Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • km 12/10 3-6 б.
  • Ә син хезмәт итәргә әзерме?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Ә син хезмәт итәргә әзерме?
  • Безнең изге хезмәтебез 2010
  • Охшаш мәкаләләр
  • Яхшы эшләрегез онытылмас
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2019)
  • Сезне чын күңелдән чакырабыз!
    Күзәтү манарасы 2010 ел
  • Бәйтел нәрсә ул?
    Бүген Йәһвә ихтыярын кем үти?
Безнең изге хезмәтебез 2010
km 12/10 3-6 б.

Ә син хезмәт итәргә әзерме?

1 Б. э. к. 778 елда искитәрлек вакыйга булган. Ишагыйя пәйгамбәр күренештә «бөек һәм югары тәхеттә утыручы Йәһвәне» күргән. Ишагыйя шулай ук серафимнарның Йәһвәне данлаганнарын ишеткән, алар: «Изге, изге, изге, гаскәрләр Иясе Йәһвә»,— дип әйткән булган. Бу никадәр дулкынландыргыч вакыйга булгандыр! Шул вакытта Йәһвә уйланырга дәртләндерүче сорау биргән: «Миңа кемне җибәрергә, һәм безнең өчен кем барыр?» Бу йөкләмә нинди икәне һәм кеше аны башкарганы өчен ничек бүләкләнәчәк икәне турында бернәрсә дә әйтелмәгән. Әмма Ишагыйя икеләнмичә: «Менә мин! Җибәр мине»,— дип җавап кайтарган (Ишаг. 6:1, 3, 8).

2 Аллаһы хезмәтчеләре Йәһвәнең бар кушканнарын үтәргә әзер булулары белән аерылып тора (Мәд. 109:3). Шуңа күрә хезмәт итәргә әзер булган кешеләр өчен махсус чакыру яңгырый. Ә син, Ишагыйя кебек, шул чакыруны кабул итәргә әзерме?

3 Вефильдә хезмәт итәргә теләгән абый-кардәшләр һәрвакыт кирәк. Анда хезмәт итәр өчен, Патшалык эшләрен беренче урынга куярга чын күңелдән теләгән һәм бөтен дөньядагы вәгазь эше белән бәйле бар йөкләмәләрне башкарырга әзер булган кардәшләр кирәк (Мат. 6:33). Чыннан да, Вефильдә хезмәт итү Йәһвәгә ихлас күңелдән хезмәт итәргә гаҗәеп мөмкинлек бирә. Ничек итеп?

4 Вефильдә башкарыла торган эш. Кушма Штатлардагы өч Вефиль комплексында, Бруклинда, Паттерсонда һәм Уолкиллда (Нью-Йорк) даими башкарыла торган эш турында уйлап кына кара. Шул өч урында хезмәт итүче берничә мең кардәш вәгазь эше һәм шәхси өйрәнү өчен Изге Язмаларны һәм Изге Язмаларга нигезләнгән әдәбиятны хәзерли. Шулай итеп, Вефиль гаиләсенең әгъзалары ышанычлы һәм акыллы хезмәтче сыйныфы вә аның Җитәкче советы белән тыгыз хезмәттәшлек итә ала, һәм бу алар өчен зур хөрмәт (Мат. 24:45). Мәсәлән, үткән хезмәт елында Кушма Штатлардагы Вефиль гаиләсе зур тырышлык куйган булган, моның ярдәмендә дистәләгән миллион китап белән брошюра, йөзләрчә миллион журнал бастырылган һәм төрле җирләргә җибәрелгән булган. Бу басмалар өчен «күңелгә хуш-хозур хикмәтле сүзләр» табар өчен һәм дөрес сүзләр сайлар өчен, зур эш башкарырга кирәк (Вәг. 12:9, 10). Өстәвенә, бөтен дөнья буенча 2 000 артык тәрҗемә итүчегә җитәкчелек бирелә. Аларның тырышлыклары ярдәмендә якынча 500 телдә әдәбият бастырыла. Төрле илләрдәге филиалларда, шул исәптән 2 400 дән артык җыелышны күзәткән Россия филиалында, башкарыла торган эшне оештырыр өчен, күп тырышлыклар куела. Шулай ук мөмкинлекләре чикле булган илләр өчен кирәкле булган өстәмә Вефиль биналарны, Конгресслар һәм Патшалык Залларны проектлаштырган һәм төзегән филиалларга ярдәм күрсәтелә. Вефильдәге төрле эшләрне башкарыр өчен, йөзләрчә ирекле хезмәтчеләр кирәк. Мәсәлән, әдәбиятны бастырырга һәм төрле җирләргә җибәрергә, биналарны җыештырырга, техниканы тиешле хәлдә сакларга, ризык әзерләргә, әйберләрне сатып алырга, сәламәтлек турында кайгыртырга һәм Вефильдәге башка эшләрне башкарырга.

5 Эш күп булса да, ул рухи яктан канәгатьлек китерә. Вәгазь белән өйрәтү эшендә катнашыр өчен, безгә бөтен көч куярга кирәк. Без моны аңлыйбыз, һәм бу безгә зур шатлык китерә. Вефильдә хезмәт итү безгә Йәһвә оешмасын яхшырак белергә ярдәм итә. Мәдхия җырлаучының сүзләрен искә төшерегез: ул исраиллеләрне үз көннәрендәге теократик идарә итүнең җирдәге үзәген яхшырак белергә чакырган (Мәд. 47:13, 14).

6 Вефильдә хезмәт итүнең фатихалары. Вефиль гаиләсенең әгъзалары үзләренең хөрмәтле хезмәтләре турында нәрсә уйлый? Яшь һәм олы яшьтәге Вефильдә хезмәт итүчеләрнең аста китерелгән сүзләренә игътибар итегез. Вефильдә өч ел дәвамында хезмәт итүче бер апа-кардәш болай дигән: «Вефиль ярдәмендә мин Йәһвә белән мөнәсәбәтләремне ныгыттым. Монда озаграк хезмәт иткән саен һәм Вефиль ничек эшли икәнен белгән саен, мин Йәһвә сыйфатларын яхшырак белдем. Вефильдә хезмәт итү шулай ук миңа Йәһвә төрле кешеләрне куллана икәнен күрергә ярдәм итте. Ә аның хуплавын алыр өчен, камил булырга кирәкми».

7 Бер яшь абый-кардәш болай дип сөйли: «Яңа дөньяда булганда һәм борынгы замандагы тугры хезмәтчеләрне очратканда, аларга „бу дөньяда байлык артыннан куар урынына, мин Вефильдә күп еллар дәвамында хезмәт иттем“ дияргә әйбәт булыр».

8 Башка яшь абый-кардәш үзенең үзгәргән холкы турында болай дип уйлана: «Мин үземне яхшырак белдем, нәрсә үзгәртергә кирәк икәнен аңладым һәм кирәкле сыйфатлар үстердем. Бу минем өчен бик файдалы булды. Минемчә, хәзер мин Йәһвәгә яхшырак хезмәт итә алам. Мин сабыррак булырга һәм ешрак үз-үзеңне тота белү сыйфатын, шулай ук көчлерәк мәхәббәт күрсәтергә өйрәндем».

9 Бер апа-кардәш үзенең фатихалары турында болай дип әйтә: «Вефильдәге рухи программа ярдәмендә мин Йәһвә турында һәм аңардан фикерләрдә, хисләрдә һәм эшләрдә ничек үрнәк алып булганы турында күбрәк белдем. Өстәвенә, монда һәрвакыт нәрсәгә дә булса өйрәнгәнгә, мин фатихаларны да һәрвакыт алам».

10 43 елдан артык Вефильдә хезмәт иткән һәм, тулаем алганда, 59 ел тулы вакытлы хезмәттә катнашкан абый-кардәш болай дигән: «Кайберәүләр уйлаганча, Вефиль — монастырь түгел. Тыгыз график ярдәмендә без эшнең күп өлешен башкарабыз. [...] Мин эшемне һәр көн шатланып башкарам. Ни өчен? Чөнки Йәһвәгә чын күңелдән хезмәт итеп һәм „нәрсә эшләргә тиеш булсак, шуларны гына башкардык“ икәнен белеп, без канәгатьле (Лүк 17:10)».

11 62 ел Вефильдә хезмәт иткән башка абый-кардәш болай дип әйткән: «Минемчә, оҗмах килгәнче, Вефиль — җирнең иң яхшы урыны. Мин тулы вакытлы хезмәтне яшәү рәвешем ясаганыма беркайчан да үкенмәдем. Йәһвәнең җирдәге оешмасының гаҗәеп үсешен күрергә һәм шунда катнашырга нинди шатлык китерә! Йәһвә миңа ярдәм итсә, мин Вефильнең алда да минем өем булуын һәм минем тормышымның Патшалык эшләренә багышлавын телим».

12 Син Вефильдә хезмәт итәргә әзер булсаң, сине күп фатихалар көтә. Өстә искә алынган Вефиль гаиләсенең әгъзалары аларның кайберләре турында гына әйткән. Ләкин хезмәттәге берәр хөрмәтле вазифаны башкарыр өчен, без билгеле таләпләргә туры килергә тиеш. Ә Вефильдә хезмәт итәргә теләүчедән нәрсә таләп ителә?

13 Вефильдә хезмәт итәр өчен таләпләр. Вефильдә хезмәт итәргә теләүчеләргә куелган төп таләпләр биредәге рамкада китерелә. Шулай ук андый кешеләргә тырышып эшләргә әзер булырга һәм ләззәтне яратучылар булмаска кирәк (2 Тим. 3:4; 1 Көр. 13:11). Вефильдә хезмәт итүчеләр тырышып Изге Язмаларны өйрәнгән, рухи яктан җитлеккән һәм «яхшылык белән яманлыкны аерырга» өйрәнгән кардәшләр булырга тиеш (Евр. 5:14). Аларның җитлеккән булулары тормышның бар өлкәләрендә, мәсәлән, киемдә, тышкы күренештә, музыка һәм күңел ачулар сайлауда, күренергә тиеш. Вефиль гаиләсенең әгъзалары һәр урында хезмәт итәргә әзер. Гадәттәгечә, яшьләргә физик эшне башкарырга кушалар, мәсәлән әдәбиятны бастырып төрле җирләргә җибәрергә, техниканы тиешле хәлдә сакларга, биналарны җыештырырга, кер юарга һәм ризык әзерләргә (Гыйб. сүз. 20:29). Әмма дөньяви эшкә караганда Вефильдәге һәрбер йөкләмә канәгатьлек китерә, чөнки бу Йәһвәне данлый торган изге хезмәт (Көл. 3:23).

14 Вефильгә чакырылган кардәшләр анда ким дигәндә бер ел хезмәт итсә, яхшы булыр иде. Шул вакыт эчендә алар оста итеп эшне башкарырга өйрәнәчәк. Вефиль аларның өйләре булсын өчен, күп нәрсә башкарыла. Йәһвәне яратканга күрә, Вефиль гаиләсенең әгъзалары үз теләкләрен түгел, ә Патшалык эшләрен беренче урынга куя, һәм бу Йәһвә өчен яраклы (Мат. 16:24).

15 Хәзерге ихтыяҗлар. Вефильдә башкарыла торган эшләргә карап, хәзер күбесенчә никахта булмаган абый-кардәшләр кирәк. Гомуми пионер булып хезмәт итү мәҗбүри түгел, ләкин ешрак гомуми пионер булып хезмәт иткән кардәшләр чакырыла, чөнки алар инде тулы вакытлы хезмәттә катнаша. Кайвакыт 19—35 яшь тирәсендәге кияүгә чыкмаган апа-кардәшләр һәм ирле-хатынлылар, аларның Вефиль өчен кирәкле осталыклары булса, Вефильгә чакырылырга мөмкин. Ләкин без кардәшләрне «мине Вефильгә чакырсыннар өчен, махсус белем алырга кирәк» дип уйламаска чакырабыз. Бәлки, хакыйкатькә килгәнгә кадәр махсус белем алган кардәшләр үз тәҗрибәләре һәм белемнәре турында җентекләп язып, бу мәгълүматны Вефиль хезмәте өчен гариза белән бергә җибәрергә теләр.

16 Әйтик, син инде Вефиль хезмәте өчен гаризаны тутырдың, әмма сине Вефильгә чакырмадылар. Алай булса да, боекма. Син гаризаны һәр ел яза аласың. Вефиль өчен кирәкле махсус белемнәре һәм осталыклары булган кайбер абый-кардәшләр Вефильдә вакытлыча булышырга теләк белдерә. Андый абый-кардәшләр Вефильдә вакытлыча — бер, ике, өч, дүрт атна яки хәтта өч ай дәвамында — хезмәт итәр өчен, гариза яза ала. Шул хезмәттә катнашырга теләүчеләр Вефильдә вакытлыча хезмәт итәр өчен гаризаны җыелыш сәркатибеннән алырга мөмкин. Өстәмә гаризаларга, jw.org дигән веб-сайтка кереп, заказ биреп була.

17 Вефиль гаиләсенең әгъзалары Мәсихнең кардәшләре белән иңне иңгә терәп Йәһвәгә хезмәт итә, һәм бу алар өчен зур хөрмәт. Җитәкче совет бөтендөнья кардәшлекнең ихтыяҗлары өчен хезмәт итәргә әзер булган бар кардәшләргә аларның фидакарьлек рухы өчен рәхмәтле (Флп. 2:20—22; 2 Тим. 4:11).

18 Яшьләр, Вефиль хезмәтенә инде хәзер әзерләнә башлагыз. Вефиль хезмәтенә 19 яшь җиткән кардәшләр чакырыла, ләкин шул хезмәткә күпкә алдарак әзерләнергә кирәк. Вефиль хезмәтенә әзерләнер өчен, яшьләр нәрсә эшли ала? Гайсә болай дигән: «Әйтик, сезнең арагызда кем дә булса манара төзергә тели ди... [Ул] иң башта утырып, аның күпмегә төшәсен хисапламасмы әллә?» (Лүк 14:28). Белгәнебезчә, берәр проектның төзүе уңышлы булсын өчен, әзерләнү һәм планлаштыру кирәк. Ә яшьләргә үз киләчәкләрен Йәһвә хезмәтендә ничек төзи икәненә бигрәк тә игътибар итәргә кирәк! Рухи максатларга ирешер өчен, балачактан ук нык нигез салырга кирәк. Ә син нинди нигез саласың? Вефильдә хезмәт итәргә теләсәң, синең өчен аста китерелгән мәгълүматны игътибар белән карап чыгу файдалы булачак.

19 Хезмәт итүнең бу махсус төрен ничек сыйдырырга? Маттай 19:12 дәге сүзләр буенча, Гайсә үз шәкертләрен ялгызлыкны сыйдырырга дәртләндергән. Ә нәрсә өчен ялгызлыкны сыйдырырга кирәк булган? Үз сәбәпләре аркасында түгел, ә «Күкләр Патшалыгы хакына». Паул да мәсихчеләрне, игътибарларын читкә юнәлтмичә Раббыга даими рәвештә хезмәт итәр өчен, өйләнмәскә дәртләндергән (1 Көр. 7:32—35). Кызганычка каршы, өйләнмәгән күп кенә абый-кардәшләр, иртә өйләнергә теләгәнгә, Вефильдә хезмәт итү мөмкинлекләрен югалта. Шуңа күрә без яшь абый-кардәшләрне, аларның әле бернинди гаиләдәге бурычлары булмаганда, тулы вакытлы хезмәттә катнашыр өчен, бөтен көчләрен куярга чакырабыз. Ә соңрак өйләнергә теләсә, алар вакыт узу белән җыелган тормыш һәм хезмәт тәҗрибәләре ярдәмендә гаиләдә үз ролен яхшырак үтәячәк. Вефильдә берничә ел хезмәт иткәч, кайберәүләр өйләнгән һәм анда, үз хатыны белән гаилә буларак, хезмәт итә башлаган. Соңыннан хезмәтнең башка төрләрендә катнашса, мәсәлән күчеп йөрүче күзәтче яки миссионер булып хезмәт итсә, алар, әлбәттә, Вефиль хезмәтен сыйдыра алганына үкенмәячәк.

20 Матди әйберләр сине читкә алып китмәсен. Һәрбер яшь кешегә үзенә мондый сорау бирергә кирәк: «Мәктәпне тәмамлагач, тормышымны нәрсәгә багышларга телим: бу дөньяда карьерага ирешергә я Йәһвәгә тулы вакытлы хезмәт итәргәме?» Әлбәттә, тулы вакытлы хезмәт итәргә теләсәк, безгә күп нәрсәдән баш тартырга туры киләчәк. Әмма бу дөньядагы карьера белән дә нәкъ шундый хәл! Шулай да безгә ахыр чиктә нәрсә күбрәк файда китерәчәк? Гайсә ачык җавап биргән. Маттай 6:19—21 дә язылганча, ул болай дигән: «Үзегезгә байлыкны җирдә җыймагыз. Анда аны көя тапый, ул тутыга, караклар урлап чыга. Әмма сез хәзинәне күктә җыегыз: анда аны көя дә тапамый, ул тутыкмый да, караклар да кереп аны урлап чыкмый. Чөнки хәзинәң кайда булса, күңелең дә шунда булыр». Әйдәгез, карьерага ирешер урынына яисә матди әйберләргә омтылыр урынына Йәһвәгә чын күңелдән хезмәт итик. Без барыбыз да шуны аңларга тиешбез: иң кыйммәтле хәзинә — Йәһвә белән яхшы мөнәсәбәтләрне саклау һәм аның йөрәген сөендерү (Гыйб. сүз. 27:11). Әле яшь булганда Йәһвә ихтыярын беренче урынга куеп, без нәрсә кадерлибез икәнен һәм Аллаһы Патшалыгының безнең өчен никадәр мөһим икәнен күрсәтәбез. Шуны истә тот: «Раббының фатихасы — кешене баета һәм кайгы-хәсрәттән коткара» (Гыйб. сүз. 10:22). Йәһвә аларга биргән нәрсәләрдән аңа берәр кыйммәтле нәрсә кайтарып, яшьләр үз күңелләре кая булганын күрсәтә ала. Таләпләргә туры килгән кардәшләр нәкъ Вефиль хезмәте ярдәмендә күңелләре кая булганын күрсәтә ала.

21 Вефильдә хезмәт иткән кардәшләр әхлакый яктан саф булырга тиеш. Мәдхия җырлаучы үзенең «яшь кешегә үз юлын ничек итеп чиста йөртергә?» дигән соравына: «Үзен [Йәһвәнең] сүзе буенча саклап»,— дип җавап биргән (Мәд. 118:9). Бу сүзләр Шайтанның дөнья төзелешенә хас булган әхлакый бозыклык белән бәйле һәрнәрсәдән читтә торырга кирәк дигәнне аңлата. Яшьләргә рухи максатларга ирешергә комачаулар өчен, Шайтан төрле тозаклар куллана. Мәсәлән, Интернеттагы порнография карау, төрле җенестәге кешеләр белән үз-үзеңне дөрес тотмау, бозык музыка тыңлау, әхлаксыз күңел ачу һәм чамадан тыш исерткеч эчемлекләр эчү. Шайтанга каршы торыр өчен, тәвәккәллек күрсәтергә кирәк. Бу тозакларның берсенә генә эләккәнеңне сизсәң, шунда ук җыелышыңдагы өлкәннәр белән сөйләш һәм Вефильдә хезмәт итәр өчен гаризаны язар алдыннан бар бозык эшләрне калдыр. Йәһвәгә тулы вакытлы хезмәт итәр өчен, саф вөҗдан кирәк (1 Тим. 1:5).

22 Башкалар белән уртак тел табарга тырыш. Вефильдә уңышлы хезмәт итәр өчен, башкалар белән уртак тел табарга тырышырга кирәк. Россиядәге Вефиль гаиләсе чыгышлары төрле булган йөзләрчә кардәшләрдән тора. Кешеләрнең төрле булулары Вефильне баета, әмма бу шул ук вакыт авырлыклар тудыра. Вефиль хезмәте турында уйласаң, үзеңә мондый сораулар бир: «Минем белән берәрсе ризалашмаса, мин шунда ук үпкәлимме? Башкалар минем белән уртак тел җиңел табып була дип саныймы?» Сиңа бу якларда берәр нәрсә үзгәртергә кирәк булса, хәзер үк башла. Шулай эшләсәң, сиңа Вефиль гаиләсенең әгъзалары белән яшәү һәм алар белән бергә эшләү авыр булмас.

23 Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләр үстереп, үз рухилыгыңны ныгыт. Шәхси өйрәнү программасын, шул исәптән Изге Язмаларны һәр көн уку графигын, төзе. Яхшы хәбәрне ашкынып вәгазьлә. Бу киңәшләрне куллансаң, синең алгы китешең һәркемгә ачык күренер (1 Тим. 4:15). Тулы вакытлы хезмәткә инде хәзер әзерләнә торган кардәшләрне нинди искиткеч киләчәк көтә!

24 Әти-әниләр, үз балаларыгызны өйрәтегез. Әти-әниләр үз балаларын тулы вакытлы хезмәткә дәртләндерер өчен нәрсә эшли ала? Гайсә: «Өйрәнеп җиткәннән соң һәркем остазы кебек була»,— дигән (Лүк 6:40). Яхшы өйрәтелгән укучы үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән укытучысының яхшы сыйфатларын чагылдыра. Мәсихче әти-әниләр үз балаларын «диндарлыкка күнектереп» тәрбияләргә тырышканга, аларга бу принцип турында уйланырга кирәк (1 Тим. 4:7). Гадәттәгечә, балалар үз әти-әниләренең рухи нәрсәләргә карашларын үзләштерә. Шуңа күрә әти-әниләр үзләренә аста китерелгән сораулар бирсә, яхшы булыр иде. «Без шәхсән Вефильдә хезмәт итүчеләрнең чын гыйбадәт кылу хакына башкарган эшен кадерлибезме? Без Йәһвәнең бөтен дөнья буенча Вефильләрне фатихалаганын күрәбезме? Без үз балаларыбыз өчен иң яхшы тормыш юлы бу Йәһвәгә хезмәт итүгә багышланган тормыш икәненә ышанабызмы?» Без үзебез Вефиль хезмәтен һәм анда башкарылган эшне кадерләсәк, бу балаларыбызга да аны кадерләргә булышачак.

25 Елкана белән Һанна хак гыйбадәт кылуны югары бәяләгән. Бүгенге мәсихче әти-әниләр алардан күп нәрсәгә өйрәнә ала. Борынгы Исраилдә ирләр генә елга өч мәртәбә чатыр алдына, хак Раббы Йәһвә «каршына килергә тиеш» булган. Моңа карамастан Елканага үз гаиләсе белән, саф гыйбадәт кылуның үзәгенә барыр өчен һәм анда корбаннар китерер өчен, ел саен якынча 30 километр, күрәсең, җәяү, үтәргә туры килгән (Чыг. 23:17; 3 Пат. 1:3, 4, 9, 19; 2:19). Әйе, бу гаиләнең башы үз гаиләсенең үзе белән бергә рухи эшләрдә катнашуын теләгән.

26 Һанна, ире кебек, чын гыйбадәт кылуда катнашкан. Ул үзен чатыр алдында чын гыйбадәт кылырга бурычлы дип санаган. Һанна, угылы туса, ул чатыр алдында хезмәт итсен өчен, аны Йәһвәгә бирергә ант иткән (3 Пат. 1:11). Муса кануны буенча, ир кешенең үз хатынының уйламыйча әйткән нәзерен көчен бетерергә хакы булган (Сан. 30:7—9). Ләкин Елкана, күрәсең, Һаннаның нәзерен хуплаган. Шулай итеп, ул аның хатыны кабул иткән карар белән риза булганын күрсәткән, чөнки бу карар чын гыйбадәт кылуга каршы килмәгән (1 Пат. 1:22, 23).

27 Елкана белән Һаннаның дөрес карашлары һәм хак гыйбадәт кылу өчен рәхмәтле булулары аларның улына, Шамуилга, яхшы яктан тәэсир иткән булганмы? Һичшиксез! Бала чактан ук Шамуил үзенә тапшырылган йөкләмәләрне зур теләк белән һәм тугры башкарган. Өстәвенә, ул киләчәктә хезмәттәге хөрмәтле вазифалар башкарыр өчен әзерләнгән булган. Шамуил чатыр алдында үз вазифаларын башкара башлагач та, Елкана белән Һанна элеккечә үз улының хезмәте белән кызыксынган. Алар, аны дәртләндерер өчен һәм тулы вакытлы хезмәтендә ныгытыр өчен, аның янына даими килеп йөргән (3 Пат. 2:18, 19).

28 Елкана белән Һанна бүгенге мәсихче әти-әниләр өчен нинди искиткеч үрнәк! Без Вефиль белән андагы хезмәт турында сокланып сөйләсәк, шулай ук фидакарьлек рухы күрсәтеп Патшалык эшләрен беренче урынга куйсак, балаларыбыз да башкаларга ихлас күңелдән хезмәт итәргә әзер булачак. Күп әти-әниләр үз балаларына андый хисләрне үстерергә ярдәм итә. Җиде яшьлек бер кыз болай дип язган: «Үскәч, минем Вефильдә хезмәт итәсем килә. Анда мин 1) басмаларны бастырыр идем я 2) сәнгать бүлегендә эшләр идем я 3) чиста кер җыяр идем. Мин бар кирәкле нәрсәләрне эшләргә әзермен». Балаларыбызның хезмәт итәргә әзер булуын күрү нинди шатлык китерә!

29 Яшьләр, шуны истә тотыгыз: «Дөнья һәм аның нәфесләре үтеп китә, әмма Аллаһы ихтыярын үтәүче мәңге яши» (1 Яхъя 2:17). Рухи максатларга, шул исәптән Вефильдәге хөрмәтле хезмәтенә, ирешергә алда да тырышыгыз. Әти-әниләр, үз балаларын Аллаһыга җан-тән белән бирелгән булырга өйрәткән борынгы замандагы тугры хезмәтчеләрдән үрнәк алыгыз (2 Пет. 3:11). Аллаһы безгә «хәзерге һәм киләчәк тормышны вәгъдә» иткәнгә күрә, әйдәгез, яшь кардәшләребез Барлыкка Китерүчебезгә чын күңелдән хезмәт итсен өчен, бар көчебезне куйыйк (1 Тим. 4:8; Вәг. 12:1).

[4 биттәге рамка]

Вефильдә хезмәт итәр өчен төп таләпләр

● Ким дигәндә бер ел суга чумдырылган булу

● Рухи яктан җитлеккән булу, Йәһвәне һәм аның оешмасын ихлас күңелдән ярату

● Рухи, психик, эмоциональ һәм физик яктан таза булу

● Русча укый, яза һәм сөйләшә белү

● 19—35 яшьләр тирәсендә булу

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу