Ир кешеләргә вәгазьләү
1. Патшалык эшләре турында кайгыртыр өчен нәрсә бик мөһим?
1 Бу соңгы көннәрдә Патшалык эше үсә бара, шуңа күрә җыелышларда җитәкчелек итәр өчен рухи яктан җитлеккән ир-атлар бик кирәк (Марк 4:30—32; Рәс. 20:28; 1 Тим. 3:1—13). Әмма кайбер җирләрдә Патшалык хәбәрен күбрәк ир кешеләр түгел, ә хатын-кызлар кабул итә. Кайбер халыклардагы ир кешеләр рухи сораулар һәм балаларының дини белеме өчен хатыннары җаваплы дип уйлый. Без күбрәк ир кешеләрне үз рухи ихтыяҗларын аңларга һәм безнең белән бергә хак Аллаһыга гыйбадәт кылырга ничек дәртләндерә алабыз?
2. Паул белән Петернең ир кешеләргә шаһитлек бирү тырышлыклары нинди яхшы нәтиҗәләргә китергән?
2 Ир кешеләргә вәгазьләргә максат куй. Гаилә башлыгы хакыйкатьне кабул иткәндә, еш кына аның гаиләсе дә саф гыйбадәт кылуга кушыла. Мәсәлән, Паул һәм Силас төрмәдә булганда зиндан каравылчысына вәгазьләгәннәр. Бу ир кеше һәм аның бар гаиләсе суга чумдырылу үткән (Рәс. 16:25—34). Ә Паулның Көринттәге вәгазеннән соң «гыйбадәтханә башлыгы Криспи исә үзенең бөтен гаиләсе белән, Раббыга иман китергән» (Рәс. 18:8). Бер тапкыр Йәһвә Петерне Көрнилигә — «диндар, тирән хөрмәт белән Аллаһыдан куркучан» гаскәр йөзбашына — шаһитлек бирергә җибәргән. Көрнили үзенең туганнары һәм якын дуслары белән бергә суга чумдырылган (Рәс. 10:1—48).
3. Филип кебек син дә нинди «дәүләт башлыкларына» вәгазьли аласың?
3 «Дәүләт башлыклары» дәрәҗәсендәге ир кешеләргә вәгазьләү яхшы нәтиҗәләргә китерә ала (1 Тим. 2:1, 2). Мәсәлән, Йәһвәнең фәрештәсе Филипкә «югары дәрәҗәле» кеше белән сөйләшергә дигән, ул кеше Хәбәшстан патшасы кәндәки хатынның бөтен хәзинәсен саклаучы булган. Филип бу ир кешенең «Ишагыйя пәйгамбәр китабын» укыганын ишеткән һәм аңа Гайсә турында яхшы хәбәрне аңлаткан. Бу хәбәш шәкерт булып киткән һәм туган ягына кайтканда яхшы хәбәрне тараткандыр. Ул шулай ук патшабикәгә һәм аның хезмәтчеләренә вәгазьләгәндер, бу кешеләрнең яхшы хәбәрне ишетергә башка мөмкинлекләре булмаган булыр иде (Рәс. 8:26—39).
4. Ир кешеләрнең яхшы хәбәрне ишетергә күбрәк мөмкинлекләре булсын өчен, нәрсә эшләп була?
4 Ир кешеләрне ничек очратырга? Ир кешеләр еш кына көне буе эштә була, шуңа күрә кич белән, ял көннәрендә яки бәйрәмнәрдә күбрәк вәгазьләр өчен вакыт бүлеп куя аласыңмы? Эш территориясендә регуляр рәвештә вәгазьләгәндә, өйдә сирәк булган ир кешеләргә шаһитлек бирергә өстәмә мөмкинлекләр туачак. Абый-кардәшләр бергә эшләгән ир кешеләргә вәгазьләргә тырыша алалар. Өйдән-өйгә вәгазьләгәндә, аеруча күп тапкыр вәгазьләнгән территориядә, абый-кардәшләр кайчакта өйдә булган ир кеше белән сөйләшү турында сорый алалар.
5. Апа-кардәшкә Патшалык хәбәрен тыңлаган ир кешегә кабат килеп-китәргә кирәк булса, ул нәрсә эшли ала?
5 Апа-кардәшкә хакыйкать белән кызыксынган ир кешегә кабат килеп-китәргә кирәк булса, ул аның янына берүзе генә барырга тиеш түгел. Ул ире белән яки башка вәгазьче белән бара ала. Ир кеше рухи яктан уңышлар ясый башласа, гадәттә, аның белән өйрәнүне җитлеккән абый-кардәшкә тапшырырга яхшырак.
6. «Тагын да күбрәк кешене» Аллаһыга китерер өчен без ничек рәсүл Паул үрнәген тота алабыз?
6 Ир кешеләрне кызыксындырган темаларны сайла. Рәсүл Паул «тагын да күбрәк кешене» Аллаһыга китерер өчен, үз тыңлаучылары турында уйлаган һәм сүзләрен сайлаган (1 Көр. 9:19—23). Безгә дә ир кешеләрне кызыксындырган темалар турында уйларга һәм әзерләнергә кирәк. Мәсәлән, ир-атлар еш кына экономик авырлыклар, яхшы хөкүмәт һәм гаиләләренең иминлеге турында уйлый. Аларны шулай ук тормышның максаты, Җирнең киләчәге һәм ни өчен Аллаһы газапларны рөхсәт итә дигән темалар кызыксындырырга мөмкин. Сүзләребездә зирәк булсак, кешеләр без сөйләгән Патшалык хәбәрен яхшырак тыңлаячаклар (Гыйб. сүз. 16:23).
7. Җыелыштагы бар кардәшләр очрашуга килгән Йәһвәгә ышанмаучы ирләргә ничек уңай яктан тәэсир итә ала?
7 Йәһвәгә ышанмаучы ирләргә ярдәм ит. Апа-кардәшләребезнең яхшы тәртипләре еш кына аларның Йәһвәгә ышанмаучы ирләренә нык йогынты ясый, шулай ук җыелыштагы башка кардәшләр дә аларга уңай яктан тәэсир итә ала (1 Пет. 3:1—4). Йәһвәгә ышанмаучы ир хатыны белән җыелышка килгәндә, җыелыштагы кардәшләр аны дусларча сәламләсә, бу аның өчен яхшы шаһитлек булачак. Ул җыелышка, бәлки, хакыйкать белән кызыксынганга киләдер, һәм аның Изге Язмаларны өйрәнергә теләге туарга мөмкин.
8. Хакыйкать белән әллә ни кызыксынмаган Йәһвәгә ышанмаучы ирләргә яхшы хәбәрне җиткерер өчен, абый-кардәшләр нәрсә эшли ала?
8 Әмма кайбер ирләр башта Изге Язмалар белән әллә ни кызыксынмаска мөмкин, шулай да соңыннан берәр абый-кардәш белән аралашу аларга җиңел булып китә ала, һәм алар Изге Язмалар турында сөйләшергә мөмкин. Бер җыелыштагы абый-кардәшләр, дини яктан бүленгән бер гаиләгә килгәндә, Йәһвәгә ышанмаучы ир белән аны кызыксындырган нәрсәләр турында сөйләшергә тырышканнар. Соңыннан алар рухи нәрсәләр турында сөйләшә башлаганнар, һәм хәзер бу ир кеше — суга чумдырылган абый-кардәш. Башка бер абый-кардәш үзен дусларча тоткан Йәһвәгә ышанмаучы иргә койма төзергә ярдәм иткән. Абый-кардәш бу ир кешегә шулай итеп үз игътибарын күрсәткәч, Изге Язмалар өйрәнүе башланган (Гәл. 6:10; Флп. 2:4). Син мәсихче абый-кардәш икән, Йәһвәгә ышанмаучы ирләргә үз игътибарыңны күрсәтергә тырышсаң, яхшы булыр иде.
9. Мәсихче ир кешеләрне өйрәтү нинди нәтиҗәгә китерә?
9 Мәсихче абый-кардәшләрне өйрәтү. Патшалык хәбәрен кабул иткән һәм Йәһвәгә хезмәт итүдә хөрмәтле вазифалар алырга омтылган ир-атлар — кешеләр сыйфатындагы бүләкләр, үз сәләтләрен һәм көчләрен Йәһвә халкы өчен кулланган мәсихче өлкәннәр булып китәргә мөмкин (Эфес. 4:8; Мәд. 67:19). Андый ир кешеләр теләп һәм тырышлык белән җыелышны «көтә» (1 Пет. 5:2, 3). Алар бөтен кардәшлек өчен зур фатиха булып китә!
10. Һананиның Паулга ярдәм итәргә тырышлыклары ничек күпләргә файда китергән?
10 Мәсәлән, Шаул элек мәсихчеләрне эзәрлекләгән булса да, «яһүд булмаганнарның рәсүле» булып киткән (Рим. 11:13). Шуңа күрә шәкерт Һанани башта Шаулга вәгазьләргә теләмәгән. Әмма Һанани Раббының җитәкчелеген тыңлаган һәм соңрак рәсүл Паул булып киткән ир кеше белән сөйләшкән. Берничә ел эчендә Паулның хезмәте аның вәгазен ишеткән меңләгән кешеләргә файда китергән, һәм хәзер дә Аллаһы Сүзендә язылган аның рухландырылган хатларыннан миллионлаган кешеләр файда ала (Рәс. 9:3—19; 2 Тим. 3:16, 17).
11. Ни өчен безгә ир кешеләргә вәгазьләр өчен бар кирәкле үзгәрешләрне ясарга кирәк?
11 Шуңа күрә әйдәгез ир кешеләргә вәгазьләр өчен бар кирәкле үзгәрешләрне ясыйк. Бу максатка омтылсак, без шуңа ышана алабыз: Йәһвә ихтыярын үтәргә һәм Патшалык эшләре турында кайгыртырга тырышлыкларыбызны Аллаһы, һичшиксез, фатихалаячак.