Вәгазь сыйфатын яхшыртабыз. Яңаларны өйрәтәбез
Ни өчен бу мөһим. Гайсәнең яңа шәкертләренә ул «кушканнарның барын да үтәргә» өйрәнергә кирәк, ә бу шул исәптән башкаларны хакыйкатькә өйрәтүне аңлата (Мат. 28:19, 20). Өйрәнүчеләрнең күпләре Теократик хезмәт мәктәбенә язылган һәм, бәлки, үз туганнарына һәм дусларына инде очраклы рәвештә вәгазьли. Шулай да, аларның хакыйкать өчен рәхмәтле булулары үскән саен һәм Йәһвә бар кешеләрнең дә яхшы хәбәрне ишеткәннәрен тели икәнен аңлаганнан соң, алар вәгазь эшендә катнашу теләген белдерә ала (Рим. 10:13, 14). Суга чумдырылмаган яңа вәгазьче рухи үсешнең бу мөһим этабын уңышлы итеп үтә алсын өчен, яхшы өйрәтүгә мохтаҗ (Лүк 6:40).
Бу айда эшләп кара:
Үз өйрәнүчең белән өйдән-өйгә йөреп вәгазьләргә сөйләш яисә аны кабат килеп китүгә я Изге Язмалар өйрәнүенә ал. Андый өйрәнүчең булмаса, тәҗрибәсезрәк вәгазьче белән хезмәт итәргә була.