Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • km 4/08 1 б.
  • Уңышлы вәгазьче бул

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Уңышлы вәгазьче бул
  • Безнең изге хезмәтебез 2008
  • Охшаш мәкаләләр
  • Яңаларны вәгазьләргә ничек өйрәтергә?
    Безнең изге хезмәтебез 2010
  • Сез үз хезмәтегезне һәрьяклап үтисезме?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2019 ел
  • Хезмәттә ашкынучан булып калыгыз
    Күзәтү манарасы 2015 ел
  • Рухи уңышларга омтыл
    Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
Күбрәк карарга
Безнең изге хезмәтебез 2008
km 4/08 1 б.

Уңышлы вәгазьче бул

1 Безнең күктәге Атабыз аның хезмәтчеләре рухи уңышларга ирешкәндә, шул исәптән яхшы хәбәрнең җитлеккән һәм уңышлы вәгазьчесе булырга тырышканда, шатлана. Паул күзәтче Тимутене алга китеше ачык күренсен өчен, алда да хезмәткә игътибарлы булырга дәртләндергән (1 Тим. 4:13—15). Без барыбыз да, хәтта тәҗрибәле вәгазьче булсак та, хезмәтебезнең сыйфатын яхшыртыр өчен тырышырга тиеш.

2 Рухи максатлар куй. Уңышлы булыр өчен рухи максатлар куярга кирәк. Без үзебезгә нинди максатлар куя алабыз? Без рухи кылычыбызны, Изге Язмаларны, остарак кулланырга тырыша алабыз (Эфес. 6:17). Бәлки, хезмәтнең берәр төрендә, мәсәлән урамда, телефон буенча яки эш территориясендә вәгазьне яхшыртып буладыр. Яки кабат килүләрне яхшыртырга кирәктер. Изге Язмалар өйрәнүен башлау һәм үткәрү сәләтебезне яхшырту — тагын бер яхшы максат булырга мөмкин.

3 Ярдәм. Җыелыш очрашулары, бигрәк тә Теократик хезмәт мәктәбе һәм хезмәт очрашуы уңышлы вәгазьче булырга ярдәм итәр өчен оештырылган. Бу очрашуларга әзерләнгәндә, аларга йөргәндә һәм бирелгән киңәшләрне кулланганда күбрәк тырышлыклар куйган саен, күбрәк файда алабыз (2 Көр. 9:6).

4 Уңышлы булыр өчен бер-беребезгә ярдәм итәргә кирәк (Гыйб. сүз. 27:17). Бергә вәгазьләгән кардәшнең кереш сүзләрен игътибар белән тыңласак, бу безгә яхшырырга ярдәм итәчәк. Өстәвенә, китап өйрәнү күзәтчесе безгә шәхси ярдәм күрсәтелсен өчен тырыша ала. Вәгазьдә уңышлырак булыр өчен һәм күбрәк шатлык алыр өчен тәҗрибәле пионерның яки башка вәгазьченең ярдәме — бу зур фатиха! Безнең китап өйрәнүендә яңа вәгазьче булса, без аны вәгазьгә чакыра алабыз.

5 Бүгенге көндә башкарылган иң мөһим эш — мәсихче хезмәте. Йәһвәгә «данлау корбаны» китергәндә, без аңа иң яхшысын бирергә телибез (Евр. 13:15). Вәгазьдә уңышлы булырга тырышсак, без «хакыйкать сүзенә дөрес өйрәтүче һәм эшен оятка калмаслык итеп башкаручы» эшчеләр кебек булачакбыз (2 Тим. 2:15).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу