Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • km 4/14 7 б.
  • «Кулыңа ял бирмә»

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • «Кулыңа ял бирмә»
  • Безнең изге хезмәтебез 2014
  • Охшаш мәкаләләр
  • Синең вәгазьләү участогың бармы?
    Безнең изге хезмәтебез 2013
  • Яхшы хәбәрне вәгәзьләү ысуллары
    Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылган халык
Безнең изге хезмәтебез 2014
km 4/14 7 б.

«Кулыңа ял бирмә»

«Раббыга хезмәт иткәндә» башкарасы эшләр әле күп (1 Көр. 15:58). Җыелышыңның территориясендә сирәк вәгазьләнә торган участоклар булса, аларның берсен үз участогың итеп ала аласың. Шулай эшләсәң, җыелышта андый участоклар әзәер.

Моннан тыш, андый авырлык белән очрый торган җыелышларда өлкәннәр сирәк вәгазьләнә торган участоклар әзәйсен өчен вәгазьчеләрне бергә оештырып вәгазьгә җибәрә ала. Вәгазьчеләр үзләре белән төшке ашны алып җыелышның ерак участокларына бара аламы һәм анда көне буе вәгазьли аламы? Андый участоклар мөмкин кадәр әзрәк булсын өчен бу елны бар тырышлыкларыбызны куйыйк.

Әгәр дә сез җыелышыгызның территориягезне бер елда вәгазьләп чыгарга өлгерәсез икән, син башка җыелышларга бу яктан күпмедер вакыт ярдәм итеп тора аласың. Үткән елны 37 вәгазьче шулай эшләгән дә. Нәтиҗәдә, алар мул җимешләр урган: кешеләргә кабат килеп йөреп, Изге Язмалар өйрәнүләрен башлаган. Андый ярдәм алып торган җыелыштагы бер өлкәннең сүзләре буенча, аларга булышып торган 14 вәгазьченең «10 көнлек эшләре безнең җыелышыбызның бер айлык эшләренә тиң». Син бу елны андый ярдәм берәр җыелышка күрсәтә аласыңмы?

Шулай ук Россиянең якынча 1 300 билгеләнмәгән территориясендә вәгазьләү теләген белдереп була. Үткән елны күп кенә вәгазьчеләр андый территорияләрдә вәгазьләгән булса да, кайбер территорияләрдә әле дә ихтыяҗ зур. Шуңа күрә без сине андый территорияләрдә вәгазьләргә һәм «бөтен җирдә Аллаһы Патшалыгы игълан ителсен өчен» күбрәк тырышлыклар куярга дәртләндерәбез (Лүк 9:60).

Өстәвенә, кайберәүләр зур ихтыяҗ булган җирләрдә вәгазьләргә тели. Синең дә андый теләгең булса, җыелышыңдагы өлкәннәр белән сөйләш. Бәлки, син «Безнең патшалык хезмәтебез» 2011 ел, август ае, 4—6 нчы битләрдәге «Син Македуниягә күчә аласыңмы?» дигән мәкаләне дә карап чыгарга булырсың.

Патшалык турында вәгазьләп күбрәк орлык чәч. Башка җыелышларга территорияләре белән булышлык күрсәтергә я билгеләнмәгән территорияләрдә вәгазьләргә теләгән һәркемгә хезмәт күзәтчесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ул аларга зур ихтыяҗ булган җирләрнең исемлеген бирә ала.

Әйдәгез, кулны сабанга куеп, ягъни киңәя барган эштә катнашып, гел алга гына карап торыйк (Лүк 9:62). Чәчкән орлыкларыбызның кайсысы уңыш бирәчәк икәнен без белмибез (Вәг. 11:6). Шуңа күрә үзебезне Йәһвәгә һәм аның оешмасына тапшырыйк һәм бу дөньяның ахыры килгәнче Патшалык турында вәгазьләп йөреп орлыкларны зур ихтыяҗ булган җирләрдә чәчик. Шулай итеп, без ашкынучан Филиптан үрнәк алырбыз (Рәс. 8:26, 27; Мат. 28:20).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу