Искә алу Кичәсенә киләчәк кешеләргә ничек ярдәм итеп була?
1. 2008 елның 22 март көнендә ничек итеп көчле шаһитлек биреләчәк?
1 2008 елның 22 март көнендә бөтен дөнья буенча миллионлаган кешегә көчле шаһитлек биреләчәк. Кичәгә килгән бар кешеләр Йәһвәнең бөек яратуы турында беләчәк. Ул бу яратуны кешеләр өчен йолым биреп күрсәткән (Яхъя 3:16). Алар Патшалык турында һәм ничек Йәһвә бу Патшалыкны кулланып, бөтен җирдә үзенең ихтыярын үтәячәк икәнен беләчәк (Мат. 6:9, 10). Алар Аллаһы халкы арасындагы яратуны һәм бердәмлекне күреп, безнең эчкерсез кунакчыллыкны сизәчәк (Мәд. 132:1).
2. Кичәгә килгән Изге Язмаларны өйрәнүчеләргә ничек ярдәм итеп була?
2 Изге Язмаларны өйрәнүчеләр. Кичәгә яңа гына безнең белән Изге Язмалар өйрәнә башлаган кайбер кешеләр киләчәк. Аларны башка кардәшләр белән таныштырыгыз. Аларга атна саен үткәрелә торган җыелыш очрашулары турында сөйләгез һәм Патшалык Залын күрсәтегез. Нотык аларны моннан ары да рухи яктан үсәргә дәртләндерәчәк. Докладчы әйткән фикерләрне өйрәнүчене ныгытыр өчен куллана аласыз.
3. Кичәгә килгән актив булмаган вәгазьчеләрне ничек дәртләндереп була?
3 Актив булмаган вәгазьчеләр. Кичәгә актив булмаган вәгазьчеләр дә киләчәк. Аларны беренче булып чын күңелдән сәламләргә тырышыгыз. Аларны уңайсыз хәлдә калдыра алган сүзләр әйтмәгез яки шәхси сораулар бирмәгез. Кичә үткәч, өлкәннәр Кичәгә килгән актив булмаган вәгазьчеләргә килеп-китәргә тиеш: аларны бәйрәмгә килгәннәре өчен мактап, алдагы очрашуга чакырыгыз.
4. Һәрберебез кунакларга ничек ярдәм итә ала?
4 Кунаклар. Кичәгә шулай ук безнең кайбер танышларыбыз һәм туганнарыбыз киләчәк. Кайберәүләрне без махсус кампания вакытында чакырачакбыз. Таныш булмаган кешеләрне күргәч, аларны чын күңелдән сәламләгез һәм алар белән танышыгыз. Бәлкем, алар безнең очрашуга беренче мәртәбә килгәннәрдер. Сөйләшкәндә, аларның телефон номерларын яки адресларын белеп була. Кичәдән соң берничә көн үткәч, сез аларга килеп-китә аласыз яки телефон аша шалтырата аласыз һәм аларның кызыксынуын үстереп, Изге Язмалар өйрәнүен тәкъдим итә аласыз.
5. Изге Язмалар өйрәнүен нинди сүзләрдән башлап була?
5 «Хак тәгълиматлар» китабы буенча өйрәнү башлар өчен, кешегә кабат килеп-киткәндә Кичәдә яңгыраган нотыктагы фикерләрне әйтеп була. Мәсәлән, Кичәдә докладчы Ишагыйя 65:21—23 тәге шигырьләрне укып китәчәк яки алар турында әйтәчәк. Һәм без бу нотыкны искә төшереп, болай дип әйтә алабыз: «Мин сезгә йолым китерәчәк кайбер фатихаларны күрсәтергә телим». Аннары «Хак тәгълиматлар» китабының 4, 5 нче битләрен карап чык. Яки болай дип әйт: «Күпләр Ишагыйя пәйгамбәрлегенең кайчан үтәләчәген белергә тели». Аннары 9 нчы бүлекнең 1—3 нче абзацларын карап чыгыгыз. Яки докладчы әйткән сүзләрне искә төшереп, «Хак тәгълиматлар» китабы буенча Изге Язмалар өйрәнүе ничек үткәрелә икәнен күрсәтеп була.
6. Без Гайсәнең үз үлемен искә алырга дигән әмерен үтәсәк, нинди мөмкинлекләр туачак?
6 Әйдәгез, Кичәгә киләчәк Изге Язмаларны өйрәнүчеләргә, актив булмаган вәгазьчеләргә һәм кунакларга ярдәм итәр өчен, бар мөмкинлекләрне кулланыйк (Лүк 22:19). Йәһвә, һичшиксез, аңа хезмәт иткәндә күрсәткән ашкынуыбызны фатихалаячак.