Яхшы укый белмәгән кешеләргә ничек булышырга?
1. Яхшы укый белмәгән кешеләр белән Изге Язмалар өйрәнүен үткәргәндә нинди авырлыклар туарга мөмкин?
1 Яхшы укый белмәгән кешеләр рухи нәрсәләр белән кызыксынса да, Изге Язмалар китабын һәм башка китапларны укудан куркырга мөмкин. Беренче килүләрдә андый кешеләргә өйрәнү өчен төп басманы тәкъдим итү уңышка китермәскә мөмкин. Без аларга рухи яктан ничек булыша алабыз? Без 20 дән артык илдә яшәүче тәҗрибәле вәгазьчеләрдән моның турында сорадык. Аларның кайбер киңәшләре аста китерелә.
2. Яхшы укый белмәгән кешеләргә булышыр өчен нинди кораллар бар?
2 Өйрәнүче начар укыса я бөтенләй укый белмәсә, аның белән өйрәнүне «Аллаһыны тыңла» я «Аллаһыны тыңла һәм мәңге яшә» дигән брошюралардан башлап була. Кушма Штатларда яшәүче бер пионер андый кешеләргә бу брошюраларның икесен дә күрсәтә һәм алардан нинди брошюра буенча өйрәнергә теләгәннәрен сорый. Кениядәге филиалның отчеты буенча, бу брошюраларны куллану анда яхшы җимешләр китерә, чөнки Африкада яшәүче кешеләрне гадәттә сораулар һәм җаваплар ярдәмендә түгел, ә хикәяләрне сөйләп өйрәтәләр. Укымышлы кеше сораулар һәм җаваплар ярдәмендә өйрәнергә ризалашырдыр, ләкин аз белемле кеше үзен уңайсыз хис итәргә мөмкин. Өйрәнүчеләре аз гына булса да укый белсә, күп вәгазьчеләр башта гади тел белән язылган басмаларны кулланып өйрәнүләрне үткәрә.
3. Укый белмәгән кешеләрне өйрәткәндә уңышлы булыр өчен нәрсәне истә тотарга кирәк?
3 Эчкерсез макта. Укый белмәгән кешеләр еш кына ояла һәм үзләрен булдыксыз дип саный. Андый кешеләрне хакыйкатькә өйрәтер өчен, башта аларга үзләрен иркен хис итәргә булышырга кирәк. Укый белмәгән кешеләрнең күбесе — акыллы һәм өйрәнергә сәләтле кешеләр. Аларга тиешле хөрмәт күрсәт (1 Пет. 3:15). Өйрәнүчеләр тырышлыклары бушка гына түгел һәм үзләренең рухи яктан үсүләрен күреп, өйрәнүне дәвам итәргә тәвәккәл булачак. Шуңа күрә аларны чын күңелдән макта.
Укый белмәгән кешеләр еш кына ояла һәм үзләрен булдыксыз дип саный. Андый кешеләрне хакыйкатькә өйрәтер өчен, башта аларга үзләрен иркен хис итәргә булышырга кирәк
4. Яхшы укый белмәгән кешеләрне өйрәнүгә әзерләнергә ничек дәртләндереп була?
4 Кеше яхшы укый белмәсә дә, аны өйрәнүгә әзерләнергә дәртләндер. Көньяк Африка Республикасында кайбер вәгазьчеләр үз өйрәнүчеләренә яхшы укый белгән туганнарыннан я дусларыннан ярдәм сорарга тәкъдим итә. Британиядән бер вәгазьче үз өйрәнүчеләрен әзерләнергә шулай дәртләндерә: ул аларга өйрәнү вакытында үз китабын бирә. Моның ярдәмендә алар сызылган җавапларны табу күпкә җиңелрәк икәнен күрә. Индиядән бер абый-кардәш үз өйрәнүчеләренә киләсе дәрестә каралачак рәсемнәрне алдан карап уйланырга чакыра.
5. Өйрәнү үткәрүченең сабырлыгы нәрсәдә күренә?
5 Сабыр бул. Нинди генә басманы өйрәнсәгез дә, төп фикерләргә басым ясап, өйрәнүчеңә аларны яхшы аңларга ярдәм ит. Башта фикер алышулар 10—15 минут кына дәвам ителсә, яхшырак булыр. Бер өйрәнүдә артык күп материал үтмә, еш кына берничә абзац җитәрлек була. Әгәр өйрәнүчең әкрен укый икән, сабыр бул. Йәһвәгә карата рәхмәт хисе үсүе белән өйрәнүчеңнең яхшырак укырга теләге дә артачак. Шуңа күрә иң баштан ук аны җыелыш очрашуларына чакыр.
6. Без кешеләрне укырга ничек өйрәтә алабыз?
6 Кеше укырга өйрәнсә, тизрәк рухи уңышларга ирешер (Мәд. 1:1—3). Өйрәнүчең төшенкелеккә бирелсә, аны рухландырыр өчен ул инде ирешкән уңышларга игътибар ит. Өйрәнүчене Йәһвә аның тырышлыкларын фатихалаячак дип ышандыр һәм догада ярдәм сорарга дәртләндер (Гыйб. сүз. 16:3; 1 Яхъя 5:14, 15). Британиядәге кайбер вәгазьчеләр үз өйрәнүчеләрен ирешә алырлык максатлар куярга дәртләндерә. Башта алар, бәлки, алфавит өйрәнер, аннары Изге Язмалардагы шигырьләрне табып укыр һәм, нәтиҗәдә, гади тел белән язылган басмаларны укыр. Кеше укырга өйрәнсен өчен, аны моңа өйрәтү генә җитми. Аңа шулай ук уку теләген үстерергә булышырга кирәк.
7. Ни өчен безгә яхшы укый белмәгән кешеләргә дә вәгазьләргә кирәк?
7 Йәһвә аз белемле кешеләргә түбәнсетеп карамый (Әюб 34:19). Йәһвә кешенең йөрәгенә игътибар итә (1 Елъ. 28:9). Шуңа күрә яхшы укый белмәгән кешеләргә дә хакыйкатьне сөйлә. Синең андый кешеләр белән өйрәнү башлар өчен бик күп яхшы коралларың бар. Вакыт узу белән син, өйрәнү өчен төп басмага күчеп, кешегә Изге Язмаларны тирәнрәк аңларга булыша аласың.