«Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?» дигән брошюраны кулланыр өчен бер мөмкинлек
Территориябездә яшәгән күп кеше, аеруча христиан динен тотмаган кешеләр, Изге Язмалар белән таныш түгел. Андый кешеләр белән Изге Язмалар өйрәнүен үткәргәндә, кайбер вәгазьчеләр, кешегә Изге Язмалар белән танышырга ярдәм итәр өчен, «Изге Язмалардагы хәбәр» дигән брошюраны куллана. Мәсәлән, бер абый-кардәш, өйрәнү үткәргәндә кешегә Аллаһының җиргә карата нияте турында сөйләгәндә, брошюраның беренче бүлегенә игътибар итә. Шулай итеп, ул һәрбер өйрәнүдән соң бу брошюраның бер бүлеген карап чыга. Бәлки, син Изге Язмалар турында әз белгән я аның турында бернәрсә дә белмәгән кеше белән өйрәнү үткәрәсеңдер. Аңа «котылуга китерүче зирәклек бирә алган» Изге Язмаларны өйрәнергә ярдәм итәр өчен, өйрәнү материалы итеп «Изге Язмалардагы хәбәр» дигән брошюраны куллан (2 Тим. 3:15).