Вәгазьдә яхшы хезмәттәш булыйк
1. Хезмәткә икешәр йөрүнең нинди файдасы бар?
1 Бер тапкыр Гайсә 70 шәкертне вәгазьләргә җибәргән, һәм ул аларны «икешәр-икешәр итеп» җибәргән (Лүк 10:1, ЯД). Һичшиксез, шундый тәртип шәкертләргә вәгазь вакытында бер-берсенә ярдәм итәргә һәм бер-берсен ныгытырга булышкан. Башка вәгазьче белән бергә хезмәткә барганда, без аңа ничек ярдәм итә алабыз?
2. Хезмәттәшебез кереш сүзләрен әйткәндә, ничек һәм ни өчен аны тыңларга кирәк?
2 Тыңлыйбыз. Хезмәттәшебез кереш сүзләрен әйткәндә, игътибар белән тыңларга кирәк (Ягък. 1:19). Изге Язмалар шигырен укыганда, үзебезнең Изге Язмаларыбыз буенча карап бару мөһим. Хезмәттәшебез сөйләгәндә, аңа карарга, ә хуҗа сөйләгәндә, хуҗага карарга кирәк. Сөйләшү вакытында игътибар белән тыңлап, без кешене дә безне игътибар белән тыңларга дәртләндерә алабыз.
3. Хезмәттәшебезгә кайчан безнең ярдәмебез кирәк булырга мөмкин?
3 Сөйләшүгә урынлы булганда кушылабыз. Кереш сүзләрне әйткән кардәшкә сөйләшүне алып барырга юл бирсәк, без аңа шулай итеп хөрмәт күрсәтәчәкбез (Рим. 12:10). Без сөйләшүне бүлдермәскә тиешбез. Әгәр хезмәттәшебез фикерне онытса яки хуҗа каршы килсә яисә сорау күтәрсә һәм безнең ярдәмебез кирәк булса, без икенче теманы башлар урынына кардәшебезнең сүзләренә кушылырга тырышырбыз (Гыйб. сүз. 16:23; Вәг. 3:1, 7). Сөйләгәндә, сүзләребез бирелгән шаһитлек белән бер булырга тиеш (1 Көр. 14:8).
4. Хезмәтебездә шат һәм уңышлы булырга нәрсә ярдәм итәчәк?
4 Икешәр-икешәр вәгазьләгән җитмеш шәкерт «шатлана-шатлана» әйләнеп кайткан (Лүк 10:17, ЯД). Кардәшләр белән бергә хезмәткә барганда, аларны тыңласак һәм сөйләшүгә урынлы булганда кушылсак, без дә хезмәттә шат һәм уңышлы булачакбыз.