Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • km 5/09 1 б.
  • Гади итеп өйрәт

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Гади итеп өйрәт
  • Безнең изге хезмәтебез 2009
  • Охшаш мәкаләләр
  • Өйрәтүне яхшыртыр өчен өч ысул
    Безнең изге хезмәтебез 2012
  • Бөек укытучыга охшарга тырышыгыз
    Күзәтү манарасы 2002 ел
  • Аңлаешлы итеп сөйләү
    Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
  • Төп фикерләрне ассызыклау
    Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
Күбрәк карарга
Безнең изге хезмәтебез 2009
km 5/09 1 б.

Гади итеп өйрәт

1. Кешеләргә өйрәнергә ярдәм иткәндә нәрсә мөһим?

1 Кешеләрне гади итеп өйрәтү бик мөһим. Бөек Остаз, Гайсәнең, ничек өйрәткәнен карап чыгу өйрәтүгә осталыгыбызны яхшыртырга ярдәм итә ала (2 Тим. 4:2, ЯД; Яхъя 13:13).

2. Гади итеп өйрәтүгә нәрсә керә һәм мондый өйрәтү нинди нәтиҗәләргә китерә?

2 Гади итеп сөйлә. Таудагы вәгазьдә кеше әйткән бик тирән хакыйкатьләр бар, һәм алар барысы да гади итеп әйтелгән (Мат., 5—7 бүлекләр). Гайсәне тыңлаган халык «Аның өйрәтүенә... хәйран калган». Хәтта аны кулга алырга җибәрелгән тәртип саклаучылар да: «Берәүнең дә һичкайчан ул Кеше сөйләгән кебек сөйләгәне юк»,— дип әйткәннәр (Мат. 7:28, 29; Яхъя 7:46). Хакыйкатьне ышанычлырак итәр өчен, купшы сүзләр, катлаулы җөмләләр яки җентекле мисаллар кулланырга кирәкми. Хакыйкатьне таныш сүзләр кулланып ачык аңлатып була.

3. Ни өчен кайберәүләр тыңлаучыларга чиктән тыш күп мәгълүмат бирүчән һәм моннан ничек сакланып була?

3 Мәгълүматның күләме. Гайсә бер юлы күпме сөйләргә икәнен билгеләгәндә тыңлаучыларын исәпкә алган (Яхъя 16:12). Без аеруча туганнарга, яңа кызыксынган кешеләргә яки балаларга шаһитлек биргәндә аларга игътибарлы булырга һәм аларның ихтыяҗларын исәпкә алып, сөйләргә тиеш. Кеше игътибар белән тыңлый кебек күренсә дә, без аңа чиктән тыш күп мәгълүмат бирергә тиеш түгел. Эчкерсез кешеләр хак Аллаһы, Йәһвә, турында белем алуны дәвам итәчәк (Яхъя 17:3; 1 Көр. 3:6).

4. Ни өчен җентеклекләргә караганда төп фикерләргә игътибар итү файдалы?

4 Төп фикерләргә игътибар ит. Гайсә сөйләгән тәгълиматларын күп җентеклекләр белән катлауландырмаган. «Кабердәгеләрнең һәммәсе... чыгачак»,— дигәч, ул терелтеләчәк кешеләрне — яхшылык эшләгәннәрне һәм явызлык эшләгәннәрне — нәрсә көтә икәнен бу юлы төгәл аңлатып тормаган (Яхъя 5:28, 29). Изге Язмалар өйрәнүләрен үткәргәндә, төп фикерләргә игътибар итик һәм китапта булмаган кирәкмәгән мәгълүматны китермик.

5. Кешеләрне гади итеп өйрәткәндә, без нинди фатиха ала алабыз?

5 Йәһвәнең безне бар кирәклесенә гади итеп өйрәтүенә без бик рәхмәтле! (Мат. 11:25). Без дә кешеләрне гади итеп өйрәтик һәм уңышлы хезмәтебезгә шатланыйк.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу