Яңа брошюра тәкъдим ителәчәк!
1. Ноябрь аенда без нәрсәне тәкъдим итәчәкбез, һәм бу брошюраның максаты нинди?
1 2009 елның «Уяу булыгыз!» дигән өлкә конгрессында «Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?» дигән брошюраның чыгарылуы турында белдерү ясалган иде. Бөтен дөнья буенча ноябрь аенда җыелышлар бу брошюраны тәкъдим итәчәк. Бу басма безнең территориябездәге кешеләргә нинди файда китерәчәк? Күп кешеләр, аеруча христиан динен тотмаган кешеләр, Изге Язмалар турында күп белми. Шуңа күрә бу басманың максаты — Изге Язмалар белән танышырга ярдәм итү, моның турында брошюраның өченче битендә әйтелгән.
2. Брошюраны ничек тәкъдим итеп була?
2 Ничек тәкъдим итәргә. Без болай дип әйтә алабыз: «Сез мондагы сүзләр турында нәрсә уйлыйсыз? [2 Тимутегә 3:16 ны укы.] Күп кешеләр бу сүзләр белән ризалаша; башкалар исә Изге Язмалар — бу яхшы китап кына дип әйтә. Ә сез Изге Язмалар турында нәрсә уйлыйсыз? [Җавабын тыңла.] Динебезгә карамастан Изге Язмаларны үзебезгә тикшерер өчен күп сәбәпләр бар. [3 нче битнең өстендәге кереш сүзләрне укы.] Бу брошюрада Изге Язмалардагы хәбәр кыскача гына каралса да, сезгә Изге Язмаларның төп темасы һәм хәбәре бар икәнен белергә кызык булачак».
3. Аеруча христиан динен тотмаган кешеләргә без шулай ук нәрсә әйтә алабыз?
3 Аеруча христиан динен тотмаган кешеләргә вәгазьләгәндә, шулай ук син болай әйтә аласың: «Изге Язмаларда (яки бу изге китапта) язылган сүзләр турында сез нәрсә уйлыйсыз? [Мәдхия 36:11 не укы.] Сезнеңчә, бу пәйгамбәрлек үтәлгәч, җир шундый булырмы? [Җавабын тыңла.] Бу — төрле милләт кешеләре һәм төрле дин тотучылар Изге Язмаларны укып юаныч һәм өмет таба алуын күрсәтә». Өченче битнең өстендәге кереш сүзләрне укы һәм брошюраны тәкъдим ит.
4. Изге Язмалар өйрәнүен башлар өчен, брошюраны ничек кулланып була?
4 Изге Язмалар өйрәнүен башла. Кабат килгәндә, без кешегә сөйләшүебезне искә төшереп, сөйләшкән темага бер-ике абзац карап чыгып, шул бүлекнең ахырындагы сорауларны куллана алабыз. Яисә Изге Язмалар өйрәнүен шунда ук башларга теләсәк, без кеше белән бергә өйрәнүләр үткәрер өчен китаптан аны кызыксындырган теманы карап чыга алабыз. Әйдәгез, барыбыз да ноябрь аенда бу брошюраны ашкынып тәкъдим итик!