Начар укый торган кешеләр белән өйрәнү
1. Хезмәттә нинди авырлык очратып була?
1 Хезмәтебезне башкарганда без кайчакта начар укый торган кешеләрне очратабыз, һәм аларны хакыйкатькә өйрәтү авыр булырга мөмкин. Без нәрсә эшли алабыз?
2. Начар укый торган кешеләргә без ничек хөрмәт күрсәтә алабыз һәм ни өчен бу мөһим?
2 Аларны хөрмәт ит. Йәһвә өчен кешенең белемле булуы түгел, ә аның йөрәк торышы мөһим (1 Пат. 16:7; Гыйб. сүз. 21:2). Шуңа күрә без начар укый торган кешеләргә өстән карамыйбыз. Без хөрмәт һәм сабырлык күрсәткәндә, алар безнең ярдәмне теләбрәк кабул итәрләр (1 Пет. 3:15). Мәсәлән, без кешене шигырь яки абзацны укырга мәҗбүр итмибез. Изге Язмалардагы кыйммәтле хакыйкатьләрне күбрәк белгән саен, аның яхшырак укырга өйрәнү теләге үсәр. Шул чакта ул Аллаһы Сүзен «көнен-төнен» әкрен тавыш белән укып шатлык табачак (Мәд. 1:2, 3).
3. Начар укый торган кешеләрне өйрәтер өчен өйрәнүне ничек үткәреп була?
3 Өйрәнүне ничек үткәрергә? Рәсемнәр — өйрәтү һәм истә калдыру өчен яхшы ярдәм. Өйрәнүчедән кулланган басмадагы рәсемдә нәрсә күргәнен сорап була. Аннан соң төгәл сораулар кулланып, рәсемдә күрсәтелгән фикерне аңларга ярдәм ит. Рәсемдәге фикерләргә басым ясаган шигырьләрне куллан. Дәресне кабатлар өчен дә рәсемнәрне кулланып була. Бер өйрәнүдә күп материал үтмә. Дәреснең темасына һәм төп фикерләренә игътибар ит һәм моңа бәйле булмаган мәгълүмат китермә. Шигырьләрне нәкъ Изге Язмалардан укы һәм өйрәнүченең укылган шигырьне аңлаганын белер өчен сораулар куллан. Бу аның яхшырак укырга өйрәнү теләген үстерергә мөмкин һәм ул үзе Изге Язмалар хакыйкатьләрен күбрәк тикшерәчәк.
4. Өйрәнүчебезгә яхшырак укырга өйрәнүдә без ничек ярдәм итә алабыз?
4 Яхшырак укыр өчен ярдәм. Начар укый торган яки тиз укырга өйрәнергә мөмкинлекләре булмаган кешеләр мәгълүматны бик яхшы аңлый һәм истә калдыра алалар. Син андый кешеләргә безнең басмаларның аудиотасмаларын кулланырга киңәш итә аласың. Игътибар белән тыңлап, басма буенча карап барып һәм хәтта сүзләрне әкрен тавыш белән кабатлап, кеше яхшырак укырга өйрәнә ала. Кайбер җирләрдә җыелыш өлкәннәре шулай ук уку дәресләре оештырырга мөмкин. Бу гамәли киңәшләр ярдәмендә начар укый торган кешеләр котылуга китерүче зирәклекне биргән «Изге язмаларны» аңлый алачак (2 Тим. 3:15).