Хезмәттә бер-берегезне ныгытыгыз
1 Үз вакытында әйтелгән дәртләндерүче сүзләр һәр кешегә шатлык китерә (Гыйб. сүз. 25:11). Кардәшебез белән хезмәт иткәндә, сүзләребез бер-беребезне ныгытсын өчен, нәрсә эшләргә?
2 Көч бирүче сөйләшү. Хезмәт иткән вакытта рухи темаларга сөйләшү безне бик ныгыта! (Мәд. 36:30). Без кереш сүзләр турында сөйләшә алабыз яки хезмәттә безнең белән күптән түгел генә булган дәртләндерүче очракларны сөйләп була (Рәс. 15:3). Изге Язмаларны, соңгы журналларны укыганда яки җыелыш очрашуларында безгә нинди кызыклы фикерләр ошады? Без моның турында да сөйли алабыз. Патшалык Залында күптән түгел генә ишеткән ачык нотыктагы фикерләр турында сөйләшә алабыз.
3 Кеше безгә каршы килгәндә, аңа кирәкле җавапны бирә алмасак, без югалып калырга мөмкин. Моңа охшаш каршы килүләргә киләчәктә ничек җавап бирергә? Кардәш белән бергә моның турында уйланып алсак, файдалы булыр. Тиешле киңәшләрне «Изге Язмаларның берәр темасы буенча сөйләшүне ничек башларга һәм дәвам итәргә» (рус.) дигән брошюрадан табып була. Безгә кардәшнең тәкъдим иткән кереш сүзләре ошаса, без аны эчкерсез мактый алабыз.
4 Актив бул. Без, бәлкем, китап өйрәнүдәге берәр кардәш белән күптән хезмәт итмәгәнбездер. Аны хезмәт итәргә чакырып, без «бер-беребезне дәртләндерергә» мөмкин (Рим. 1:11, 12). Иртән яисә төштән соң бик әз вәгазьчеләр хезмәт итә ала. Гомуми һәм ярдәмче пионерлар бу вакытта берәрсе белән вәгазьли алса, моңа бик шат. Без пионерлар белән хезмәт итеп, аларга ярдәм итә алабыз. Җыелышта сәламәтлеге начар булган һәм күп хезмәт итә алмаган вәгазьче бармы? Аны, бәлкем, Изге Язмалар өйрәнүенә алып барсак, бу аңа да, безгә дә файда китерер (Гыйб. сүз. 27:17).
5 Мактау һәм рәхмәтле булу һәрвакыт, хәтта кечкенә нәрсәләр өчен дә, безне ныгыта. Башкалар белән хезмәт иткәндә моны онытмыйк, чөнки без «бер-беребезне... дәртләндерергә» телибез (1 Тес. 5:11).