Кичәдә зур шаһитлек биреләчәк!
1. Кичәгә килгән кешеләргә нотыктан тыш тагын нәрсә тәэсир итәргә мөмкин? Аңлат.
1 Гадәттә, кешеләрне Кичәгә чакырыр өчен күп тырышлыклар куела. Кичәгә килгән кешеләргә ишеткәннәреннән тыш башка нәрсә дә тәэсир итә. Кичәдә булып, бер хатын-кыз күргәннәре турында әйткән. Аңарга Кичәдә булган бар кешеләрнең дусларча тотуы, ирекле хезмәтчеләрнең Кичә үткәрелгән матур һәм чиста бинаны төзегәне һәм аны яхшы килеш саклаганы охшаган. Шуңа күрә елның иң мөһим вакыйгасында башкаларга шаһитлек бирелсен өчен, докладчы да, безнең барыбыз да үз өлешен кертә ала (Эфес. 4:16).
2. Кичәгә килгән кешеләргә һәрберебез ничек шаһитлек бирә ала?
2 Килгән кешеләр белән елмаеп исәнләш. Кичәгә килгән кешеләргә күңелле итеп елмайсак һәм алар белән ягымлы исәнләшсәк, аларга яхшы шаһитлек биреләчәк (Яхъя 13:35). Һәрбер кеше белән сөйләшә алмасаң, якыныңдагы кешеләр белән танышып була (Евр. 13:1, 2). Кичәдәгеләр арасында танышлары булмаган кешеләргә игътибар ит. Аларны, бәлки, кампания вакытында чакырганнар. Аларга: «Сезнең андый очрашуда булганыгыз бармы?» — дигән сорау биреп була. Шул кешеләргә үзең яныңа утырырга тәкъдим ит һәм аларның булачак сорауларына җавап бирергә әзер булуыңны әйт. Кичәдән соң башка җыелышның очрашуы тиздән башланса һәм җыелышыңа залдан тиз арада китәргә кирәк булса, аларга болай дип әйтеп була: «Программа сезгә ошадымы? Сезнең белән моның турында берәр вакыт сөйләшеп буламы?»
3. Актив булмаган кардәшләрне ничек каршы алып була?
3 Актив булмаган кардәшләрне каршы ал. Әлбәттә, Кичәдә актив булмаган кардәшләр, шул исәптән Кичәгә генә килүче кардәшләр булачак. Бу кардәшләрне каршы алып, үзенең аларны чын күңелдән күрергә шат икәнеңне күрсәт (Рим. 15:7). Кичәдән соң өлкәннәр, актив булмаган кардәшләргә килеп, аларны очрашуларга чакырырга тырышачак. Кичәгә килгән кешеләрнең күбесе ишеткәннәре аркасында гына түгел, ә шулай ук «игелекле эшләребезне» күргәннәре аркасында Аллаһыны данласын иде. Без моның турында дога кылабыз (1 Пет. 2:12).