Без Йәһвәгә нәрсә бирә алабыз?
1 Кешеләрдә Аллаһыга бирерлек нәрсә бар. Һабил, Нух һәм Әюб үзләренең мал-туарыннан иң яхшы хайваннарны Йәһвәгә корбан итеп китергәннәр (Ярат. 4:4; 8:20; Әюб 1:5). Әлбәттә, андый корбаннар Барлыкка Китерүчене берничек тә баетмаган, чөнки барысы да аныкы. Әмма бу тугры кешеләрнең корбаннары аларның Аллаһыга карата тирән яратуын күрсәткән. Бүген без Йәһвәгә «данлау корбаны» китерер өчен, үз вакытыбызны, көчебезне һәм мал-мөлкәтебезне куллана алабыз (Евр. 13:15).
2 Вакыт. Хезмәттә күбрәк катнашыр өчен, без мөһим булмаган эшләрне икенче урынга куеп, вакыт белән дөрес файдаланабыз, бу мактауга лаек! (Эфес. 5:15, 16). Без, бәлки, бер яки берничә ай ярдәмче пионер булып хезмәт итәр өчен, үзебезнең графикны үзгәртә алабыздыр. Яки без хезмәткә вакытны күбрәк бүлеп куя алабыз. Һәр атна 30 минутка күбрәк хезмәт итсәк, аена ким дигәндә ике сәгать җыелачак!
3 Көч. Йәһвәгә хезмәт иткәндә иң яхшысын бирер өчен, безгә күп көчне ала торган күңел ачулардан һәм эштән качарга кирәк. Шулай ук «рухны төшерә» торган борчылуларны җиңәргә кирәк, чөнки алар Аллаһыга дигән көчне урлый (Гыйб. сүз. 12:25). Борчылыр өчен сәбәпләр булса да, «Ходайга кайгыларыбызны салу» күпкә яхшырак! (Мәд. 54:23; Флп. 4:6, 7).
4 Мал-мөлкәт. Без вәгазь эшенә ярдәм итәр өчен, мал-мөлкәтебезне дә куллана алабыз. Паул мәсихчеләрне мохтаҗ булганнарга булышыр өчен, регуляр рәвештә үз «табышларының бер өлешен аерып куярга һәм сакларга» дәртләндергән (1 Көр. 16:1, 2). Нәкъ шулай ук без дә җыелыш ихтыяҗларына һәм бөтендөнья вәгазь эшенә иганәләр бирер өчен, акчабызның бер өлешен аерып куя алабыз. Йәһвә чын күңелдән биргәнне, ул кечкенә булса да, кадерли (Лүк 21:1—4).
5 Йәһвә безгә күп нәрсәне биргән (Ягък. 1:17). Без Аллаһыга рәхмәтлебез һәм аңа хезмәт итәр өчен, үз вакытыбызны, көчебезне һәм мал-мөлкәтебезне мул итеп бирәбез. Йәһвә моны хуплый, чөнки «Аллаһы шатланып бирүчене ярата» (2 Көр. 9:7).