Хезмәт иткәндә бер-беребезне дәртләндерик
1. Кардәшләр белән вәгазьләгәндә, без рәсүл Паулдан нинди үрнәк ала алабыз?
1 Рәсүл Паул, кардәшләре белән булганда, вакытны аларны дәртләндер өчен кулланган (Рим. 1:12). Син, берәр кардәш белән вәгазьләгәндә, аны дәртләндерер өчен һәм аңа булышыр өчен мөмкинлекне кулланасыңмы? Сиңа уңышлы вәгазьче булырга нәрсә ярдәм итә? Дәшмичә йөрер урынына, моның турында сөйләшеп була.
2. Хезмәттәшебезгә ничек кыюлык өстәргә, һәм ни өчен бу мөһим?
2 Кыюлык өстә. Кайбер вәгазьчеләргә кыюлык җитми, һәм бу аларның йөзеннән һәм тавышыннан күренә. Андый кардәшләрне эчкерсез мактап, без аларга кыю булырга ярдәм итәбез. Кардәшләргә кыюлык өстәр өчен, тагын нәрсә эшләп була? Бер күчеп йөрүче күзәтче хезмәттәшләренә үз куркуларын ачык итеп сөйләп бирә. Ул шулай ук, андый хисләрне җиңәр өчен, үзенең Йәһвәгә еш кына дога кылулары турында әйтә. Башка кардәш үзенә кыю булырга нәрсә булыша икәне турында болай сөйли: «Барысы да елмаюдан башлана. Кайчак миңа хәтта елмаер өчен дә дога кылырга кирәк». Бәлки, сиңа вәгазьдә үзеңне кыюрак хис итәргә нәрсәдер ярдәм иткәндер. Хезмәттәшеңә моның турында сөйлә.
3. Кардәшкә вәгазьдә уңышлырак булырга ярдәм итәр өчен, без аңа нәрсә турында сөйли алабыз?
3 Тәҗрибә уртаклашу. Бәлки, син җирле шартларга җайлашып кереш сүзләрдә берәр фикер я берәр сорау кулланасыңдыр, һәм моның ярдәмендә кешеләр белән уңышлы сөйләшүләр башлыйсыңдыр. Ә, бәлки, син кереш сүзләрдә берәр нәрсәне үзгәрткәнсеңдер, һәм бу яхшы җимешләр китерә торгандыр. Хезмәттәшеңә моның турында әйт (Гыйб. сүз. 27:17). Кабат килеп китүгә барганда, син хезмәттәшеңә үз максатың турында һәм шул максатка ничек ирешергә теләгәнеңне сөйлә. Изге Язмалар өйрәнүе вакытында син, бәлки, өйрәнүченең ихтыяҗларын исәпкә алып, билгеле бер фикергә, шигырьгә басым ясагансыңдыр я берәр өйрәтү ысулын куллангансыңдыр. Өйрәнүдән соң ни өчен син нәкъ шул фикерләргә игътибар иткәнеңне аңлатып була.
4. Ни өчен без имандашларыбызга ярдәм итәргә телибез?
4 Беренче гасырдагы яхшы хәбәрне таратучылар ышанмаган кешеләргә ярдәм итү белән генә чикләнмәгән. Алар шулай ук бер-берсен дәртләндереп һәм ныгытып торган (Рәс. 11:23; 15:32). Рәсүл Паул яшь Тимутине өйрәткән һәм аны алган белемнәрне башкалар белән уртаклашырга өндәгән (2 Тим. 2:2). Вәгазьләгәндә кардәшләребезгә игелек эшләргә онытмасак, без аларның шатлыкларына һәм уңышлы булуларына өлеш тә кертәбез һәм шулай ук күктәге Атабызның йөрәген сөендерәбез (Евр. 13:15, 16).