Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • km 9/07 1 б.
  • Филиалдан хат

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Филиалдан хат
  • Безнең изге хезмәтебез 2007
  • Охшаш мәкаләләр
  • Филиалда нинди эш башкарыла?
    Бүген Йәһвә ихтыярын кем үти?
  • Хезмәтне киңәйтү мөмкинлекләре
    Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылган халык
  • Яхшы хәбәрне вәгәзьләү ысуллары
    Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылган халык
Безнең изге хезмәтебез 2007
km 9/07 1 б.

Филиалдан хат

Кадерле Патшалык вәгазьчеләре!

Россия филиалы җаваплы булган территориядә 2007 хезмәт елында Патшалык эшләрендәге уңышларны күреп без шатланабыз. Россиядә октябрь аеннан алып май аена хәтле гомуми пионерлар саны арта барды һәм 20 000 нән узып китте! Шулай ук яз көннәрендә ярдәмче пионер булып хезмәт итәргә һәм вәгазьчеләр җитмәгән җирләргә күчәргә чакыруны күп вәгазьчеләр кабул итте. 2006 елның гыйнвар аеннан алып бүгенге көнгә кадәр филиалга ярдәм кирәк булган җирләргә күчәргә теләк белдергән вәгазьчеләрдән һәм гаиләләрдән 240 хат килде. Күп вәгазьчеләр дуслары чакырганга яки район күзәтчесе тәкъдим иткәнгә күченә. Беларусь белән Россиянең зур өлеше әле дә билгеләнмәгән территория булып кала. Без бар вәгазьчеләрне хезмәтләрен киңәйтергә һәм дәвам итәргә чакырабыз (Яхъя 4:35—38).

Россиядә «Патшалык хәбәре» — «Ялган диннең ахыры якын!» дигән 37 нче трактат 8 миллионнан артык таратылды. Бер гомуми пионер актив булмаган һәм суга чумдырылу үтмәгән бер вәгазьче белән шул трактатның эчтәлеген карап чыккан. Бу вәгазьче инде 9 ел актив булмаган, ә хәзер ул регуляр рәвештә очрашуларга йөри, вәгазьли һәм суга чумдырылу үтәр өчен әзерләнә. Россиядә өлкә конгрессына чакырулар тарату кампаниясе ярдәмендә 2006 ел конгресс программасын 2005 ел белән чагыштырганда, 11 000 кешегә күбрәк тыңлады.

Мондый кампанияләрнең максаты — эчкерсез кешеләргә Изге Язмаларның хак тәгълиматларын белергә булышу (Мат. 28:19, 20). Вәгазьләгәндә, кешенең кызыксынуы кечкенә булса да, Изге Язмалар өйрәнүе башлар өчен аның янына килеп-китегез. Без сезнең белән бергә Патшалык эшендә катнашырга бик шат. Без сезне чын күңелдән мәсихче ярату белән яратабыз.

Сезнең кардәшләрегез,

Россиядәге филиал

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу