Картлар йортларында яшәгән кешеләрне онытмыйбыз
1. Ни өчен безгә картлар йортларында яшәгән кешеләргә дә яхшы хәбәр җиткерергә кирәк?
1 Күп кеше картлык белән бәйле авырлыкларга очрый (Вәг. 12:1—7). Кайбер олы яшьтәге кешеләр картлар йортларында яшәгәнгә күрә, без өйдән-өйгә йөреп вәгазьләгәндә аларга шаһитлек бирә алмабыз. Кайбер илләрдә картларны ешрак балалары я туганнары үзләренә алса да, андый илләрдә дә картлар йортларында вәгазьләү мөһим. Картлар йортларында яшәгән кешеләргә йөрергә авырдыр, һәм аларның хәтерләре начардыр. Шулай да алар белем үзләштерә һәм Йәһвәгә ярату үстерә аладыр. Без алар белән «куанычлы өметебез» белән ничек бүлешә алабыз? (Тит. 2:13)
2. Картлар йортлары турында мәгълүматны ничек табып була?
2 Ничек башларга. Картлар йортларының исемлеген төрле белешмәлекләр ярдәмендә төзеп була. Мәсәлән, мәгълүматны «картлар йортлары» я «картлар өчен пансионатлар» кебек исемнәр астында эзләп була. Хезмәт күзәтчесе тәҗрибәле вәгазьчеләр андый йортларның һәрберсенә килеп китсен дип кайгыртачак. Барысын яхшы планлаштырып һәм Йәһвәгә таянып, еш кына төркем белән Изге Язмалар өйрәнүен башлап була (Гыйб. сүз. 21:5; 1 Яхъя 5:14, 15).
3, 4. а) Өйрәнүне тәкъдим итәр өчен кемгә мөрәҗәгать итәргә? б) Бу өйрәнүләрнең нинди булачагын ничек аңлатырга?
3 Өйрәнүне тәкъдим итәр өчен кемгә мөрәҗәгать итәргә? Бу картлар йортының үзенчәлекләреннән тора. Күп кеше яшәгән һәм эшләгән зур йортларда кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итеп йортның директоры белән сөйләшү мөмкинлеге турында сорау яхшырак булыр иде. Картлар йорты зур булмаса (анда нибары берничә кеше яшәсә һәм ике-өч эшче генә эшләсә), шул очракта турыдан-туры директор белән сөйләшергә кирәк.
4 Үзеңнең ирекле эштә катнашканың турында әйт һәм Изге Язмаларны укырга һәм аның нигезендә фикер алышырга теләгән кешеләр янына килүеңне аңлат. Атнага якынча 30 минут Изге Язмаларны төркем белән өйрәнүдә катнашырга теләгән кешеләр бармы дип сора. Күп төрле басмаларны кулланып булса да, күпләр гади тел белән язылган басмаларны, мәсәлән, «Җирдә яшәгән иң бөек кеше» китабын куллану яхшырак дип тапкан. Бәлки, син бу басмаларны директорга күрсәтергә булырсың. Өйрәнүләр үткәреләчәк көн, вакыт һәм урын турында аның белән сөйләшеп була. Бәлки, ул белдерү тактасында бу очрашуның кайсы көнне булачагын билгеләп куяр. Йәһвә Шаһите булуыңны әйтергә оялма. Шул ук вакытта, директорга үзеңнең гыйбадәт үткәрер өчен түгел, ә Изге Язмалар өйрәнүен үткәрер өчен килергә теләгәнеңне әйт.
5. Өйрәнүләр кызыклы һәм файдалы булсын өчен нәрсә эшләргә?
5 Өйрәнүне ничек үткәрергә. Өйрәнүне ничек үткәрергә? Бу картлар йортындагы шартлардан тора, шуңа күрә аңлаучан һәм акыллы бул. Өйрәнүне үткәрүче кардәшкә карала торган басманың берничә экземплярын алып килергә, ә өйрәнү азагында аларны кире җыярга кирәк. Бәлки, кайберәүләр өчен эре шрифт белән бастырылган басмаларны алып килергә кирәк булыр. Гадәти өйрәнүдә кебек, абзацлар укы, сораулар бир һәм җаваплар тыңла. Яхшы укый белгән һәм укырга теләгән кешеләргә абзацларны яисә Изге Язмалардан өзекләрне укырга тәкъдим итеп була. Өйрәнү үткәргәндә кешеләрне катнаштырырга тырыш, уңай караш сакла һәм үзеңне дусларча тот. Директор рөхсәт итсә, син Изге Язмаларга иманны ныгыта торган һәм Изге Язмалардагы өзекләрнең сабакларына басым ясый торган фильмнарыбызны кайвакыт күрсәтә аласың. Өйрәнү башында һәм азагында кыска дога кылып була. Кайбер вәгазьчеләр хәтта Патшалык җырларын җырлый.
6. Берәрсе берәр фикер белән ризалашмый башласа, нәрсә эшләргә?
6 Өйрәнү вакытында берәрсе укылган я әйтелгән нәрсәләр белән ризалашмаса, нәрсә эшләргә? Зирәклек белән җавап бир (Көл. 4:6). Бәлки, аның соравына җавап итеп син Изге Язмалардан туры килгән шигырь күрсәтергә булырсың. Бу урынлы булмаса, кешегә аның сүзләрен исәпкә алуыңны күрсәтеп, соравын өйрәнүдән соң аерым карап чыгарга тәкъдим ит.
7. Берәр кеше сорау бирсә я аның күбрәк беләсе килсә, нәрсә эшләп була?
7 Кайвакыт берәр кеше сорау бирергә һәм үзенең күбрәк белергә теләгәнен белдерергә мөмкин. Бер апа-кардәш андый очракларда болай ди: «Бу бик яхшы сорау. Әйдәгез, өйрәнүне тәмамлаганнан соң бу сорауны сезнең белән аерым карап чыгыйк». Еш кына кызыксынган кеше белән Изге Язмалар өйрәнүен аерым үткәрер өчен башка вакытта һәм урында очрашып була.
8. Төркем белән өйрәнүне һәм аерым кешеләр белән өйрәнүләрне ничек отчетка язалар?
8 Гадәттә, бер йортта Изге Язмалар өйрәнүен бер үк Йәһвә Шаһитләре үткәрсә, яхшырак була. Бу өйрәнүдә катнашкан бар вәгазьчеләр вакытны отчетка яза ала. Өйрәнү регуляр рәвештә үткәрелә башлагач, аны үткәрүче кардәш һәр очрашуны бер кабат килеп китү итеп саный һәм айның азагында отчетка бер өйрәнү яза. Өйрәнергә сәләтле кешеләр белән аерым үткәрелгән өйрәнүләр гадәти тәртип буенча отчетка языла.
9, 10. Өйрәнү үткәргән кардәшләр нинди сыйфатлар күрсәтергә тиеш? Аңлатыгыз.
9 Өйрәнүгә җитди караш. Өйрәнү бер үк көнне һәм бер үк вакытта үткәрелсә, яхшырак булыр. Картлар йортында яшәүчеләр һәм эшләүчеләр өйрәнүләр регуляр рәвештә үткәреләчәк, үз вакытында башланачак һәм тәмамланачак дип көтәр (Мат. 5:37). Шуңа күрә җаваплы, тырыш бул һәм регуляр рәвештә килеп тор. Тәҗрибәдән күренгәнчә, ике тәҗрибәле вәгазьче бергә төркем белән өйрәнү үткәрсә, яхшырак булыр (Вәг. 4:9, 10). Картлар йорты зур булса, күбрәк вәгазьчеләр кирәк булырдыр.
10 Үзеңне дусларча тоту һәм кешеләр белән эчкерсез кызыксыну бик мөһим (Флп. 2:4). Беренче өйрәнүдә бар кешеләр белән танышыр өчен вакыт бүлеп куй. Аларның исемнәрен язып куй һәм киләсе өйрәнүгә кадәр истә калдырырга тырыш. Ләкин кайбер олы яшьтәгеләр, таныш булмаган кешеләр үзләренә исем әйтеп кенә мөрәҗәгать итсә, үпкәли. Син сабырлык күрсәтсәң һәм кеше хәленә керә белсәң, барысы да үзләрен иркен хис итәр.
11. Өйрәнү үткәрүче кардәшләр картлар йортында эшләүчеләргә һәм олы яшьтәгеләрнең туганнарына ничек хөрмәт күрсәтә ала?
11 Олы яшьтәгеләрнең туганнарына һәм картлар йортларында эшләүчеләргә карата да хөрмәт күрсәтү һәм әдәпле булу бик мөһим. Өйрәнү вакытын үзгәртергә я өйрәнүне башкарак үткәрергә булсаң, башта директор белән сөйләш. Вакыт-вакыт директордан башкаларның өйрәнү турында нәрсә әйткәннәре турында сора. Өйрәнү вакытында олы яшьтәгеләргә туганнары килсә, алар белән дә таныш. Аларга Изге Язмалар өйрәнүенең максатын аңлат. Аларны туганнары белән эчкерсез кызыксынуыңа ышандыр. Аларга өйрәнүдә калып тыңларга тәкъдим ит.
12, 13. Картлар йортларында вәгазьләү нинди җимешләр китергәнен сөйләгез.
12 Җимешләр. Күчеп йөрүче күзәтчеләр һәм җыелышлар андый хезмәтнең яхшы җимешләре турында язалар. Бер очракта беренче өйрәнүгә якынча 20 кеше килгән. Нәтиҗәдә, алты кеше белән Изге Язмалар өйрәнүен аерым үткәрә башлаганнар. Аларның берсе ахыр чиктә суга чумдырылу үткән. Башка бер йортта 85 яшьлек хатын-кыз җирле җыелышка йөри башлаган һәм суга чумдырылырга теләген белдергән. Бер картлар йортының администрациясе Йәһвә Шаһитләре үткәргән өйрәнүне туктатырга булгач, анда яшәүче олы яшьтәгеләр директорга зарланып мөрәҗәгать иткән! Нәтиҗәдә, өйрәнүне яңадан үткәрә башлаганнар һәм аңа 25—30 кеше килеп торган.
13 Без күрсәткән мәхәббәт картлар йортларында яшәгән кешеләргә генә түгел, ә башкаларга да көчле йогынты ясый. Мәсәлән, еш кына андый йортларда эшләүчеләр өйрәнүләргә килә һәм хәтта аларда катнаша. Картлар йортларында яшәүче кешеләр белән кызыксынып, без яхшы шаһитлек бирәбез (1 Пет. 2:12). Бер йортның мөдиренә өйрәнүебезнең максаты турында әйтелгәч, ул: «Сез моңарчы кайда булдыгыз? Кайчан башлый аласыз?» — дип сораган. Башка бер директор болай язган: «Мин территориябездәге башка картлар йортларында да төркем белән өйрәнүне үткәрергә киңәш итәм. Йәһвә Шаһитләре андый өйрәнүләрне бушлай үткәрә. Бу аларның җәмгыять файдасына башкарган хезмәтләренең өлеше булып тора». Гавай утрауларындагы бер картлар йортында Йәһвә Шаһитләренә мактау кәгазен биргәннәр. Анда аларны «бик кадерле хәзинә» дип атаганнар.
14. Ни өчен безнең картлар йортларында яшәгән кешеләргә булышырга теләгебез булырга тиеш?
14 Йәһвә олы яшьтәге кешеләрне үзен данларга чакыра (Мәд. 148:12, 13). Бу чакыру картлар йортларында яшәгән олы яшьтәгеләргә дә карый. Сезнең территориягездә яхшы хәбәрне вәгазьләп булган картлар йортлары бармы? Җирле өлкәннәрнең һәм картлар йортлары директорларының ярдәме белән без анда яхшы шаһитлек бирә алырбыз. Олы яшьтәге кешеләрне истә тотып, без Йәһвәдән үрнәк алабыз (Мәд. 70:9, 18).