Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • km 6/09 2 б.
  • Өйрәнүгә яхшылап әзерлән

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Өйрәнүгә яхшылап әзерлән
  • Безнең изге хезмәтебез 2009
  • Охшаш мәкаләләр
  • Өйрәнүчеләрегезгә суга чумдырылырга ярдәм итегез
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2021 ел
  • Өйрәнүчегезне суга чумдырылуга әзерләгез (I өлеш)
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2020 ел
  • Өйрәнүчегезне суга чумдырылуга әзерләгез (II өлеш)
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2020 ел
  • Оста өйрәтер өчен, әзерләнергә кирәк
    Безнең изге хезмәтебез 2015
Күбрәк карарга
Безнең изге хезмәтебез 2009
km 6/09 2 б.

Өйрәнүгә яхшылап әзерлән

1. Ни өчен Изге Язмалар өйрәнүен үткәргәндә өйрәнүченең рәхмәт хисен үстерергә кирәк?

1 Изге Язмалар өйрәнүен үткәргәндә өйрәнүчене Йәһвәгә хезмәт итәргә дәртләндерер өчен, без яхшылап әзерләнергә тиеш. Өйрәнүченең Изге Язмалардагы хакыйкать өчен рәхмәт хисе үссен өчен, бар тырышлыкларыбызны куярга кирәк (Кан. 6:5; Гыйб. сүз. 4:23; 1 Көр. 9:26). Без моны ничек эшли алабыз?

2. Ни өчен әзерләнгәндә дога кылырга кирәк?

2 Дога кылып әзерлән. Хакыйкать орлыгын өйрәнүченең йөрәгендә Йәһвә үстерә, шуңа күрә өйрәнүгә әзерләнер алдыннан өйрәнүче һәм аның шәхси ихтыяҗлары турында дога кылу акыллы (1 Көр. 3:6; Ягък. 1:5). Мондый дога ярдәмендә, без шулай ук аңа Йәһвәнең ихтыярын «тулысынча танып белергә» ничек алда да ярдәм итеп булганын күрә алабыз (Көл. 1:9, 10).

3. Ничек өйрәнүче турында уйлап әзерләнергә?

3 Өйрәнүче турында уйла. Гайсә шуны белгән: өйрәтү уңышлар китерсен өчен, тыңлаучылар турында уйларга кирәк. Ким дигәндә ике тапкыр Гайсәгә бер үк сорау биргәннәр: «Мәңгелек тормышны мирас итеп алу өчен миңа нәрсә эшләргә кирәк?» Бу ике очракта да ул төрлечә җавап биргән (Лүк 10:25—28; 18:18—20). Әзерләнгәндә безгә өйрәнүче турында уйларга кирәк. Нинди китерелгән шигырьләрне аның белән укырга? Күпме материал үтеп була? Өйрәнүчегә нинди фикерләрне аңлау яки кабул итү авыр булыр? Өйрәнүченең нинди сораулары туа алганы турында уйласак, без яхшы җавап бирергә әзерләнә алабыз.

4. Яхшы әзерләнү нәрсәне аңлата?

4 Материалны кабатла. Үткәндә бу материалны күп тапкыр карап чыккан булсак та, бу өйрәнүче белән без аны беренче тапкыр үтәчәкбез. Йөрәккә үтеп керерлек итеп өйрәтер өчен, һәр өйрәнүгә яхшылап әзерләнү мөһим. Шулай эшләп, без өйрәнүчегә үрнәк күрсәтәбез. Аның ихтыяҗларын исәпкә алып, материалны кабатла, шул исәптән китерелгән шигырьләрне карап чык һәм, бәлки, төп фикерләр астына сызарсың (Рим. 2:21, 22).

5. Без ничек Йәһвәдән үрнәк ала алабыз?

5 Йәһвә Изге Язмаларны өйрәнгән һәрбер кешенең рухи яктан үсүе белән бик нык кызыксына (2 Пет. 3:9). Һәр Изге Язмалар өйрәнүенә әзерләнер өчен вакыт бүлеп куйсак, без дә шундый ук ярату һәм кайгырту күрсәтәбез.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу