Журналларны ничек тәкъдим итәргә?
Күзәтү манарасы, июль—сентябрь
«Изге Язмалардан иң беренче итеп мин Аллаһы исемен белдем. Сез аның исемен беләсезме? [Җавабын тыңла.] Аны күрсәтергә рөхсәт итегез. Ул Тәүратта, Чыгыш 3:14 тә язылган. [Шигырьне укы яки Инҗилдәге Маттай 6:9 ны укы.] Бу мәкаләдә Аллаһы исемен ни өчен белергә һәм кулланырга мөһим икәне аңлатыла. [6 нчы биттәге мәкаләне күрсәт.] Йәһвә Аллаһы кем икәнен һәм аның ниятләре турында күбрәк белергә теләсәгез, бу журналны укып чыга аласыз».
Күзәтү манарасы, июль—сентябрь
«Күп ата-аналар күргәнчә, балаларны тәрбияләүдә иң авыры — аларның яшүсмер чагы. Сез ничек уйлыйсыз, ата-аналар яшүсмерләрне тәрбияләү турында яхшы киңәшләр кайдан таба ала? [Җавабын тыңла, аннан соң Эфеслеләргә 6:4 не укы.] Бу мәкаләдә яшүсмерне киләчәк тормышка әзерләргә ярдәм итүче Изге Язмаларга нигезләнгән киңәшләр китерелә». 10 нчы биттә башланган мәкаләне күрсәт.