Сораулар рамкасы
◼ Күп илләрдә дини оешмалар җитәкчелек иткән хастаханәләр һәм картлар йортлары бар. Йәһвә Шаһитләренә андый урыннарда дәваланырга һәм ярдәм алырга ярыймы?
Төрле дини оешмалар җитәкчелек иткән хастаханәләрдә һәм картлар йортларында дәвалыйлар я картларны карыйлар. Тулаем алганда андый урыннарның максаты — Бөек Бабылның карашларын тарату түгел (Ачыл. 18:2, 4). Иң башта алар дини оешмаларга акча китерер өчен оештырылган булгандыр. Бүгенге көндә кайбер хастаханәләр дини дип аталалар гына, шулай да кайберләрендә әле дә дини хезмәтчеләр эшли.
Әйтик, Йәһвә Шаһитенә хастаханәгә яки картлар йортына ятарга кирәк. Барырмы ул дини оешмалар белән бәйле булган андый урыннарга яки бармасмы — моны ул үзе сайларга тиеш. Бер мәсихчегә вөҗданы барырга рөхсәт итсә, икенчесенә рөхсәт итмәскә мөмкин (1 Тим. 1:5). Әмма кайбер якларны исәпкә алу мәсихче сайлавына тәэсир итәргә мөмкин. Бу якларны карап чыгу файдалы булыр.
Мәсәлән, дини исем йөрткән хастаханә яки картлар йорты якында урнашкан бердәнбер хастаханә булырга мөмкин. Яки, әйтик, андый урында гына сыйфатлы хезмәт күрсәтелә. Андый хастаханә кирәкле дәвалауны бирер өчен бердәнбер урындыр яки бу хастаханәдә генә сиңа кирәкле табиб я хирург бардыр. Шунсын да әйтергә кирәк: кайвакыт андый хастаханәләр синең канга карата мәсихче карашыңны хөрмәт итәргә, ә шәхси һәм хөкүмәт хастаханәләре хөрмәт итмәскә мөмкин. Шулай итеп андый хастаханәләр яки картлар йорты сайлаганда, моның барысын исәпкә алырга кирәк.
Андый хастаханәдә яки картлар йортында дәвалану — бу аларның күрсәткән хезмәтләре өчен түләү генә дип санап була. Дини оешма берәр компания белән җитәкчелек итсә, һәм син бу компаниядән берәр нәрсә сатып алсаң, бу син ялган дингә булышлык күрсәтер өчен ирекле иганәләр бирдең дип саналмый. Син нибары шул әйбер өчен яки аларның хезмәтләре өчен генә түләдең.
Әлбәттә, мәсихчеләр буларак, без андый очракларда ялган табынуның бернинди эшендә дә катнашмас өчен уяу булырга тиеш. Син шулай ук бу урыннарда эшләгән яки анда килеп-киткән кешеләргә карата «Ата» яки «апа-кардәш» кебек дини титулларны кулланмассың (Мат. 23:9). Шуны тикшереп чык: сиңа дәвалау белән генә бәйле ярдәм күрсәтелсен.
Хастаханәгә ятканда син үзеңнең Йәһвә Шаһите булуыңны һәм синең яныңа өлкәннәр килеп-китәчәк дип әйт. Бу сиңа хастаханәдә ятканда тиешле рухи ярдәм алырга мөмкинлек бирәчәк (1 Тес. 5:14).
Гаиләңдәге имандашларың, өлкәннәр һәм җыелыштагы башка кешеләр картлар йортында яшәгән, аеруча бу йортның җитәкчесе дини оешма булса, олы яшьтәге кардәшләрнең рухи ихтыяҗлары турында кайгыртырга тиеш. Бу яктан куелган тырышлыклар андый картлар өчен зур ярдәм була һәм аларны андый урыннарда үткәрелә торган дини йолалар, бәйрәмнәр һәм башка моңа охшаш эшләрдә катнашудан саклый.
Һәрбер кеше бу мәкаләдә әйтелгәнне һәм үз шартларын исәпкә алып хастаханәне яки картлар йортын үзе сайларга тиеш (Гәл. 6:5).