Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • od 8 бүл. 71-86 б.
  • Яхшы хәбәрне вәгазьләүче хезмәтчеләр

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Яхшы хәбәрне вәгазьләүче хезмәтчеләр
  • Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылган халык
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ЯҢА ВӘГАЗЬЧЕЛӘР
  • ТАЛӘПЛӘРГӘ ТУРЫ КИЛҮ
  • ЯШЬЛӘРГӘ БУЛЫШУ
  • АЛЛАҺЫГА БАГЫШЛАНУ ҺӘМ СУГА ЧУМДЫРЫЛУ
  • ХЕЗМӘТТӘГЕ УҢЫШЛАР ТУРЫНДА ОТЧЕТЛАР
  • ВӘГАЗЬ ТУРЫНДА ОТЧЕТЫҢ
  • «ҖЫЕЛЫШ ВӘГАЗЬЧЕСЕНЕҢ ОТЧЕТЫ»
  • НИ ӨЧЕН ВӘГАЗЬ ОТЧЕТЛАРЫН БИРЕРГӘ КИРӘК?
  • ШӘХСИ МАКСАТЛАР КУЮ
  • Сораулар рамкасы
    Безнең изге хезмәтебез 2013
  • Изге Язмаларны өйрәнүчегә яхшы хәбәр вәгазьчесе булырга булыш
    Безнең изге хезмәтебез 2008
  • Кушымталар
    Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылган халык
  • Яхшы хәбәрне вәгәзьләү ысуллары
    Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылган халык
Күбрәк карарга
Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылган халык
od 8 бүл. 71-86 б.

8 БҮЛЕК

Яхшы хәбәрне вәгазьләүче хезмәтчеләр

ЙӘҺВӘ үз Улы Гайсә Мәсихне безнең өчен камил үрнәк итеп биргән (1 Пет. 2:21). Берәр кеше Гайсәнең шәкерте булып киткәч, ул, Аллаһы хезмәтчесе буларак, яхшы хәбәрне вәгазьли башлый. Үзенә иярү рухи яктан көч бирә икәнен күрсәтеп, Гайсә болай дигән: «Эштән йончыганнар, авыр йөк күтәреп йөрүчеләр — һәммәгез дә минем янга килегез, һәм мин җаннарыгызны яңартып җибәрермен. Минем камытымны киегез һәм миннән өйрәнегез, чөнки мин юаш, басынкы күңелле, һәм сез җаннарыгызны яңартырсыз» (Мат. 11:28, 29). Бу чакыруны кабул иткәннәрнең һәммәсе Гайсә сүзләренең хаклыгына инанган.

2 Аллаһының Баш хезмәтчесе буларак, Гайсә кайбер кешеләрне үзенең шәкертләре булырга чакырган (Мат. 9:9; Яхъя 1:43). Ул аларны хезмәттә катнашырга өйрәткән һәм аларга үзе башкарган эшне тапшырган (Мат. 10:1—11:1; 20:28; Лүк 4:43). Соңыннан ул тагын 70 шәкертен Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне игълан итәргә җибәргән (Лүк 10:1, 8—11). Шунда ул аларга болай дигән: «Сезне тыңлаучы мине дә тыңлый. Сезне кире кагучы мине дә кире кага, ә мине кире кагучы мине җибәрүчене дә кире кага» (Лүк 10:16). Бу сүзләр шәкертләргә йөкләнгән җаваплылыкның никадәр җитди булуын ассызыклый: алар Гайсәнең һәм Аллаһы Тәгаләнең вәкилләре булган! Гайсәнең: «Кил дә минем шәкертем бул»,— дигән чакыруына колак салган бүгенге кешеләр турында да шуны ук әйтеп була (Лүк 18:22; 2 Көр. 2:17). Аллаһы Гайсәнең бар шәкертләренә Патшалык турында вәгазьләү һәм яңа шәкертләр булдыру эшен тапшырган (Мат. 24:14; 28:19, 20).

3 Гайсәнең үзенә иярергә чакыруын кабул итеп, без Йәһвә Аллаһы һәм Гайсә Мәсих турында күбрәк белем ала башладык (Яхъя 17:3). Йәһвә безне үз юлларына өйрәтте. Аның ярдәме белән без фикер йөртү рәвешебезне үзгәрттек, яңа кеше булып киендек һәм тәртибебезне Йәһвәнең тәкъва нормаларына туры китердек (Рим. 12:1, 2; Эфес. 4:22—24; Көл. 3:9, 10). Чын күңелдән рәхмәтле булганга, без тормышыбызны Йәһвәгә багышладык һәм багышлануыбызны суга чумдырылу үтеп күрсәттек. Суга чумдырылгач, без Аллаһының хезмәтчеләре булып билгеләндек.

4 Аллаһыга хезмәт иткән кешенең «эшләре тел тидергесез һәм йөрәге саф» булырга тиеш; моны онытырга ярамый (Зәб. 24:3, 4; Ишаг. 52:11; 2 Көр. 6:14—7:1). Гайсә Мәсихкә иман иткәнгә, без саф вөҗданга ия булдык (Евр. 10:19—23, 35, 36; Ачыл. 7:9, 10, 14). Рәсүл Паул мәсихчеләрне «һәммәсен дә Аллаһы даны өчен эшләргә» һәм башкаларга киртә булмаска өндәгән. Рәсүл Петер дә үрнәк алырлык тәртипнең мөһимлегенә басым ясаган. Ул яхшы тәртибебезнең, кешеләрне яулап алып, хакыйкатькә җәлеп итә алганын күрсәткән (1 Көр. 10:31, 33; 1 Пет. 3:1). Син башкаларга яхшы хәбәр вәгазьчеләре булып китәргә ничек ярдәм итә алыр идең?

ЯҢА ВӘГАЗЬЧЕЛӘР

5 Кызыксынган кеше белән Изге Язмаларны өйрәнә башлагач ук, аны белгәннәрен башкалар белән уртаклашырга дәртләндер. Ул туганнарына, дусларына, хезмәттәшләренә һәм башка кешеләргә вәгазьли ала. Бу мөһим адымны ясап, син кешене Гайсә Мәсихнең шәкерте булырга һәм яхшы хәбәрне вәгазьли торган хезмәтче булырга өйрәтерсең (Мат. 9:9; Лүк 6:40). Өйрәнүче рухи яктан үссә һәм очраклы вәгазьләүдә остара барса, ул вәгазьче булу теләген белдерәчәк.

ТАЛӘПЛӘРГӘ ТУРЫ КИЛҮ

6 Кеше өйдән өйгә йөреп вәгазьли башлаганчы, ул билгеле бер таләпләргә туры килергә тиеш. Кеше безнең белән вәгазьдә катнашканда, башкалар аны Йәһвә Шаһите буларак кабул итә. Шуңа күрә ул үз тормышын Йәһвәнең тәкъва нормаларына инде туры китергән булырга тиеш. Шулчак кына ул суга чумдырылмаган вәгазьче була ала.

7 Кеше белән Изге Язмаларны өйрәнгәндә һәм андагы принциплар турында фикер алышканда, мөгаен, синең аның шәхси шартлары турында белеп алырга мөмкинлегең булгандыр. Син аның алган белемнәре буенча яшәгәнен күргәнсеңдер. Шулай да өлкәннәргә өйрәнүчеңнең тормышы белән бәйле кайбер якларны карап чыгарга кирәк булыр, һәм алар сезнең икегез белән сөйләшер.

8 Өлкәннәр советы координаторы ике өлкәнгә (аларның берсе хезмәт комитеты әгъзасы булыр) синең һәм өйрәнүчең белән сөйләшеп алырга кушар. Өлкәннәр аз булган җыелышларда бу йөкләмәне өлкән һәм яраклы хезмәттәш ярдәмче үти ала. Бу кардәшләр сөйләшүне кичектермичә үткәрергә тиеш. Өлкәннәр өйрәнүчеңнең вәгазьче булырга теләге турында җыелыш очрашуында белсә, алар синең белән һәм өйрәнүчең белән, бәлки, хәтта очрашудан соң сөйләшеп алыр. Өйрәнүчегә үзен иркен хис итәргә булышырга кирәк. Суга чумдырылмаган вәгазьче булып китәр алдыннан, ул аста китерелгән таләпләргә туры килергә тиеш.

  1. 1) Ул Изге Язмаларның Аллаһы тарафыннан рухландырылганына ышана (2 Тим. 3:16).

  2. 2) Ул Изге Язмаларның төп тәгълиматларын белә һәм кабул итә; кешеләр аңа сораулар биргәндә, ул ялган диннең тәгълиматлары я үз карашлары буенча түгел, ә Изге Язмаларда әйтелгәннәр буенча җавап бирергә тиеш (Мат. 7:21—23; 2 Тим. 2:15).

  3. 3) Ул, мөмкинлеге булса, Изге Язмалардагы әмергә буйсынып, Йәһвә халкының очрашуларына йөри (Зәб. 122:1; Евр. 10:24, 25).

  4. 4) Ул Изге Язмаларда җенси әхлаксызлык, шул исәптән зина кылу, полигамия, гомосексуализм турында нәрсә әйтелгәнен белә һәм шул белемнәре буенча яши. Каршы җенестәге кеше белән яшәсә һәм ул аның туганы булмаса, алар рәсми никахта торырга тиеш (Мат. 19:9; 1 Көр. 6:9, 10; 1 Тим. 3:2, 12; Евр. 13:4).

  5. 5) Ул Изге Язмалардагы эчкечелектән тыя торган канун буенча яши; шулай ук, бу дәвалану белән бәйле булмаса, ияләшүгә китерә торган һәм аңга тәэсир иткән табигый я синтетик матдәләрне кулланудан тыела (2 Көр. 7:1; Эфес. 5:18; 1 Пет. 4:3, 4).

  6. 6) Ул начар аралашудан качу мөһим икәнен аңлый (1 Көр. 15:33).

  7. 7) Ул ялган дин белән бөтен араларын өзгән һәм бүтән аның очрашуларына да йөрми, эшләрендә дә катнашмый (2 Көр. 6:14—18; Ачыл. 18:4).

  8. 8) Аның дөньяның сәяси эшләренә бер катышы да юк (Яхъя 6:15; 15:19; Ягък. 1:27).

  9. 9) Сугышлар турында әйткәндә, ул нейтралитет саклый (Ишаг. 2:4).

  10. 10) Аның чыннан да Йәһвә Шаһите буласы килә (Зәб. 110:3).

9 Өлкәннәр, өйрәнүченең бу сорауларга карашын аңлап бетермәсә, өстәмә сораулар бирер һәм нигез буларак моның өчен, бәлки, сораулардан соң китерелгән шигырьләрне кулланыр. Өйрәнүче шуны аңласын: Йәһвә Шаһитләре белән вәгазь эшендә катнашкан кеше Изге Язмалардагы таләпләр буенча яшәргә тиеш. Аның җаваплары өлкәннәргә ул үзеннән нәрсә таләп ителгәнен аңлыймы, юкмы һәм хезмәттә катнашыр өчен тиешле дәрәҗәдә таләпләргә туры киләме икәнен аңларга булышыр.

10 Өлкәннәр өйрәнүчегә вәгазьче була алуы я алмавы турында шунда ук әйтер. Күпчелек очракларда алар бу хакта сөйләшү тәмамлангач әйтә алыр. Бар таләпләргә туры килсә, өлкәннәр аны яңа вәгазьче булып китүе белән тәбрикләр (Рим. 15:7). Аны мөмкин кадәр тизрәк вәгазьли башларга һәм ай ахырында вәгазь отчетын бирергә дәртләндерергә кирәк. Өлкәннәр аңа шуны аңлатыр: ул суга чумдырылмаган вәгазьче булып киткәч һәм беренче тапкыр отчетын биргәч, аның исеменә «Җыелыш вәгазьчесенең отчеты» бланкын башлап җибәрерләр һәм җыелыш архивына кертерләр. Өлкәннәр вәгазьчеләрнең отчетларын язып барганга, оешмабыз Йәһвә Шаһитләренең бөтендөнья эшчәнлеге турында кайгырта ала, ә вәгазьчеләр рухи эшләрдә катнаша һәм рухи ярдәм ала ала. Моннан тыш, өлкәннәр яңа вәгазьчегә шуны искә төшерә ала: һәртөрле шәхси мәгълүмат jw.org сайтындагы Йәһв Шаһитләренең шәхси мәгълүматны яклау глобаль политикасы буенча тотыла.

11 Яңа вәгазьче белән яхшырак танышсак һәм уңышлары белән кызыксынсак, бу аңа яхшы яктан тәэсир итәр, мәсәлән, аны үз отчетларын даими рәвештә бирергә һәм Йәһвәгә тырышыбрак хезмәт итәргә дәртләндерер (Флп. 2:4; Евр. 13:2).

12 Өлкәннәр өйрәнүче кеше вәгазьдә катнаша ала дип карар иткәч, алар аңа «Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылган халык» дигән китапны бирер. Кеше беренче отчетын биргәч, җыелышта аның суга чумдырылмаган вәгазьче булып киткәне турында кыска белдерү ясалачак.

ЯШЬЛӘРГӘ БУЛЫШУ

13 Балалар да яхшы хәбәр вәгазьчеләре була ала. Гайсә балаларны ачык йөз белән кабул иткән һәм фатихалаган (Мат. 19:13—15; 21:15, 16). Әлбәттә, балалар өчен башлыча әти-әниләре җаваплы. Шулай да чын йөрәктән Патшалык хәбәрен таратырга теләгән яшьләргә җыелыштагылар да булыша ала. Балаларыгыз булса, вәгазьдә актив катнашуыгыз аларны да Аллаһыга ашкынып хезмәт итәргә дәртләндерер. Тәртипле бала үз иманын башкалар белән уртаклашырга теләсә, нәрсә эшләп була?

14 Әти я әни кеше, хезмәт комитетындагы берәр өлкәнгә мөрәҗәгать итеп, үз баласының вәгазьче була алу-алмавын билгеләр өчен бала белән фикер алышу үткәрергә сөйләшер. Өлкәннәр советы координаторы ике өлкәннең бала белән һәм иман итүче әтисе я әнисе белән (я икесе белән дә) яки опекуны белән очрашуы турында кайгыртыр. Бу ике өлкәннең берсе хезмәт комитеты әгъзасы булырга тиеш. Бала Изге Язмаларның төп тәгълиматларын белсә һәм аның хезмәттә катнашырга теләгәне ап-ачык булса, бу аның уңышларга ирешкәнен күрсәтер. Моны һәм вәгазьче булырга теләгән кеше өчен башка таләпләрне исәпкә алып, өлкәннәр баланың суга чумдырылмаган вәгазьче була алу-алмавын билгеләр (Лүк 6:45; Рим. 10:10). Бала белән сөйләшкәндә, кайбер сорауларны (олыларга гына кагылганнарны) карап чыгарга кирәк түгел.

15 Андый очрашу вакытында өлкәннәр баланы уңышлары өчен мактарга һәм суга чумдырылу максатын куярга дәртләндерергә тиеш. Һичшиксез, хакыйкатьне баланың йөрәгенә сеңдерер өчен, әти-әнисе күп тырышлыклар куйган, шуңа күрә алар да мактауга лаек. Әти-әнигә үз баласына алга таба да ярдәм итәргә булышыр өчен, өлкәннәр 179—181 нче битләрдәге «Мәсихче әти-әниләргә мөрәҗәгать» дигән кушымтага игътибар итәргә тиеш.

АЛЛАҺЫГА БАГЫШЛАНУ ҺӘМ СУГА ЧУМДЫРЫЛУ

16 Син Йәһвә турында белем алдың, аны яратасың, Йәһвәнең таләпләре буенча яшисең һәм хезмәттә катнашасың. Хәзер сиңа Йәһвә белән шәхси мөнәсәбәтләреңне ныгытырга кирәк. Ничек итеп? Үз тормышыңны Йәһвәгә багышла һәм моны суга чумдырылу үтеп күрсәт (Мат. 28:19, 20).

17 Багышлау изге максат өчен аерып куюны аңлата. Аллаһыга багышланганда, син аңа дога кыласың һәм аңа гомер буе хезмәт итәргә һәм аның юлларыннан йөрергә тантаналы рәвештә вәгъдә бирәсең. Бу вәгъдәне үтәр өчен, сиңа Йәһвәгә җан-тән белән бирелеп мәңге хезмәт итәргә кирәк (Кан. 5:9). Һәр кеше багышланырга үзе карар итә. Беркем дә синең өчен багышлана алмый.

18 Әмма Йәһвәнеке булырга теләгең турында аңа догада әйтү генә җитми. Аллаһыга багышланганыңны башкаларга да күрсәтергә кирәк. Моның өчен син, Гайсә кебек, суга чумдырылырга тиеш (1 Пет. 2:21; 3:21). Йәһвәгә хезмәт итәргә карар кылгач һәм суга чумдырылырга булгач, нәрсә эшләргә? Үз теләгең турында өлкәннәр советы координаторына әйт. Ул берничә өлкәнгә синең белән сөйләшергә кушар. Алар син суга чумдырылыр өчен таләпләргә туры киләсеңме, юкмы икәнен билгеләр. Күбрәк мәгълүмат алыр өчен, 182—184 нче битләрдәге «Суга чумдырылмаган вәгазьчегә мөрәҗәгать» дигән кушымтаны һәм 185—207 нче битләрдәге «Суга чумдырылырга теләүчеләр өчен сораулар» дигән кушымтаны карап чык.

ХЕЗМӘТТӘГЕ УҢЫШЛАР ТУРЫНДА ОТЧЕТЛАР

19 Инде күп еллар дәвамында саф гыйбадәт кылуның киңәюе турындагы отчетлар Йәһвә халкын дәртләндереп тора. Гайсә Мәсих үз шәкертләренә яхшы хәбәр бөтен җирдә вәгазьләнәчәк дип әйткән вакыттан бирле мәсихчеләр бу эшнең башкарылуы белән кызыксына (Мат. 28:19, 20; Марк 13:10; Рәс. 1:8).

20 Гайсәнең беренче шәкертләре вәгазь эшендәге уңышлар турында ишеткәндә бик шатланган (Марк 6:30). Изге Язмаларның Рәсүлләр китабында б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә якынча 120 кешенең изге рух белән сугарылганы турында әйтелә. Озакламый шәкертләр саны — якынча 3 000 гә, ә аннан соң инде якынча 5 000 гә җиткән. Хәбәрләр буенча, «Йәһвә... коткарылучыларның санын һәр көн арттырып торган» һәм «күп кенә руханилар бу иман юлына баскан» (Рәс. 1:15; 2:5—11, 41, 47; 4:4; 6:7). Бу яңалыклар шәкертләрне бик нык дәртләндергәндер! Бу гаҗәеп отчетлар аларны, яһүди дин җитәкчеләре кузгаткан кырыс эзәрлекләүләргә карамастан, Аллаһы кушкан эшне алга таба да үтәргә этәргән.

21 Б. э. якынча 60—61 елларында Паул Көләсәйлеләргә җибәргән хатында яхшы хәбәр «бөтен дөньяда да җимеш китереп тарала» һәм «күк астындагы һәр кешегә вәгазьләнгән» дип язган (Көл. 1:5, 6, 23). Беренче мәсихчеләр Аллаһы сүзенә тыңлаучан булган, һәм изге рух аларга, б. э. 70 елында яһүд системасы җимерелгәнче, гаять зур вәгазь эшен башкарырга көч биргән. Бу тугры мәсихчеләр өчен уңышлар турында ишетү никадәр күңелле булгандыр!

Син, вәгазь эше ахыр килгәнче җиренә җиткереп үтәлсен өчен, шәхси тырышлыклар куясыңмы?

22 Йәһвәнең оешмасы бүген дә шул ук рәвешчә эш итә. Маттай 24:14 тә: «Бар халыкларга шаһитлек бирелсен өчен, Патшалык хакындагы бу яхшы хәбәр бөтен җиһанда вәгазьләнер, һәм шунда ахыр килер»,— дип әйтелә, һәм оешмабыз бу эшнең үтәлеше турында отчетлар ясарга тырыша. Безнең, Аллаһының тугры хезмәтчеләренең, ашыгыч эшебез бар. Һәрберебез, бу эш ахыр килгәнче җиренә җиткереп үтәлсен өчен, шәхси тырышлыклар куярга тиеш. Йәһвә вәгазь эшенең башкарылып чыгуы турында кайгыртачак. Без дә бу эштә катнашсак, Йәһвәнең йөрәген сөендерербез (Йәз. 3:18—21).

ВӘГАЗЬ ТУРЫНДА ОТЧЕТЫҢ

23 Отчетыбызга нәрсә турында язарга? Оешмабыз чыгарган «Вәгазь турында отчет» дигән бланкта кертелергә тиешле мәгълүмат күрсәтелә. Аста отчетыбызны тутыруга кагылышлы гомуми күрсәтмәләр китерелә.

24 «Басмалар (бастырылган яки электрон форматта)» дигән юлда суга чумдырылмаган кешеләргә таратылган басмаларның саны — бастырылган яки электрон форматтагы басмаларның саны языла. «Күрсәтелгән роликлар» дигән юлга, вәгазьдә видеороликларыбызны күпме тапкыр күрсәтсәң, шул санны язарга кирәк.

25 «Кабат килеп китүләр» дигән юлга суга чумдырылмаган кешенең кызыксынуын үстерер өчен аның белән күпме тапкыр сөйләшкәнең языла. Кеше янына килү, аңа хат язу, шалтырату, СМС, электрон хат җибәрү я берәр басманы китерү кабат килеп китү дип санала. Кеше белән Изге Язмалар өйрәнүен үткәргән саен, бу кабат килеп китү булып тора. Гаилә белән гыйбадәт кылганда суга чумдырылмаган бала булса, өйрәнүне алып баручы әти я әни үз отчетына атнасына бер кабат килеп китү яза ала.

26 Изге Язмалар өйрәнүе, гадәттә, һәр атна үткәрелсә дә, ул отчетка бер өйрәнү итеп кенә кертелә. Вәгазьче отчетка ай дәвамында күпме кеше белән Изге Язмалар өйрәнүен үткәргәнен язарга тиеш. Отчетка суга чумдырылмаган вәгазьчеләр белән үткән өйрәнүләр дә кертелә. Хезмәт комитеты әгъзасы сиңа берәр актив булмаган кардәш белән өйрәнергә кушса я инде суга чумдырылган өйрәнүчең «Мәңге шатланып яшәгез!» дигән китап буенча өйрәнүен әле тәмамламаган булса, бу өйрәнүләрне дә отчетка кертеп була.

27 «Сәгатьләр» дигән юлда да төгәл санны күрсәтү мөһим. Шушы юлда суга чумдырылмаган кешеләргә вәгазьләүгә багышланган вакыт күрсәтелә. Мәсәлән, өйдән өйгә йөреп вәгазьләүгә, кабат килеп китүләргә, Изге Язмалар өйрәнүләрен үткәрүгә я башкача шаһитлек бирүгә киткән вакыт санала. Хезмәттә ике вәгазьче бергә катнашса, икесе дә вакытны яза ала, әмма ясалган кабат килеп китүләрне я үткәрелгән Изге Язмалар өйрәнүләрен берсе генә яза. Гаилә белән гыйбадәт кылу вакытында балаларына үгет-нәсыйхәт биргән әти-әнинең икесе дә отчетка атнасына бер сәгать кертә ала. Абый-кардәшләр ачык нотык сөйләгән вакытларын яза ала. Нотыкны тәрҗемә иткән кардәш тә бу вакытны яза. Хезмәткә әзерләнү, вәгазь очрашуларында булу я башка эшләр бик мөһим булса да, аларга багышланган вакыт отчетка кертелми.

28 Һәрбер вәгазьче, вәгазьдә үткәрелгән вакытны исәпләгәндә, үзенең Изге Язмалар буенча өйрәтелгән вөҗданын исәпкә алырга тиеш. Кайбер вәгазьчеләр күп кеше яшәгән җирләрдә вәгазьли, башкалар исә халкы аз булган территориядә хезмәт итә һәм аларга юлда күп вакыт үткәрергә туры килә. Территорияләр дә, вәгазьчеләрнең хезмәткә карашлары да аерылып тора. Җитәкче совет җыелышларга хезмәттә үткәрелгән вакытны исәпләүгә карата үз карашын такмый. Бу мәсьәләдә беркем дә башкаларны хөкем итәргә тиеш түгел (Мат. 6:1; 7:1; 1 Тим. 1:5).

29 Отчетка вәгазьдә үткәрелгән тулы сәгатьләр санын кертергә кирәк. Кардәш олы яшьтә булса, өеннән чыга алмаса, картлар йортында яшәсә я башка сәбәпләр аркасында мөмкинлекләре чикле булса гына, аның өчен чыгарма ясала. Андый кардәш хезмәттә үткәргән вакытын 15 минутлап саный ала. Аена 15 минут вәгазьләсә дә, ул бу вакытны отчетка кертергә тиеш. Шулчак ул актив вәгазьче булып саналыр. Бу тәртип шулай ук мөмкинлекләре вакытлыча чикләнгән кардәшләргә кагыла. Мәсәлән, андый кардәш, авыр чир я җәрәхәт аркасында, якынча бер ай буе өйдән чыга алмаска мөмкин. Бу чыгарма мөмкинлекләре бик чикле булган кардәшләргә генә кагыла. Билгеле бер вәгазьчегә андый тәртип кагыламы икәнен хезмәт комитеты хәл итә.

«ҖЫЕЛЫШ ВӘГАЗЬЧЕСЕНЕҢ ОТЧЕТЫ»

30 Синең айлык отчетың «Җыелыш вәгазьчесенең отчеты» бланкына кертелә. Бу отчетлар вәгазьчеләрнеке түгел, ә җыелышныкы. Башка җыелышка күчәргә булсаң, бу хакта өлкәннәреңә әйтергә онытма. Сәркатип отчетларыңны яңа җыелышыңа җибәрер. Моның ярдәмендә өлкәннәр сине яхшырак белер һәм сиңа кирәкле рухи ярдәм күрсәтә алыр. Җыелышыңнан өч айдан азрак вакытка китсәң, вәгазь отчетларыңны үз җыелышыңа җибәрүеңне дәвам ит.

НИ ӨЧЕН ВӘГАЗЬ ОТЧЕТЛАРЫН БИРЕРГӘ КИРӘК?

31 Син вәгазь отчетын регуляр рәвештә бирәсеңме я кайчак онытасыңмы? Әлбәттә, вакыт-вакыт һәрберебезгә искә төшерүләр кирәк. Шулай да отчетларга дөрес караш үстерсәк һәм аларны бирүнең мөһимлеген аңласак, без вәгазь отчетларын вакытында бирергә тырышырбыз.

32 Кайберәүләр: «Йәһвә болай да минем күпме хезмәт иткәнемне белә. Нигә миңа отчетларны бирергә кирәк?» — дип әйтә. Әйе, Йәһвә безнең эшләребезне күрә һәм чын күңелдән хезмәт итәбезме, юкмы икәнен белә. Әмма шуны онытмыйк: Йәһвә Нухның көймәдә күпме көн үткәргәне, исраиллеләрнең чүлдә күпме ел йөргәннәре, күпме кеше аңа тугры, ә күпме тыңламаучан булганы хакында язарга кушкан. Аның Сүзендә Кәнган җирендәге җиңүләр һәм Исраилнең тугры хакимнәренең эшләре турында отчет язылган. Әйе, Йәһвә үз хезмәтчеләренең эшләре турында һәм булган хәлләр хакында үз Сүзенә җентекләп язылуны рухландырган, һәм бу безгә аның төгәл отчетлар алып баруга карата карашын аңларга булыша.

33 Изге Язмаларда язылган тарихи вакыйгалар Йәһвә халкы алып барган язуларның һәм отчетларның җентекле булуын күрсәтә. Күп кенә очракларда, саннар китерелмәгән булса, бу вакыйгаларны тулысынча аңлап булмас иде. Мәсәлән, мондый өзекләрне карап чыгып була: Яратылыш 46:27; Чыгыш 12:37; Хакимнәр 7:7; 2 Патшалар 19:35; 2 Елъязма 14:9—13; Яхъя 6:10; 21:11; Рәсүлләр 2:41; 19:19.

34 Отчетларыбыз үз эченә Йәһвәгә гыйбадәт кылуыбызның бар якларын алмаса да, алар Йәһвә оешмасында мөһим максатка хезмәт итә. Беренче гасырда рәсүлләр, вәгазьдән кайткач, Гайсәгә «үзләренең башкарган эшләре һәм нәрсәгә өйрәткәннәре хакында барын» сөйләгән, ягъни отчет биргән (Марк 6:30). Отчетлардан хезмәтебезнең кайсы якларына игътибар итәргә кирәклеге күренергә мөмкин. Отчеттагы саннардан кайбер якларның уңышлы барганы, ә башка якларны яхшыртасы бар икәнлеге, мәсәлән, вәгазьчеләр саны үсүе әкренәйгән икәнлеге күренә. Отчетлардан кардәшләрне дәртләндерергә я берәр проблеманы хәл итәргә кирәклеген күреп була. Җаваплы күзәтчеләр, отчетларны тикшереп, бөтен җыелышның я аерым кардәшләрнең рухи үсешен тоткарлый торган теләсә нинди сәбәпне юк итәргә тырышыр.

35 Отчетлар шулай ук кайда вәгазьчеләргә ихтыяҗ күбрәк, кайда эшебез уңышлырак башкарыла, кайда үсеш әкрен бара, хакыйкатьне таратыр өчен нинди басмалар кирәк икәнен күрергә булыша. Отчетлар ярдәмендә оешмабыз төрле илләрдәге вәгазь эше өчен күпме басма кирәк икәнлеген күрә һәм бу ихтыяҗны канәгатьләндерә ала.

36 Отчетлар барыбызны да дәртләндереп тора. Кардәшләребезнең бөтен дөнья буйлап яхшы хәбәрне вәгазьләүдә күпме башкарганнарын белү әллә күңелебезне күтәрмиме? Отчетлардагы саннар Йәһвә оешмасының никадәр киң колач алганын күрсәтә. Хезмәттәге очраклар күңелләребезне җылыта, безне ашкындыра, вәгазь эшендә күбрәк катнашырга этәрә (Рәс. 15:3). Вәгазь отчетларын бирү — зур түгел, әмма бик мөһим эш. Отчет биреп, без бөтен дөнья буйлап яшәгән кардәшләр турында уйлаганыбызны һәм Йәһвә урнаштырган тәртипкә буйсынганыбызны күрсәтәбез (Лүк 16:10; Евр. 13:17).

ШӘХСИ МАКСАТЛАР КУЮ

37 Үз хезмәтебезне башкаларныкы белән чагыштырмыйк (Гәл. 5:26; 6:4). Һәркемнең үз шартлары. Икенче яктан, һәркем үзенә акыллы максатлар куйса, яхшы булыр. Андый максатлар безгә хезмәттә алга китешебезне күрергә булыша. Шул максатларга ирешкәндә, без канәгатьлек кичерәбез.

38 Бүген Йәһвә «бөек афәттә» коткарачак кешеләрне җыю эшен тизләтә, һәм бу ап-ачык күренеп тора. Без Ишагыянең мондый пәйгамбәрлеге үтәлеп торган чорда яшибез: «Кечкенәдән мең чыгар, әһәмиятсездән көчле халык барлыкка килер. Мин, Йәһвә, моны үз вакытында тизләтермен» (Ачыл. 7:9, 14; Ишаг. 60:22). Шушы тарихи соңгы көннәрдә яхшы хәбәрне вәгазьләүче хезмәтчеләр булу — нинди зур хөрмәт! (Мат. 24:14)

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу