Вәгазь сыйфатын яхшыртабыз. Хезмәттәшлек итәбез
Ни өчен бу мөһим? Гайсә хезмәттәш белән вәгазьләү яхшы икәнен аңлаган. Шуңа күрә ул үзенең 70 шәкертен икешәр-икешәр итеп һәр урынга үзе алдыннан вәгазьләргә җибәргән (Лүк 10:1). Берәр вәгазьченең авырлыгы туса я ул кеше белән сөйләшкәндә каушап калса, аңа ярдәмгә хезмәттәше килергә мөмкин (Вәг. 4:9, 10). Ул үз хезмәттәше белән үз тәҗрибәсен бүлешергә я аңа берәр киңәш бирә ала. Болар аның хезмәттәшенә уңышлы вәгазьче булырга ярдәм итәр (Гыйб. сүз. 27:17). Моннан тыш, хезмәттәшләр ишектән-ишеккә йөргәндә рухи нәрсәләр турында сөйләшеп бер-берсенең рухын ныгыта ала (Флп. 4:8).
Бу айда болай эшләп кара:
Берәр вәгазьче белән хезмәттәшлек иткәч, аны макта: ни өчен аның белән хезмәттәшлек итү җиңел булганын әйт.