Яңаларны вәгазьләргә ничек өйрәтергә?
1. Беренче мәртәбә вәгазьгә барганда син нәрсә хис иткән идең?
1 Син беренче мәртәбә өйдән-өйгә вәгазьгә барган вакытыңны хәтерлисеңме? Син бик борчылгансыңдыр. Синең белән Изге Язмалар өйрәнүен үткәргән кардәш яки башка вәгазьче белән вәгазьләгән булсаң, син һичшиксез аның ярдәмен сизәргә шат булгансыңдыр. Хәзер син хезмәттә тәҗрибә җыйгансың һәм яңа вәгазьчене вәгазьләргә өйрәтә аласың.
2. Яңа вәгазьчеләр нәрсәгә өйрәнергә тиеш?
2 Яңа вәгазьчеләрне кеше белән сөйләшү башларга, вәгазьдә Изге Язмаларны кулланырга, кешеләргә кабат килеп-китәргә һәм Изге Язмалар өйрәнүләрен башлап аларны үткәрергә өйрәтергә кирәк. Алар шулай ук хезмәтнең төрле төрләрендә катнашырга, мәсәлән кешеләргә урамда һәм аларның эш урыннарында вәгазьләргә, өйрәнергә тиеш. Син аларга үз үрнәгең һәм киңәшләрең белән бу яктан яхшырырга ярдәм итә аласың.
3. Башкаларга үз үрнәгебез белән ничек ярдәм итә алабыз?
3 Үрнәгең белән өйрәт. Гайсә үз шәкертләренә ничек вәгазьләргә икәнен күрсәткән (Лүк 8:1; 1 Пет. 2:21). Яңа вәгазьче белән вәгазьләргә җыенганда, ул кабатлый алган гади кереш сүзләрне әзерлә, аларны безнең басмаларыбыздан алып була. Моннан соң вәгазьче син сөйләгәнне ишетсен өчен, беренче булып кешеләргә шул кереш сүзләрне әйт. Беренче кеше белән сөйләшү тәмамлангач, син вәгазьчедән шул кереш сүзләрнең уңышлы булуы турында аның фикерен сорый аласың. Бу аңа башкалар белән хезмәттәшлек итүнең файдасын күрергә булышыр һәм ул кереш сүзләрне әйткәннән соң син биргән киңәшләрне кабул итәргә җиңелрәк булыр.
4. Яңа вәгазьченең кереш сүзләрен тыңлаганнан соң, без аңа ничек ярдәм итә алабыз?
4 Киңәшләр бир. Гайсә үз шәкертләренә шулай ук вәгазьләр өчен күрсәтмәләр биргән (Мат. 10:5—14). Син дә яңа вәгазьчегә шундый ярдәм күрсәтә аласың. Ул сөйләгәндә аны игътибар белән тыңла. Кеше белән сөйләшүен тәмамлагач, хәтта ул барысын да дөрес эшләмәгәнен күрсәң дә, син аны билгеле берәр як өчен чын күңелдән макта. Аңа киңәшне бирергә ашыкма, бәлки ул борчыладыр, шуңа күрә шул хатаны эшләгәндер. Ул икенче тапкыр кереш сүзләрне әйткәндә бу хатаны төзәтмәсә генә, аңа киңәш бир. Моннан тыш, вәгазьчеләрнең сәләтләре төрле булганын истә тот, шулай ук бер үк эшне башкарыр өчен төрле ысуллар бар һәм алар барысы да дөрес булырга мөмкин икәнен онытма (1 Көр. 12:4—7).
5. Киңәш биргәндә без нәрсә әйтә алабыз?
5 Кайвакыт яңа вәгазьче синнән үзе киңәш сорар. Ләкин ул үзе сорамаса, аңа ярдәм итәр өчен үзең беренче адым яса. Моны йомшак кына ничек эшләп була? Кайбер тәҗрибәле вәгазьчеләр турыдан-туры болай дип сорыйлар: «Сиңа киңәш бирергә ярыймы?» яки «Син уйлаганча тагын нәрсәне яхшыртып була?» Шулай ук син болай дип әйтә аласың: «Мин вәгазьли башлаганда, миңа ... авыр иде, әмма миңа ... ярдәм итте». Кайчакта «Безнең Патшалык хезмәтебез»дә китерелгән киңәшләрне бергә карап чыгарга файдалы булыр. Яңа вәгазьчене күңелсезләндермәс өчен, аның кереш сүзләре буенча бер генә киңәш бир.
6. Хезмәт турында сүз барганда, «тимер тимерне» ничек кайрый?
6 Тимер тимерне кайрый. Паул тәҗрибәле игълан итүче Тимутене өйрәтү белән мәшгуль булырга һәм рухи уңышларга омтылырга дәртләндергән (1 Тим. 4:13, 15). Син беренче мәртәбә вәгазьгә барганнан бирле күп еллар үткән булса да, сиңа үз сәләтләреңне яхшыртыр өчен алда да тырышлыклар куярга кирәк. Синең белән вәгазьләгән кардәшләрдән үрнәк ал, алар арасында тәҗрибәләре аз булган вәгазьчеләр дә булырга мөмкин. Башкалар, аеруча яңа вәгазьчеләр, яхшы хәбәр игълан итүдә оста булсыннар өчен, син дусларча ярдәм кулын сузарга әзер бул (Гыйб. сүз. 27:17).