдермә. Кеше ни өчен Аллаһыга ышанмый икәнен аңласак, нинди җавап бирергә һәм нинди басманы тәкъдим итәргә икәнен белербез (Гыйб. сүз. 18:13).
3. Без кешеләрне һәм аларның карашларын ихтирам итүебезне ничек күрсәтә алабыз?
3 Без кеше белән сөйләшкәндә, аның: «Фикеремә каршы төшәләр»,— дигән уе тумасын. Кушма Штатларда яшәүче кардәш болай дип әйтә: «Һәр кеше нәрсәгә ышанырга икәнен үзе сайлый, һәм безгә моны исәпкә алырга кирәк. Бәхәстә җиңеп чыгарга тырышмыйк. Моның урынына кеше уйлансын өчен һәм үзе нәтиҗәләр ясасын өчен, сораулар бирү — иң яхшы юл». Бер күчеп йөрүче күзәтче, кеше үз карашын аңлаткач, берәр нәрсә әйтер алдыннан шул кешедән: «Сезнең бу сорауга мондый яктан караганыгыз бармы?» — дип сорый.
4. Буддистларга ничек булышып була?
4 Буддистларга Аллаһының барлыгына ышану хас түгел. Британиядәге кайбер кардәшләр, андый кешеләргә вәгазьләгәндә, «Чын иминлек һәм бәхетне ничек табарга?» дигән брошюраны кулланалар. Беренче битләренә игътибар иткәннән соң, алар «Барлыкка Китерүче чыннан да бармы?» һәм «Бар кешеләр өчен җитәкчелек» дигән дәресләр буенча фикер алыша. Шуннан соң гына алар Изге Язмалардагы тәгълиматлар җентекләбрәк каралган басманы күрсәтә һәм: «Аллаһыга ышанмасагыз да, Изге Язмаларны өйрәнү файдалы, чөнки анда гамәли киңәшләр бар»,— дип әйтә. Кушма Штатлардагы кытай телендә сөйләшүчеләргә вәгазьли торган бер пионер болай ди: «Территориябездә яшәгән күп кенә кешеләр укырга ярата. Шуңа күрә без аларга кабат килгәнче, алар инде калдырылган басмаларны укып чыга. Ләкин «Изге Язмаларны өйрәнүе» дигән сүзләр аларга аңлашылмаска да мөмкин. Мин сөйләшүне «Аллаһының яхшы хәбәре» дигән брошюраны кулланып башларга яратам, чөнки ул фикер алышуга китерә». Кушма Штатларда кытай җыелышлары турында кайгыртучы бер район күзәтчесе өйрәнүне беренче килеп китүдә дә тәкъдим итеп була дип әйтә. Ләкин ул өйрәнүне Аллаһы турындагы тәгълиматлардан түгел, ә Изге Язмалар белән танышудан башлау яхшырак, ди.
5. Ни өчен сабыр булырга кирәк?
5 Кайберәүләргә Аллаһыга иман итүләрен үстерер өчен, вакыт кирәк. Шуңа күрә сабыр булыгыз. Безнең белән сөйләшкәч, кеше шундук Аллаһының барлыгына ышана башламас. Ләкин вакыт узу белән ул, бәлки: «Аллаһы бардыр» һәм «ни өчен кешеләр Аллаһыга ышана икәнен хәзер аңлыйм»,— дип әйтер.
6. Ни өчен кайбер кешеләр Изге Язмалар белән кызыксынмый?
6 Изге Язмалар белән кызыксынмаган я аңа ышанмаган кешеләр. Кайчак кеше Аллаһыга ышана, ә Изге Язмаларның Аллаһыдан булуына ышанмый. Шуңа күрә аңа бу китап кызык түгел. Яисә ул христиан булмаган илдә яши һәм Изге Язмаларны христиан дөньясы белән бәйли. Ә, бәлки, ул «христиан» илендә яшәгәндер һәм ул илдә кешеләр дин белән кызыксынмагандыр һәм Изге Язмаларның файдасын күрмәгәндер. Андый кешеләр Изге Язмалар белән кызыксына башласын өчен һәм, ахыр чиктә, аны өйрәнә башласын өчен, нәрсә эшләп була?
7. Кешеләрдә Изге Язмаларга кызыксыну уятыр өчен, нәрсә эшләп була?
7 Грециядәге филиалдан мондый хәбәр иреште: «Изге Язмалар белән кызыксынмаган кешеләрдә кызыксыну уятыр өчен, аны ачып, анда нәрсә язылганын күрсәтергә генә кирәк. Вәгазьчеләрнең сүзләренә караганда, Изге Язмалардагы хәбәр кешенең йөрәгендә тирәнрәк эз калдыра (Евр. 4:12). Моңа күп вәгазьчеләр инанган. Күп кенә кешеләр Изге Язмаларда Аллаһының исемен күргәч, ул китапны җентекләп өйрәнергә булды». Һиндстандагы филиалдан мондый хәбәр килде: «Тормыш һәм үлем турындагы хакыйкать күп кенә һинд кешесенә тәэсир итә. Аллаһы Сүзендә милләтчелек булмаган дөнья турында вәгъдә дә аларда кызыксыну уята». Кардәшләр сөйләшүне башлаганда шул территориядәге кешеләрнең проблемаларын искә ала. Бу аларга Аллаһы Патшалыгы җирдә башкарачак үзгәрешләргә күчәргә мөмкинлек бирә.
8. Кеше христиан дөньясының эшләре аркасында Аллаһы Сүзенә тискәре караш белән караса, без нәрсә әйтә алабыз?
8 Кемдер христиан дөньясының эшләре аркасында Аллаһы Сүзенә тискәре караш белән карый. Андый очракларда шуны күрсәтеп була: христиан дөньясы Изге Язмаларны һәм андагы тәгълиматларны дөрес аңлатмый. Һиндстандагы филиалдан мондый хәбәр килде: «Кайвакыт без кешеләргә чиркәүләр Изге Язмаларның әмерләрен тотмый икәнен күрсәтәбез». Һинд кешеләренә бер брошюра көчле йогынты ясый дип таный кардәшләр. Бу брошюрада чиркәүләрнең Изге Язмаларны үзгәртергә һәм юк итәргә маташулары турында әйтелә. Бразилиядә яшәүче бер пионер кешеләргә болай ди: «Изге Язмалар турында күбрәк беләсегез киләме? Күп кеше аны өйрәнергә ризалаша һәм, үзләренә берәр дин тотарга туры киләчәк, дип курыкмый. Алган белемнәрегез сезне, бәлки, гаҗәпләндерер».
9. Кеше башта Изге Язмалар белән кызыксынмаса да, ни өчен бирешмәскә кирәк?
9 Йәһвә һәр кешенең йөрәген күрә (1 Пат. 16:7; Гыйб. сүз. 21:2). Эчкерсез кешеләрне ул үзенә гыйбәдәт кылуга китерә (Яхъя 6:44). Кешеләрнең күбесе Аллаһы турында да, Изге Язмалар турында да бернәрсә дә билми. Хезмәтебез аларга «хакыйкать турында төгәл белем алырга» һәм котылган булырга мөмкинлек бирә (1 Тим. 2:4). Шуңа күрә кеше башта Изге Язмалар белән кызыксынмаса да, бирешмәгез! Үз телегездә чыгарылган коралларны кулланып, кызыксынуларын үстерегез. Ахыр чиктә, сез Изге Язмалар тәгълиматлары җентекләбрәк карала торган басма буенча өйрәнү үткәрә алырсыз.
[4 биттәге рамка]
Кеше Аллаһыга ышанмый дисә:
• Сора: «Сез һәрвакыт шулай уйлый идегезме?»
• Кеше буддист булса, «Чын иминлек һәм бәхетне ничек табарга?» (рус) дигән брошюраның 9—12 нче битләрен күрсәт.
• Кеше эволюциягә ышанса, астагы басмаларны күрсәтеп була:
Таратыр өчен брошюрада «Бу үзеннән-үзе барлыкка килгәнме яисә бер максат белән яратылганмы?» (рус) дигән рубрика
«Аллаһының искиткеч иҗади эшләре аңа дан китерә» (рус) дигән DVD фильм
«Тормышта ничек канәгатьлек табарга?» (рус) дигән брошюраның 4 нче дәресе, «Тормыш яратылган булганмы?» һәм «Тормышның барлыкка килүе. Игътибарга лаек биш сорау» (рус) дигән брошюралар
• Кеше дөньядагы гаделсезлек һәм газапларны күреп, үз иманын югалткан булса, мондый басмаларга игътибар итеп була:
«Яратучан Барлыкка Китерүче бармы?» (рус) дигән китапның 10 нчы бүлеген карагыз
«Аллаһы безне яратамы?» дигән брошюраның 6 нчы кисәген карагыз
• Кеше Аллаһы бардыр дип әйтсә, Изге Язмалар тәгълиматлары карала торган төп басманы куллан. Беренче биттән башлау мәҗбүри түгел, башка актуаль темадан башлап була.
[5 биттәге рамка]
Кеше Изге Язмаларга ышанмаса:
• «Яратучан Барлыкка Китерүче бармы?» (рус) дигән китапның 7, 8 нче бүлекләрен карап чыгыгыз
• Яһүдләр өчен «Тормышны нәрсә бәхетле итә?» (рус) дигән брошюраның 4 һәм 5 нче дәресләре
• Изге Язмалардагы принципларның файдалы булуы турында сөйләшегез. Аллаһы Сүзенең файдасын күрсәтер өчен, мондый басмаларны кулланып була:
Таратыр өчен брошюраларда «Гаиләләр өчен ярдәм» (рус) дигән рубрика
«Изге Язмалар. Аның тормышны үзгәртә торган көче» (рус) дигән DVD фильм
«Аллаһыдан иңдерелгән яхшы хәбәр!» дигән брошюраның 9 һәм 11 нче дәресләре; «Тормышта ничек канәгатьлек табарга?» (рус) дигән брошюраның 2 нче бүлеге
Буддистлар өчен «Иминлеккә һәм бәхеткә алып баручы юл» (рус) дигән брошюраның 3—7 нче битләре
Мөселманнар өчен «Чын иман — бәхетле тормыш ачкычы» дигән брошюраның 3 нче бүлеге
Территориягездәге кешеләр Изге Язмаларга тискәре карашта торса, берничә тапкыр килгәннән соң гына искә алынган акыллы киңәшләр Изге Язмалардан икәнен әйтеп була.
• Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрнең үтәлеше турында сөйләп бир. Кулланыр өчен басмалар:
«Изге Язмалар: төгәл тарих, ышанычлы пәйгамбәрлекләр» (рус) дигән DVD фильм
«Яратучан Барлыкка Китерүче бармы?» (рус) дигән китапның 7 нче бүлеге
• Кеше Изге Язмалар турында төрле сораулар бирә башласа, Изге Язмалар тәгълиматлары җентекләбрәк карала торган басманы куллан.
[6 биттәге рамка]
Кеше: «Мин Аллаһыга ышанмыйм»,— дип әйтсә, син:
• «Үземне Аллаһыга ышана башларга нәрсә этәргәнен сөйләп бирсәм буламы?» — дип әйтә аласың. «Изге Язмалар нигезендә сөйләшү» (рус) дигән китапның 357—362 нче битләреннән кайбер фикерләрне сөйлә. Яисә үзеңә укырга ошаган басманы алып килерсең дип әйт.
• «Әйтик, Аллаһы бар, ди. Сезнеңчә, Аллаһы нинди булыр иде?» — дип әйтә аласың. Күп кеше Аллаһы яратучан, гадел, мәрхәмәтле һәм кешеләргә бертигез карый дип әйтә. Кешегә Изге Язмалардан Аллаһының шул сыйфатларын күрсәт.
Кеше: «Мин Изге Язмаларга ышанмыйм»,— дисә, болай дип әйтеп була:
• «Күп кеше шулай дип әйтә. Кайберәүләрнең фикеренчә, Изге Язмаларда язылган фактлар фәнни мәгълүматларга туры килми. Ә башкаларның уйлавынча, аның нормалары искергән. Ә сезнең Изге Язмаларны укыганыгыз бармы? [Җавабын тыңла. Шуннан соң «Аллаһының яхшы хәбәре» дигән брошюраның 3 нче дәресен күрсәт һәм брошюраны тәкъдим ит.] Кайберәүләр Изге Язмаларның әһәмиятен киметә, чөнки дини укытучылар аның тәгълиматларын тотмый. Киләсе тапкыр мин сезгә 4—5 нче битләрдәге берәр мисалны китерермен».
• «Күп кеше шундый ук карашта тора. Беләсезме, мине Изге Язмаларның бер ягы гаҗәпләндерә. Аны күрсәтсәм буламы? [Әюб 26:7 я Ишагыйя 40:22 не укы. Бу шигырьләр Изге Язмаларда язылганнар фәнни мәгълүматларга туры килә икәнен раслый.] Изге Язмаларның акыллы киңәшләре гаиләләргә дә булыша. Икенче тапкыр мин сезгә бер мисал китерермен».
• «Эчкерсез әйткәнегез өчен рәхмәт сезгә. Аллаһы кешеләр өчен чыннан да бер китап иңдергән булса, сезнеңчә, анда нәрсә турында сүз барыр иде?» Аннары кешенең җавабына карап Изге Язмаларның берәр шигырен күрсәт.