Оста өйрәтер өчен, әзерләнергә кирәк
Гайсәгә мәңгелек тормыш турында бер үк сорауны ким дигәндә ике тапкыр биргәннәр. Әмма һәр очракта да ул сорау биргән кешеләрнең ихтыяҗларын исәпкә алып җавап кайтарган (Лүк 10:25—28; 18:18—20). Шуңа күрә без өйрәнү үткәргәндә материалны яхшы белсәк тә, безгә өйрәнүченең ихтыяҗлары турында уйлап әзерләнергә кирәк. Аңа нинди фикерләрне аңларга я кабул итәргә авыр булыр? Безгә нинди шигырьләрне бергә ачып укырга кирәк? Безгә кеше белән күпме материал үтү яхшы булыр иде? Кешегә материалны аңларга булышыр өчен, безгә берәр мисал, өстәмә мәгълүмат яки өстәмә сораулар әзерләргә кирәк булыр. Кеше йөрәгендә хакыйкать орлыкларын Йәһвә үстерә, шуңа күрә безгә, Аллаһыга дога кылып, аңардан әзерләнүебезне, кешене һәм тырышлыкларыбызны фатихаласын дип үтенергә кирәк (1 Көр. 3:6; Ягък. 1:5).