Журналларны ничек тәкъдим итәргә?
Күзәтү манарасы, июль—сентябрь
«Сез ничек уйлыйсыз, Аллаһы бар диннәрне дә хуплыймы? [Җавабын тыңла.] Гайсә Мәсих әйткән сүзләргә игътибар итегез. [Маттай 15:8, 9 ны укы.] Бу мәкаләдә Аллаһы бар диннәрне дә хуплыймы икәне әйтелә». 9 нчы биттәге мәкаләне күрсәт.
Күзәтү манарасы, июль—сентябрь
«Изге Язмалардан иң беренче итеп мин Аллаһы исемен белдем. Сез аның исемен беләсезме? [Җавабын тыңла.] Аны күрсәтергә рөхсәт итегез. Ул Тәүратта, Чыгыш 3:14 тә язылган. [Шигырьне укы яки Инҗилдә язылган Маттай 6:9 ны укы.] Бу мәкаләдә Аллаһы исемен ни өчен белергә һәм кулланырга мөһим икәне аңлатыла. [6 нчы биттә язылган мәкаләне күрсәт]. Йәһвә Аллаһы кем икәнен һәм аның ниятләре турында күбрәк белергә теләсәгез, бу журналны укып чыга аласыз».