Өйрәтүне яхшыртыр өчен өч ысул
1. Ни өчен безгә өйрәтүне яхшыртырга кирәк?
1 Вәгазьчеләрнең бөтенесе дә укытучылар. Кешегә беренче тапкыр киләбезме, кешенең кызыксынуын үстерер өчен аңа кабат килеп китәбезме яки кеше белән Изге Язмаларны өйрәнәбезме, һәрхәлдә, без берәр мәгълүмат уртаклашабыз. Бу мәгълүмат гадәти түгел, чөнки без кешеләргә Изге Язмаларны аңлатабыз, ә андагы белем аларга «котылуга китерүче зирәклек» бирә ала (2 Тим. 3:15). Бу искиткеч хөрмәт! Әйдәгез, өйрәтүне яхшыртырга ярдәм иткән өч ысулны карап чыгыйк.
2. Без ничек гадилек белән өйрәтә алабыз?
2 Гадилек. Без берәр теманы яхшы белгәндә, аны белмәгән кеше өчен бу тема никадәр катлаулы булырга мөмкин икәнен җиңел генә онытып була. Изге Язмалар өйрәнүен үткәргәндә кирәкмәгән җентеклекләр китереп өйрәтмә. Киресенчә, төп фикерләргә басым яса. Күп сөйләү яхшы өйрәтү дигән сүз түгел әле (Гыйб. сүз. 10:19). Гадәттә, иң яхшысы — төп шигырьләрне уку. Шигырьне укыганнан соң, шигырьнең карап чыккан тема белән бәйле өлешенә генә игътибар ит. Маттай китабының 5—7 нче бүлекләрендә, Таудагы вәгазьдә тирән хакыйкатьләр китерелә. Шулай да Гайсә сүзләрне яхшы сайлап, гадилек белән өйрәткән.
3. Ни өчен мисаллар кирәк һәм аларның кайсыларын куллану яхшырак?
3 Мисаллар. Мисаллар кешене уйланырга дәртләндерә, хисләрне уята һәм мәгълүматны истә калдырырга ярдәм итә. Яхшы мисаллар китерер өчен хикәяләр сөйләүче булырга кирәк дип уйлама. Гайсә еш кына кыска, катлаулы булмаган мисаллар кулланган (Мат. 7:3—5; 18:2—4). Шулай ук гади генә рәсем бик файдалы булырга мөмкин. Әзерләнү яхшы мисаллар табарга ярдәм итәчәк.
4. Ничек без сорауларны уңышлы итеп куллана алабыз?
4 Сораулар. Сораулар өйрәнүчеңне уйланырга дәртләндерә. Шуңа күрә сорау биргәч, түземле бул. Сорау биреп, шунда ук үзең җавап бирсәң, өйрәнүчең фикерне аңлаганмы-юкмы икәнен белә алмассың. Ул дөрес җавап кайтармаса, аны төзәтер урынына, өстәмә сораулар биреп, аңа дөрес нәтиҗәгә килергә ярдәм итү яхшырак булыр (Мат. 17:24—27). Әлбәттә, безнең беребез дә камил укытучы була алмый. Шуңа күрә Изге Язмалар өйрәткәннәребезгә игътибарлы булырга дәртләндерә. Шулай эшләсәк, бу безгә һәм безне тыңлаучыларга мәңге фатихалар китерәчәк (1 Тим. 4:16).