Кардәшнең ышанмаучы тормыш иптәшенә ярдәм итә аласыңмы?
1 Синең җыелышыңда ышанмаучы ире яки хатыны булган вәгазьчеләр бармы? Андый вәгазьчеләр булса, алар, һичшиксез, үзләренең тормыш иптәшенең хакыйкатькә килүен тели. Моны башкалар да тели. Бөтен җыелыш, Аллаһы кебек, «барлык кешеләрнең котылуын һәм хакыйкатьне тануга ирешүләрен тели» (1 Тим. 2:4). Җыелышыбыздагы кардәшләрнең ышанмаучы тормыш иптәшенә без ничек ярдәм итә алабыз?
2 Беренчедән, кардәшнең ышанмаучы тормыш иптәше төрле сорауларга караган кебек, безгә дә шулай карарга кирәк. Ышанмаучы күп ирләр яки хатыннар Аллаһыга чын күңелдән ышанып башка дин тотса да, алар үз гаиләсен ярата һәм яхшы ир яисә хатын булырга тырыша. Безне яхшы белмәгән һәм безгә алдан ук ялгыш караш белән караган кешеләр белән генә аралашып, алар, бәлки, Йәһвә Шаһитләре турында яхшы белми. Кайбер ышанмаучы ирләр яки хатыннар үз тормыш иптәшенә үпкәли, чөнки ул элек гаилә белән үткәргән вакытны хәзер гыйбадәт кылуга багышлый. Кардәшнең ышанмаучы тормыш иптәшен аңласак, бу безгә аңа карата йомшак мөнәсәбәт һәм хөрмәт күрсәтергә, шулай ук ул безнең яныбызда булганда, киеренкеләнеп тормаска булышачак (Гыйб. сүз. 16:20—23).
3 Шәхси кызыксыну. Кардәшнең ышанмаучы ирен яисә хатынын хакыйкатькә җәлеп итәр өчен, безгә беренче вакыт аның белән Изге Язмалар турында сөйләшергә кирәк түгел, ә берәр билгеле эш башкарырга кирәк (1 Пет. 3:1, 2). Бу хакта шәхси кызыксыну күрсәтергә мөһим. Җыелыштагы апа-кардәшләр — ышанмаучы хатын, ә абый-кардәшләр ышанмаучы ир белән кызыксына ала. Ничек итеп?
4 Әгәр дә син кардәшнең ышанмаучы ире яисә хатыны белән әле танышмаган булсаң, син, бәлкем, кардәш белән бу хәл турыда сөйләшкәннән соң, аның белән таныша аласың. Кардәшнең ышанмаучы тормыш иптәше башта ваемсыз булып калса да, син борчылма. Үзебезне дусларча тотып һәм шәхси кызыксыну күрсәтеп, без аның Йәһвә Шаһитләренең оешмасы турындагы карашын уңай якка үзгәртә алабыз (Рим. 12:20). Кайбер җитлеккән кардәшләр ышанмаучы ир яисә хатын белән яхшырак танышыр өчен һәм аның тискәре карашын җиңәр өчен, аны гаиләсе белән төшке ашка чакырган. Рухи темаларга сөйләшер урынына, кардәшләр ышанмаучы ирне яисә хатынны кызыксынган темаларга сөйләшкән. Ә Изге Язмалар турында, ышанмаучы кеше үзен ышанычлырак хис итә башлаганда, сөйләшеп була. Яисә без аны җыелышка килергә чакырсак, ул, аның хатыны нәрсәгә өйрәнә икәнен күрергә теләгәнгә һәм аеруча җыелыштагыларның кайберләрен белгәнгә, килергә дә мөмкин. Ул Изге Язмалар өйрәнүен башларга әзер булмаса да, аны үзенең мәсихче тормыш иптәшенә ярдәм иткәне өчен мактап була.
5 Бигрәк тә өлкәннәр ышанмаучы иргә я хатынга игътибар күрсәтергә һәм аңа шаһитлек бирергә әзер булырга тиеш. Ышанмаучы кеше Изге Язмалар турындагы сөйләшүне тыңламаса да, ул, бәлки, хастаханәдә ятканда яисә каты авырганда, Изге Язмаларга нигезләнгән юату сүзләрне тыңларга әзер булачактыр. Төрле дин тоткан гаиләнең авыр вакыты булырга мөмкин, мәсәлән гаиләдәгеләрнең берсе үлеп китәргә мөмкин. Шул вакытта гаиләне юатыр өчен килгәндә, өлкәннәр ышанмаучы кешене дә аларны тыңлар өчен чакыра ала.
6 Уйлап кына кара: җыелышыбыздагы берәр кардәшнең ире я хатыны кызыксына башласа һәм хакыйкатькә килсә, бу хәбәр, һичшиксез, кардәшкә күп шатлык китерәчәк! Шундый шатлыклы вакыйга Йәһвә, фәрештәләр һәм җыелыштагы кардәшләр өчен зур куаныч булачак (Лүк 15:7, 10). Әмма ышанмаучы кеше башта кызыксынмаса да, без тырышлыкларыбыз Йәһвәгә яраклы икәнен белеп шатлана алабыз, чөнки «ул беркемнең дә һәлак булуын теләми, бәлки барысының да тәүбәгә килүен тели» (2 Пет. 3:9).
[Өйрәнү өчен сораулар]
1. Төрле дин тоткан гаиләдәге мәсихчеләрдән тыш үзләренең ышанмаучы тормыш иптәшенең хакыйкатькә килүен кем тагын тели?
2. Кардәшнең ышанмаучы тормыш иптәшен аңлап, без аңа ничек ярдәм итә алырбыз?
3. Кардәшнең ышанмаучы ирен яисә хатынын хакыйкатькә җәлеп итәр өчен, нәрсә эшләп була?
4. Шәхси кызыксыну ничек күрсәтеп була?
5. Өлкәннәр ышанмаучы кешегә ничек игътибар күрсәтә ала?
6. Ни өчен без ышанмаучы кешегә ярдәм итәргә тиеш?
[6 биттәге сүзләр]
Кардәшнең ышанмаучы ирен яисә хатынын хакыйкатькә җәлеп итәр өчен, безгә беренче вакыт аның белән Изге Язмалар турында сөйләшергә кирәк түгел, ә берәр билгеле эш башкарырга кирәк